Никах укытканда тыелган эшләрдән ерак булыйк!
Җомга вәгазе
Аллаһы Раббыбызга мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барча сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Бүгенге вәгазебез никах укыткан вакытта тыелган, хәрәм эшләрдән ерак булу кирәклеге турында булыр.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Арагыздан буйдакларны, колларыгыздан һәм җарияләрегездән иман һәм тәкъвалык иясе булган кешеләрне никахлагыз. Әгәр алар фәкыйрь булсалар, Аллаһ аларны Үз рәхмәтеннән (ризык белән) бай итәчәк. Аллаһ (белеме һәм мәрхәмәте мәңгелек киң булган) һәрнәрсәне Чолгап алучы, (һәрнәрсәне) Белүче” (Ән-Нур, 32).
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Никах – ул минем сөннәтем. Шуңа күрә кем минем сөннәтемнән баш тартса, ул минем өммәтемнән түгел” (Мөслим).
Кадерле мөселман кардәшләр, югарыда телгә алынган аять белән хәдистән күрүегезчә, никах шәригатебезнең мөһим өлешләреннән берсе булып санала, чөнки турылыклы, динле, тәкъвалы хатын – ул иманның яртысы.
Әгәр Коръән һәм сөннәт язмаларын игътибар белән карасак, аларның күбесе гаилә тормышын никах укытудан башлап җибәрергә чакыра. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә, сезнең арагызда иң начарлары – ялгызлар, ялгыз яшәүчеләр, дип әйтелгән. Аллаһы Тәгалә бөтен нәрсәне дә парлы итеп яралткан. Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясында да барысы да парлы бит. Шулай ук җансыз әйберләр дә парлы булып исәпләнә. Мәсәлән, ай белән кояш, җир белән күк, көн белән төн. Бары тик Аллаһы Раббыбызның гына пары юк, Ул ялгыз булуы белән Бөек вә Олуг.
Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Хатын-кызның дүрт нәрсәсен – байлыгын, халык арасында дәрәҗәсен, матурлыгын һәм диндар булуын исәпкә алып өйләнәләр. Сез өйләнгәндә диндар булганын сайлагыз”,- дип әйткән.
Һичшиксез, Аллаһыдан куркучы, динен каты итеп тотучы, тәкъвалы хатын-кызга өйләнергә кирәк. Никах укыту Ислам динендә мөһим вакыйга булып исәпләнә. Шуңа күрә әлеге мәҗлес – җыелыш Аллаһы Тәгаләне зикер кылу, искә төшерү, догалар уку, вәгазьләр сөйләү, халыкны хак вә пакь динебезгә өндәү урынына әверелергә тиеш.
Кызганычка, хәзер тамада – алып баручы чакырып үткәргән кайбер никах мәҗлесләрендә дөньяви музыка күп яңгырый, ирләр белән хатыннар үзара буталып бетеп, никахның рухы, ягъни асылы югала. Югыйсә, никах укыту тантанасы халыкта Аллаһыдан курку, тәкъвалыкка омтылу хисе, дин юлына басу теләге тәрбияләргә тиеш.
Әлбәттә, никахны әллә ни теләмичә, галочка өчен мәчеттә яки өйләрдә үткәргән вакытлар да булды. Шул ук вакытта туй мәҗлесләрен күп акчалар сарыф итеп, зурдан кубып уздыралар иде. Әлһәмдүлилләһи шөкер, соңгы елларда ситуация яхшы якка үзгәрде һәм күпчелек халык никахның кирәклеген, әһәмиятен аңлап, ихлас күңел белән уздыра. Хәзер инде никах белән туйны бер үк көнне үткәрүчеләр саны арта бара. Шуңа күрә никахларны имамны чакырып һәм шәригатебез кануннарына туры китереп, җыр-биюләрсез һәм музыкасыз гына уздыру күпкә яхшырак, күркәмрәк булыр иде. Никах мәҗлесләрен мөселман нәшидләре, газиз аналарны, гаилә кыйммәтләрен, туганлык җепләрен данлаучы халык җырлары белән бизәргә мөмкин.
Никах табынының бәрәкәте артсын, тагын да күбрәк булсын өчен ир-атлар белән хатын-кызлар өстәлләрен аерым куярга киңәш ителә.
Яшь парлар Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү нияте белән никахлашырга тиеш. Никахлашырга җыенган кеше динле, иманлы гаилә булдырырга һәм үзеннән соң тәкъвалы нәсел, догачылар калдырырга ниятли. Шуңа күрә әлеге вакыйгага ул җаваплылык хисе белән карарга бурычлы, чөнки никах – аның һәм хәләл җефете иманының яртысы. Гаилә тормышын тәкъвалы, динле никахтан башлап җибәрү дөрес һәм отышлы булыр. Ул гөнаһ эшләү урынына әйләнмичә, җәмгыятебезгә нәсыйхәтләр җиткерү урынына әверелсен, иманыбызны ныгытсын иде.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.