Мәдәни-агарту үзәге ишекләре һәркемгә ачык!

Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәгендә корбан мәҗлесе узды. Анда дәүләт хакимияте органнары, татар автономиясе вәкилләре, татар эшмәкәрләре катнашты.
Мәхәллә һәм җирле автономия рәисе Рафаэль Назмутдинов мәҗлестә катнашучыларны мәдәни-агарту үзәге эшчәнлеге белән таныштырып үтте.
“Өлкә Хөкүмәте һәм шәһәр хакимияте тарафыннан бүлеп бирелгән ике катлы бинабызда хәзерге вакытта капиталь ремонт эшләре бара. Губернатор администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, үзебезнең эшмәкәрләр һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр. Төзекләндерү эшләре төгәлләнгәннән соң, үзәк бинасында мәдрәсә, гарәп телен өйрәнү үзәге, милли татар балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп, спортның милли төрләре үзәге һәм медицина үзәге ачып җибәрергә ниятлибез. СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү һәм чит ил гражданнарын адаптацияләү үзәкләре эшли башладылар да инде”,- дип хәбәр итте Рафаэль Әмин улы.
Ә өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко мәдәни-агарту үзәге эшчәнлегенә югары бәя биреп, СВО зонасына, Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашкан өчен мөселман кардәшләребезгә төбәгебез башлыгы Алексей Русских исеменнән рәхмәт сүзләрен ирештерде.
“Рафаэль Әмин улы төрле буын вәкилләре белән актив эш алып бара. Әлеге үзәктә үткәрелгән очрашулар халыкның рухын күтәрә, милләтара һәм динара татулыкны ныгыта”,- диде Губернатор урынбасары.
Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин әлеге мәхәлләнең традицион ислам кыйммәтләрен җәелдерүгә бәһасез өлеш кертүен билгеләп үтте.
“Милләт буларак сакланып калу, динебезне югалтмау өчен нәселләребезне үрчетергә, балаларны күбрәк табып үстерергә кирәк. Ә СВОда җиңү көне тизрәк килеп җитсен дисәк, көне-төне догада булыйк, хәләл ризыклар белән генә тукланыйк, гөнаһлы эшләрдән читләшеп, тәүбә кылыйк”,- диде мөфти хәзрәтләре.
Үзәкнең җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов мәхәллә эшчәнлегендә актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырганнан соң, мөселман кардәшләребез корбан шулпасын авыз иттеләр.