“Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә хәрәмдер”
Җомга вәгазе
Аллаһы Раббыбызга мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, барча сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Бүгенге вәгазебез исерткечләр куллануның зарары һәм куркынычы турында дигән темага булыр.
Ислам динендә исерткеч эчемлекләр эчү иң зур гөнаhлардан санала. Аллаhы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Ий, мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр hәммәсе дә, отышлы уеннар hәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт кылу - Аллаhыдан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану - багучылык эшләре - болар барысы да хәрәмдер, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, hәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз. Саклансагыз, шаять, котылырсыз - өстенлек табарсыз. Хәмер эчүегез hәм отышлы уеннар уйнавыгыз белән, әлбәттә, шайтан сезнең арагызда дошманлык hәм бер-берегезгә hөҗүм иттерә торган ачуны булдырырга тели вә Коръән вәгазеннән, намаз укудан сезне тыярга тели, шулай булгач, шайтан эше булган нәҗесләрдән тыеласызмы? Әллә тыелмыйсызмы? Әлбәттә, тыелыгыз!” (“Маидә”, 90-92).
Аллаhы Тәгалә бу аяте-кәримәдә исерткеч эчемлекләр эчүне уклар белән багучылык итү, сыннарга гыйбадәт кылу кебек мәҗүсилек традицияләре белән бер рәткә куеп, иманга зарар китерүче, диннән чыгаручы зур гөнаhлар исәбенә кертә.
Изге Коръәндә бу начар гамәлләр турында cүз барганда, “риҗсун” дигән төшенчә кулланыла. Гарәп теленнән тәрҗемәдә ул начарлык, пычрак эш, җирәнгеч дигән мәгънәгә ия, ягъни шәригатебездә хәрәм булуны аңлата. Аллаhы Тәгалә, бу бөтен начар эшләр, шул исәптән исерткеч эчемлекләр эчү - шайтан гамәлләреннән, дип әйтә.
Коръәндә “иҗтанибу” дигән фигыль кулланыла, гарәп теленнән тәрҗемәдә ул болардан тыелуны, ягъни якынаймагыз дигән мәгънәне аңлата. Икенче төрле әйткәндә, исерткеч эчемлекләрне – аракыны эчмәгез генә түгел, аларга якынаймагыз да, кулыгызга да тотмагыз, хәтта аларга таба борылып та карамагыз! Аллаhы Тәгалә шушы аятьнең дәвамында исерткеч эчемлекләрнең hәм отышлы уеннарның җәмгыятькә зарар китерүе турында әйтә. Алар кешеләр, туганнар арасын бозар һәм адәм балалары бер-берсенә дошманга әверелeр, диелә. Чыннан да, исерткеч эчемлекләрне эчү аркасында күпме никахлар бозыла, гаиләләр таркалып, балалар ятим кала, күпме кеше үтерелә, күпме аварияләр була hәм башка төрле кайгы-хәсрәтләр килә. Шулай ук эчкечелек юлына басучы Аллаһыны зикер кылудан һәм намазларын укудан туктый.
Усман улы Аффан (р.а.) үзенең вәгазендә болай дип әйткән: “Әй, кешеләр! Спиртлы эчемлекләрдән ерак булыгыз, чөнки ул – барлык җирәнгечләрнең, әшәкелекләрнең, кабәхәтлекләрнең анасы! Хаклыкта, сезгә кадәр мәчеткә килүче бер кеше юлда бер хатынны очратты, ул әлеге ирне өенә чакырып кертте һәм ишеген ябып куйды. Өйгә кергәч ул өстәл өстендә шәраб салып куйган бокалны һәм янәшәдә генә басып торган баланы күрде. Хатын аңа, син шушы хәмерне эчмичә яки минем белән җенси мөнәсәбәткә кермичә яки бу баланы үтермичә моннан чыгып китә алмыйсың, ди. Боларның берсен булса да эшләмәсәң, бу ир миңа бәйләнде, дип кычкырачакмын, ярдәмгә килүчеләр синең акланып әйтелгән сүзләреңә ышанмаячаклар, дип өстәп куя хатын. Зина кылмаячакмын, баланы үтерә алмыйм, иң җиңеле, иң ансаты – хәмерне эчеп җибәреп, моннан тизрәк чыгып китү, дип уйлап куя ир. Бер стакан шәрабны эчеп куйганнан соң, тагын сорап ала һәм исергәнче эчә ул. Шуннан соң акылын югалтып, хатын белән зина кыла һәм баланы үтерә” (Нәсәи).
Спиртлы эчемлекләрнең безнең өчен хәрәм булуы турында күп хәдисе-шәрифләр бар. Абдуллаh бине Yмәр (р.а.) болай дип риваять иткән: “Дөреслектә дә, Аллаhы Тәгалә аракыны үзен, аны эчүче кешене, сатучыны, сатып алучыны, аракы ясаучыны, китерүчене hәм кемгә китергәнне - барчасын да ләгънәт кылды” (Әбү Дәүд, 3674 һәм Бине Мәҗә, 3380).
Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Аллаhы Сөбхәнәһү вә Тәгалә Ахирәт көнендә өч төрле кешенең йөзенә карамас: әти-әнисен хөрмәт итмәгән кешегә, ирләргә охшарга тырышкан хатын-кызларга hәм даййус булган кешегә, ягъни гаиләсендә шәригатькә каршы килүче эшләр эшләнгәндә, бернәрсә дә эшләмичә тик торучыга. Өч төрле кеше җәннәткә кермәс: әти-әниләрен хөрмәт итмәгән кешеләр, исерткеч эчемлек эчүчеләр hәм башкаларга яхшылык эшләгәч, аның белән кимсетүчеләр” (Имам Нәсаи (р.а).
Рәсүлүллаh (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Күп микъдарда исертә торган исерткеч булган эчемлек аз микъдарда да хәрәмдер” (Имам Тирмизи).
Башка хәдистә болай әйтелгән: “Исерткеч эчемлек эчмәгез, чөнки ул - бөтен начарлыкларның ачкычы”.
Шуңа күрә исертә торган бөтен эчемлекләрдән дә ерак булырга кирәк. Кайбер кешеләр, Аллаhы Тәгалә Коръәндә вино дигән эчемлекне генә хәрәм кылды, ә аракы яки коньяк турында бернәрсә дә әйтелмәгән, диләр. Бу - ялгыш фикер! Бу - адашу hәм кешеләрне дә адаштыру! Бу шайтан фикереннән hәм вәсвәсәсеннән башка бернәрсә дә түгел!
Әйе, Коръән аятьләрендә һәм Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисләрендә китерелгән “хәмер” сүзе “шәраб” (вино) дип тәрҗемә ителә һәм виноград согыннан барлыкка килгән төнәтмәне күздә тота (“Әл-Ихтийар”, 4/99). Һәм шәрабка (аны куллануны тыюга) карата, югарыда әйтелгән төшенчәгә тәңгәл китереп шәригать хөкеме чыгару өчен, хәнәфи мәзһәбе галимнәре фикеренчә, изге язмаларда китерелгән дәлилләр дә җитә. Кешеләр кулланган башка эчемлекләрдән аермалы буларак, исерткеч эчемлекләр эчүне тыю аларның исерткеч үзлегенә ия булуына бәйле.
Шулай итеп, шәраб һәм наркотик матдәләр куллану динебез тарафыннан катгый рәвештә тыела. Чөнки алар исерткеч үзлекләргә ия һәм кешенең акылын югалтуга китерә, Аллаһы Тәгаләне зикер кылудан читләштерә (әл-Бинайа, 2/348), намаз укырга, гыйбадәт кылырга комачаулый, адәм балалары арасында дошманлык хисләре тудыра (Табйин әл-Хакаик, 4/394). Әгәр кеше эчеп исерү нияте белән аларны куллана икән, бу гөнаһ булып исәпләнә (Хашийа бине Абидин, 2/102).
Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.) үзенең хәдисендә болай әйткән: “Минем өммәтемнән булган кайбер кешеләр хәмергә башка төрле исемнәр биреп, аны эчy юлын эзләрләр”.
Ислам хокукы (фикһ) буенча спиртлы эчемлекләр эчкән өчен җәза – 40 яки 80 камчы. Шундый каты җәза бирүнең максаты аракы эчүчене халык алдында оятка калдырудан, аны гөнаһы өчен тәүбә кылырга һәм начар гадәтеннән баш тартырга мәҗбүр итүдән гыйбарәт.
Хотбәбезне Имам Әгъзам Әбү Хәнифә (р.а.) сүзләре белән тәмамлыйбыз: “Тик Аллаhы ризалыгы өчен генә тәнебезнең бөтен әгъзаларын хәрәмнән саклау - бу чын тәкъвалыктыр!”
Аллаhы Тәгалә безгә һәммәбезгә дә яхшылыкка өндәүчеләрдән hәм начарлыклардан тыючылардан булырга насыйп итсен! Әмин.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.