Мөселманча киенү әдәбе

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, остазыбыз һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез мөселманча киенү әдәбе темасына булыр.

Ислам динендә гаурәт – оят җирләрне каплау ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә зур әһәмияткә ия, чөнки Коръәни-Кәрим белән Рәсүлебезнең сөннәтендә моны эшләү кирәклегенә – фарыз булуына басым ясала.

Гаурәт сүзе гарәпчәдән тәрҗемәдә оят җир дигәнне аңлата. Ә оят җирне, белүебезчә, башкалар күрмәсен, кеше күзе төшмәсен өчен яшерергә, каплап йөрергә кирәк. Гаурәт - тәннең тыелган җирләрен кием белән каплау. Гаурәт ирләрнең кендектән тез астына кадәрге өлешен, хатын-кызларның йөз, кул һәм аяк очларыннан тыш бөтен тәнен алып тора.

Ислам хокукы – фикһ фәне тәннең кием белән тиешле рәвештә каплап йөртә торган җирләрен гаурәт дип атый. Рус теленә ул “ялангач” яки “тәннең яшерергә тиешле җирләре” дип тәрҗемә ителә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) һәрвакыт киемнең чисталыгын, пөхтәлеген карап, тикшереп торырга кушкан. Ул киемен юу яки чистарту мөмкинлеге булган кешеләрнең халык арасына пычрак киемнән чыгып йөрүләрен беркайчан да хупламаган. Шул рәвешле ул мөселманның киеме һәрчак чиста, ә тышкы кыяфәте күркәм, килешле булырга тиешлеген аңлаткан.

Әйдәгез, кыскача гына мөселманча киенү әдәпләренә тукталып үтик әле:

мөселман кешесенең киеме пөхтә булырга тиеш;

кием, аеруча да хатын-кызлар киеме сыланып торырга һәм үтә күренмәле булырга тиеш түгел, ул гүзәл затларның йөз, кул һәм аяк очларыннан тыш бөтен тәнен каплап торырга тиеш;

күбрәге ак төстәге киемнәрне кияргә киңәш ителә;

ир-атларга ефәк киемнәр кию тыела, ә хатын-кызларга андый киемне кияргә рөхсәт ителә;

шәригатебез ир-атларга – хатын-кызлар киеме, хатын-кызларга ир-атлар киеме киюне тыя;

намаз уку, аеруча да җомга намазы һәм гает намазлары уку өчен матур, затлы киемнәр кию сөннәт булып санала;

гаурәт җирләрне башкалар күрмәсен өчен киемне ышыграк, аулак урында кияргә кирәк;

киемне кияр алдыннан аны яхшы итеп кагарга кирәк;

яңа кием кияр алдыннан менә шушы доганы укырга киңәш ителә: «Әй, Аллаһ, Сиңа барча мактау! Син мине киендердең. Синнән бу киемнең яхшылыгын һәм аның нәрсә өчен эшләнгәненең яхшылыгын сорыйм, һәм Сиңа аның явызлыгыннан һәм аның нәрсә өчен эшләнгәненең явызлыгыннан сыенам» (Әбу Давыд риваяте, 4020);

яңа кием алганнан соң, искесен башкаларга бирү хәерлерәк;

киемне уң яктан кия башлау һәм аны сул яктан салу сөннәт булып исәпләнә;

көндәлек киемне кигәндә түбәндәге доганы укырга киңәш ителә: “Мине шушы киемгә киендергән Аллаһы Раббыма сәналәр булсын. Мин бернинди көч куймаган әлеге нигъмәте өчен Аңа рәхмәтләремне белдерәм. Әлхәмдүллилләһи, Аллага шөкер!”

киемне салган вакытта шушы доганы укырга киңәш ителә: “Шәфкатьле, Рәхимле Аллаһы исеме белән. Аннан башка һичбер илаһ юк”;

өстән салган киемне матур итеп җыеп куярга кирәк.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) шулай ук чәчләрне карарга, аларны тәртиптә тотарга һәм Ислам кануннары буенча бизәргә киңәш итә. Ягъни монда аларны юып чиста тоту, матур итеп тарап кую һәм ислемай сөртү керә. Рәсүлебез (с.а.в.с.) һәрвакыт кешеләрнең тышкы кыяфәтенә игътибар иткән. Әгәр җыйнаксыз, шакшы киемле һәм чәче тарамаган кешене күрсә, кисәтү ясаган һәм үз-үзен карарга киңәш иткән.

Галимнәр “Җабраил хәдисе” дип атаган хәдисне искә төшереп үтик әле.

Үмәр бине әл-Хаттаб сөйләвенчә, шулай бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең сәхабәләре белән утырып торганда, алар янына бер кеше килә. Бераздан ул Рәсүлебез (с.а.в.с.) янына ук күчеп утыра һәм Ислам, иман, ихсан, Кыямәт көне һәм аның билгеләре турында сораша башлый.

Аңлатма бирүче галимнәр белдерүенчә, әлеге хәдис Исламның төп нигезләре белән беррәттән кешенең тышкы кыяфәте нинди булырга тиешлеген дә күрсәтә. Халык арасында йөргән кешеләргә яки галимнәр һәм җәмгыятьтә үз урыны булган кешеләр янына баручы кешеләргә бу аеруча да кагыла. Тәкъвалы сәхабә, әлеге хәдисне тапшыручы Үмәр бине әл-Хаттаб (р.а.) бу кешене болай дип тасвирлый: “Шулай бер көнне без Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) янында булган вакытта ап-ак киемле һәм кап-кара чәчле кеше пәйда булды, аның сәфәрдә булуы бөтенләй беленми, сизелми иде, шул ук вакытта без аның кем икәнен беребез дә белмәдек”.

Әлеге хәдистән аңлашылганча, сәфәрдәге кешенең кием-салымы пөхтә, чәчләре һәм тулаем тышкы кыяфәте килешле, матур, күркәм була.

Бу кеше кем булган соң? Үмәр (р.а.) хәдиснең ахырында болай ди: “Аннары ул китте һәм беркүпме вакыт үткәннән соң, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) миннән: “Әй, Үмәр, син сораулар бирүче бу кешенең кем икәнен беләсеңме?”- дип сорады. “Аллаһыга һәм Аның Рәсүленә бу яхшырак мәгълүм”,- дидем аңа. Ә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Хаклыкта, бу Җабраил иде, ул сезне динегезгә өйрәтергә килде”,- диде.

Ягъни Җабраил фәрештә (р.а.) Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) һәм аның сәхабәләре янына кеше кыяфәтендә килгән. Һәм ул сәхабәләрне дингә өйрәтер өчен килгән булып чыга. Һәм ул аларны тышкы кыяфәтләре турында кайгыртучанлык күрсәтергә өйрәтә.

Мөселман кешесе барлык эш-гамәлләрендә дә Ислам дине таләпләреннән чыгып, бөтен нәрсәдә дә алтын урталыкны сайлап эш итәргә бурычлы. Динебез безгә арттырып җибәрүне дә, кимчелекләрне дә кабул итми торган уртача булырга куша.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.