Сембер төбәге шагыйрьләр һәм язучыларга бай

Шагыйрьнең тормышта күрсәткән хезмәте – ул халык күңелендә игелекле, мәрхәмәтле, миһербанлы булу теләге уятырга тиеш. Әдип үзенең акыллы, ялкынлы фикерләре белән йөрәкләрне яндырып, күңел серләрен яктыртырга омтыла.

Шагыйрь, шигырен зөбәрҗәтләр белән бизәп, тормыш өчен яраклы фикер әйтмәсә, андый шигърият кыска гомерле булыр. Ләкин сәләт төрле дәрәҗәдә була. Мәсәлән, итальян шагыйре Дантеның “Тәмуг”ы, һичшиксез, бөек шигърият. Тукай шигърияте дә аңардан ким түгелдер, бәлки. Аны кем үлчәгән... Әдәбиятны бөек әдипләр генә баетмый, куәтсез әсәрләр дә кирәктер. Язарга нияте булган кеше оялмасын, язсын гына. Күңелдә оялу хисе бар икән, анда беркайчан да иҗат шытып чыгачак түгел. Язарга кирәк. Чөнки диңгезне  елгалар гына түгел, меңнәрчә чишмәләр дә тулыландыра. Адәм баласына Аллаһы Тәгалә тарафыннан тары ярмасы кадәрле генә булса да сәләт бирелгән икән, ул аны үзенең тырышлыгы аркасында бөеклеккә күтәрергә омтылсын. Әдәбият чишмәбездән һәрвакыт челтерәп төрле-төрле бай, файдалы, яңа фикерләр агып торсын иде.

Сембер төбәге язучылар бүлегендә татар әдәбиятын баетырлык шагыйрьләр һәм язучылар шактый. Алар турында язып та бетереп булмас кебек. Төрле халыклар арасында яшәп, үз телен саклап кала алганнар. Җитмәсә, искитмәле әсәрләр тудыралар. Көннән-көн аларның иҗаты үсә, матурая, шомара бара. Татарстанда яшәп иҗат итүче язучылардан бер дә ким түгелләр.

Гакыйль Сәгыйров - безнең заман шагыйре, өлкәбез горурлыгы. Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә яшәп иҗат итте. Аның шигырьләре һәм рәсемнәр җыентыклары әдәбият дөньясында булган мирасыбызны һаман да баетып тора. Гакыйль Сәгыйровның иҗаты моңсу да, киң канатлы да, шаян да. Ул, тормыш мәшәкатьләрен тирәнтен күтәреп, аны йомшак кына укучыларына җиткерә белде. Шагыйрьнең иҗаты, һичшиксез, ап-ачык рухи елъязма. Шуңадыр, мөгаен, аның шигырьләре чордашларының күңел почмагында саклана. Ул саф, тирән иҗаты белән татар телен, әдәбиятыбызны баетып бакыйлыкка күчте.

Мәрхүмә Иделбикә - үзе бер чор. Ничәмә китап авторы. Аның иҗаты бай, киң колачлы. Ул иске, кулланыштан төшеп калган сүзләр өстеннән гасырлар тузанын сөртеп алып, ялтыратып, үзенең иҗатына искитмәле төсмер кертеп, нурландырып торды. Аның китапларының исемнәренә игътибар итегезче:

“Мәхәббәтнең мең фасылы”н аңлап,

“Гомер симфониясен”н тыңлап,

“Дөнья авазлары”н укып,

“Бәхеткә үс, кеше” булып”.

Шушы китап исемнәре генә дә безне дөньяга башкачарак карарга өнди. Мәхәббәтнең оҗмах җимешеннән дә татлырак икәнен сизендереп, кешене тормышта кирәкле кеше булып, бәхеткә үсәргә чакыра.

Равил Шәфигуллин дистә еллар буена үзенең иркәләп үстергән шома, пөхтә шигырьләре белән укучыларын сөендереп торды. Кызганычка, Сембер шагыйрьләре бүлеген сәләтле генә җитәкләп килгәндә, көтмәгәндә-уйламаганда, арабыздан бакыйлыкка китеп барды.

Рифкать Хисмәт Сембер төбәгендә трибун шагыйрь булып танылды. Үзенең шаукымлы шигырьләре белән мәйдан тулы халыкны бер мизгел эчендә яулап ала торган иде. Без - аны тыңлап үскән бәхетле шәкертләр. Рифкать абый  авылын сагынып, туган ягының матурлыгын җырлап, “Үз сукмагын” булдырып, һаман да замана белән бергә атлап бара.

Гөлсинә Ханәфи иҗаты бөтенләй башка төрле. Аның иҗатында хаклык, тирән фикер һәм йоклап яткан күңел хисләрен уятырлык көч ята. Ул, чыннан да, шулай бит. Мин аның иҗатын яхшы беләм, дип саныйм, чөнки аңа карата шактый гына шигырьләр яздым. Гөлсинә Ханәфи каләменнән төшкән һәрбер шигырь юлы гыйльми дәрәҗәдә. Кайбер шигырьләрен укыр өчен фән белгече булырга кирәк.

Каян очкан Сембер төбәгенә

Уңган орлык – тыйнак кыз бала.

Күңел күкләренә җитеп булмый,

Әйтерсең лә, чиксез бер дала.

М.Саюков.

Менә шундый итеп күрәм мин Гөлсинә Ханәфи иҗатын.

Азат Вахитовка килгәндә, шигырьләре тәртипле, иҗаты сүзгә бай, сүзләр бер-бересенә нык, тыгыз итеп бәйләнгән. Бөтенесе дә үтә аңлаешлы. Шагыйрь, иҗатында үзенең бәгыре өзелгәнен генә түгел, ә бөтен халык хисләрен  чагылдыра, матурлыкны күрә белеп, елмаеп, дөньяга сокланып яшәргә өнди. Бу инде зур шагыйрьләр дәрәҗәсенә күтәрелү дигән сүз. Бәлки, өлкә күләмендә Азат Вахитов иҗатына карата башка фикерләр дә бардыр. Фикерләр нинди генә булмасын, без аның шигырьләрен көтеп алабыз.

Кадыйр Әхмәров - профессиональ журналист, шагыйрь, берничә китап авторы. Ул үз районында гына түгел, Ульяновск язучылар бүлегендә дә олпат, ихтирамга лаек шәхес. Аның иҗаты туган ягы белән бәйле. Үз бәхетен Иске Кулаткы җирендә тапкан. Аның “Китмәдем мин туган яктан” дигән шигыре  шуны дәлилли. Кадыйр абзый үзе туып үскән җирендә бәхетен эзләгән һәм аны шунда тапкан да. Чөнки биредә әти-әнисенең каберләре, бергә дөнья белән танышып йөргән дус-ишләре. Монда аның үз Кояшы, монда аның үз Ае. Шуңа күрә Кадыйр абзый туган ягына мәдхия җырлый. Аның иҗаты киң колачлы, туган як белән генә чикләнми. Бу турыда мөхәррир Сабира Әдип кызы Абитова-Габунованың сүзен әйтми калдырсам, дөрес булмас кебек: “Иң мөһиме – Кадыйр Абдурахманович халкына, милләтенә, теленә тугры кала. Күп кенә шигырьләре аның тел, милләт, хөрлек, Кеше булып калу темасына багышланган”, – дип яза ул. Аның дүртюллык шигырьләре дә таң калдыра.

“Алдагы – Алла кулында,

Аңларсың аны үзең.

Борылып кара юлыңа,

Калдымы артта эзең?..”

Күрүгезчә, биредә шулхәтле тирән, аек фикер ята! Мин аңа ул хакта болай дип язган идем:

Дүртюллыкларың укыдым,

Талантыңа баш иеп.

Робагыйлар язсаң, әйтер идем,

Син Хәйямгә тиң, диеп!
Менә шундый ул безнең олпат шагыйребез Кадыйр Әхмәров.

Зәфәр Батыров иҗаты безнең як шигъриятенә һичкенә дә охшамаган. Аның язу манерасы да башка төрле. Җөмлә төзелеше дә үзенчәлекле. Иҗатында искиткеч, аерым бер нәфис әдәби тел сизелеп тора - оялыр-оялмас, үзенә генә хас булган бай, җылы юмор белән тулган. «Ике чибәр», «Мәрдидәнең йөрәге», «Буш өмет» һәм башка шигырьләре шуны дәлилли. Зөфәрнең газәлләре, мөхәммәсләре дә шәрык шагыйрьләренекеннән ким түгел. Аның нинди шагыйрь һәм язучы икәнен беләсегез килсә, «Ярлыбай язмалары» китабын укыгыз.

Флорис Галимьянов, минем күзәтүем буенча, итенеше, кыяфәте, йөреше, хәтта кул биреп исәнләшүе белән дә дворян шагыйрьләрне хәтерләтә. Аның шигырьләре өстен, төзек, анык кыяфәттә. Ул, үзенә калса, иҗаты белән шигъриятне генә түгел, дөньяны да үзгәртер кебек. Яшь шагыйрьләрне дә шул рәвешле язарга өнди.

Шәфикъ Иматдинов - мәхәббәт җырчысы, дисәм, һич тә хата булмас. Чөнки үзе дә мәхәббәт җимеше буларак, иҗатын мәхәббәт темасыннан башлады. Ул мәңгелек татлы теманы шундый итеп күрсәтә белде, чыннан да, әйтерсең, Шәфикъ мәхәббәтнең эченә кереп, аның бөтен сихри затларын, чын дәрелфәнүн бетергән белгеч кебек күрсәтә белә. Аның шигырьләрен укыганда үзеңне мәхәббәт музеенда кебек хис итәсең. Ләкин вакыт үткән саен шагыйрь бу темадан читләшә бара. Ул соңгы вакытта фәлсәфи темага күчте. Хәзер аны халык тормышы, халык нужасы уйландыра. Аларның тәм-томнарын тоеп, язмыш йомгакларын сүтәргә кереште. Шушы нужалар өстенә тагын бер нужа өстәлде бит әле. Шәфикъ хәзер Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск өлкәсе бүлеген җитәкли. Аңа уңышлар телибез!

Ирек Фиргалиев, сүз остасы буларак, шактый еллар “Өмет”ебез битләрендә басылган мавыктыргыч хикәяләре, хатирәләре һәм мәкаләләре, шигырьләре белән халык күңелен яуларга өлгерде. Чыннан да, хикәяләре талантлы рәвештә язылган, төрле күренешләргә, вакыйгаларга бай. Авылы тарихын да онытылып барган истәлекләр аша, төрле буяуларга төреп, саллы гына күрсәтә. Әмма шигъриятенең (минем карашка) төзелеш формасы хикәяләре дәрәҗәсендә түгел.  Аны Ирек үзе дә беләдер.

Наилә ханым Яуширмәле - зирәк, сәләтле һәм үз морадына ирешүчән, үз төбәген өйрәнүче белгеч. Аның мәкаләләрендә шул хәтле дәрт, гайрәт, илаһилык сизелә, әйтерсең лә, ул - бөтен көчен биреп, финиш тасмасын өзәргә омтылган спортчы. Соңгы мәкаләсе дә нәкъ шундый зур тизлектә, бер сулышта язылган. Әмма мәкаләсе нинди генә сәләтле, җитлеккән булмасын, миңа ошап бетмәде. Чөнки мәкалә мәгънәсезрәк (ни о чём), дисәк, дөрес булыр. Укучыга синең зирәк, укымышлы икәнеңне генә күрсәтү кирәк түгел, аңа, Тукай әйтмешли, “азык кирәк ашарына”. Укучы мәкаләңне укыганнан соң уйланырга, үзе өчен берәр файдалы фикер алырга тиеш. Без бөтенебез дә китаплар укып үскән буын, хәзер дә укыйбыз. Әмма беребез дә ул турыда кычкырып йөрми. Мин Наилә ханым урынында бу мәкаләне “үз-үземә мәдхия” дип атар идем.

Сәгыйть Бәдретдинов - талантлы журналист, авыл хәбәрчесе, “Авангард” һәм “На стройках Ульяновска” газеталарының мөхәррире булып хезмәт иткән. СССР Журналистлар берлеге әгъзасы. Үз дәверендә Ульяновск төбәгенең рупоры да, прожекторы да иде. Хәзер - лаеклы ялда. Тик шулай да, “Өмет” газетасында һәрдаим төбәгебезнең күренекле кешеләре, аларның проблемалары турында саллы гына мәкаләләре басылып тора. Сәгыйть абый ул журналист кына түгел, сәләтле шагыйрь да әле. Аның шигырьләре халыкчан, кеше җанлы, җылы хисләр белән сугарылган. Шушы фикерне раслап, Сәгыйть абыйның «Ник мактамыйм газиз хатынымны» дигән шигыреннән бер куплетны китерәм:

“Әй, яшисе иде бу җиһанда,

Хәсрәт төшсә, бергә елашып.

Дус-туганнар белән җыелганда,

Дәрт өстәшеп, көлеп, җырлашып!”

Бу шигъри юллар кешелек дөньясын яратып, кайгы-хәсрәтне бергә кичереп, туганнар, дуслар белән бергә көлешеп, җырлашып яшәргә чакыра. Менә шундый ул безнең хөрмәтле Сәгыйть абыебыз.

Фазылҗан Алиулловны семберлеләр яхшы белә. Аның шигърияте намуслы, мәгънәле. Шагыйрь авырлыклар белән булса да, үзгәреп, яңарып барган чынбарлыкны күрсәтергә тырыша һәм ул бу тема өстендә җентекләп эшләсә дә,  шигырьләре төзелешендә җитешсезлекләр бар әле. Чөнки ашыгып барганда матурлык, төгәллек турында түгел, ә үз фикереңне әйтеп өлгерергә тырышасың. Шуңадыр, ахрысы, шигырьләре җитлегеп өлгермәгән кебек күренә. Тик шулай да, шагыйрь үз сүзен әйтергә тырыша. Фазылҗан абый шактый гына китаплар авторы. Димәк, аның әйтер сүзе бар. Билгеле, үз сүзен әйтмәгән кеше ул беркем дә түгел инде. 

Әдәбиятыбыз яшь шагыйрьләр һәм яңа фикерләр белән тулыланып тора. Сембер төбәге шигърият күгендә дә яңа йолдызлар кабына. Шул йолдызларның берсе - Рита Имаметдинова. Соңгы вакытта аның шигырьләре “Өмет” газетасында даими басылып килә. Әлегә ул үз юлын эзли, үз кыйбласын булдырырга тырыша. Димәк, ул үсештә. Иҗатыннан күренгәнчә, Рита “Балачак” шигыреннән үсеп чыгып, шигърият сукмагын киңәйтеп, алга атлап бара. Бүген аны балачагы гына түгел, газиз ана теле язмышы, татарның тарихы, көнкүреше борчый. “Татар халкым” дигән шигыре шул сүзләрне дәлилли дә инде.

“Татар халкым – тырыш, көчле милләт,

Үз тарихын саклап калалган.

Салкын җилләр, давыл дип тормый,

Башын ими алга баралган.

 

Күп гасырлар изеп карадылар,

Түзде минем сөекле халкым.

Бүген бездә бөтен мөмкинлекләр,

Ана телен сатар юк хакым”.
Һәр кешенең үз иртәсе була, дип яза шагыйрә. Өлкән буын вәкиле буларак, Ритага шундый киңәш бирер идем. Укучыны китаплардан җыештырган фикер белән агрессив рәвештә өйрәтергә кирәк түгел, аңа балык тотар өчен кармак бирергә кирәк. Синең “изге” фикерләрең эченнән укучы үзенә азык тапсын иде. Мин аңа иртәнге саф һава сулавы белән ләззәтләнеп яшәвен, замандашларына игътибарлы булып, төш вакытында да иҗатын дәвам итүен телим.

Төбәгебез язучылары исемлеген арттырып җибәрергә мөмкинлегебез бар әле, чөнки токымыбыз таза, ышанычыбыз көчле. Мин яхшы таныш булган шагыйрьләр, язучылар иҗаты турында гына яздым. Бәлки, кайсы булса да шагыйрь яки язучы әлеге исемлекне дәвам иттерер.

Мәүлет САЮКОВ.