Мәкер чире

Хикәя

Аңына килеп, уянып киткәндә, Алим караңгы бүлмәдә ята иде. Тәрәзәләр кара пәрдә белән томаланган. Ябылып бетмәгән ишек ярыгыннан төшкән яктылыктан гына кайда икәнлеген аңлап алды. Дөм караңгылыкка күзләре ияләшкәч тә, хастаханәнең алты койкалы палатасында үзе генә ятуын күрде. Больницага китергән көнне бер кешелек изолятор бүлмәсенә урнаштырганнар иде аны. Яныннан шәфкать туташлары өзелеп тормады. Авыру яшүсмер малай, вакыт-вакыт көзән җыерудан, үзәкне өзгеч сыкрау тавышы белән ыңгырашты. Тән температурасы бик югары күтәрелгәч, комага китеп, һушсыз калды. Бер-бер артлы ясаган уколлардан әлләни файда сизелмәде. Хастаханә табиблары җыелып озаклап киңәшсәләр дә, авыруның нидән килеп чыгуын төгәл ачыклаучы булмады. Бары тик үлем түшәгендә яткан баласын югалтудан курыккан Мәхдүм абзыйның өзгәләнеп, әле табиблар бүлмәсеннән - улы, аннан кире алар янына тыз-быз килеп йөрүе генә ниндидер шомлы хәлләр турында кисәтә иде. Күпне күргән Бөек Ватан сугышы ветераны, җирле хастаханә табибларының дәвалау ысуллары белән килешмичә, авыруның хәле көнләп түгел, сәгатьләп начарая барудан  какшаган нервларына ирек куеп, эмоциональ тонда сөйләшүгә күчүен сизми дә калды.

- Сез әллә наркотиклар белән уколлар ясап, малаемны наркоман итмәкче буласызмы? Кичекмәстән республика клиник хастаханәсенә шалтыратып тәҗрибәле врачларны китертегез,- дип кычкырып салды.

Икенче көнне һава транспорты – самолет белән килеп җиткән врачлар, авыруны җентекләп карагач, консилиум үткәрделәр. Бу чирнең йогышлы тартышу авыруы булуын расладылар. Алар кушуы буенча палата тәрәзәләрен караңгылатып, Алимны ятагы белән шунда күчерделәр. Барлык күрсәтмәләрне пациентның «дәвалау тарихы» журналына язып калдырдылар. Көн саен табибларга шалыратып, авыруның хәлен белешеп, озаклап сөйләшеп тордылар.

* * *

Алим ничәнче тәүлек инде тамагына берни капмыйча су гына эчеп тора. Каты сызлануны бастырудан укол ясыйлар да, тагын йокыга тала. Ниндидер куркыныч төшләр күреп кычкырып җибәрә. Ниһаять, чираттагы саташуыннан соң уянгач, янында әтисенең юклыгын күрде. Бар көчен җыеп аңа эндәште:

- Әти, әтием, янымнан китмә инде. Куркам бит мин,- дип сабыйларча кулын кысып алды.

Учында баласының хәлсез, кайнар кулын тоюга, атаның күзләренә яшьләр тулып, тамагына авыр төер утырды.

- Курыкма, улым, мин синең яныңнан беркая да китмим,- дип кенә әйтә алды.

Әтисенең көчле, таза учына хәлсез кулын салган килеш Алим, җиңел рәхәтлек тоеп, тагын йокыга талды.

Мәхдүм саклык белән генә улының кулын күчереп куйды да, ак җәймә өстендә яткан баласына озаклап карап тора башлады. Бу мизгелдә аның күңеленә килгән уйларның иге-чиге юк иде: “Нигә? Нәрсә өчен? Ни булды?”...

Башка төшкән бу фаҗиганең кайсы гына өлешеннән башласаң да, беренчел булып шушы сораулар килеп баса. Баласына берни белән дә булыша алмаган атаның кайгылы күзләреннән ирексез сыгылып яшьләр тәгәри. Аның бу авыр халәтен якыннарыннан башка һичкем аңламый, сизми. Чынлыкта исә Мәхдүмнең йөрәге әрнеп сыкравы ирләргә генә хас елавы иде... Башындагы уйлар төпкелендә өзлексез кайнап торган язмыш чоңгылына юлыккан улының бетерелүе йөрәген телгәли. Шушы күңелсез хәлләрдән хасил булган йомгакның очын табасы, кайдан килеп чыгуын аңлыйсы килде аның.

* * *

...Ул елны җәйнең соңгы ае – август бик коры килде. Яңгырлар булмау сәбәпле, аз гына җил чыкса да, йә булмаса юлдан машина яки трактор үтсә дә, күз ачыргысыз тузан күтәрелә. Шундый көннәрнең берсендә Алимны Мәһдүмнең эш урынына күрше егете мотоцикл белән китерде. Кулы бәйләп муенына аскан улын күрүгә, атаның йөрәге урталай ярылырдай булды. Егет, кыскача гына аңлатып, кулының сынганлыгын, тизрәк хастаханәгә илтәргә кирәклеген әйтте. Хуҗалык рәисеннән машина алып, тиз арада алар районга җилдерттеләр.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә килеп җиткәндә вакыт дүрт тулып узган иде. Атнаның шимбә көне булганга, медицина хезмәткәрләре эшләрен тәмамлап кайтып киткәннәр. Дежурдагы санитар, авыру кулны карап та тормыйча, Алимны буш койкалы палатага урнаштырды.

Мәһдүм өенә кайтып керүгә, хатыны Гөләйза яшьле күзләре аша бер-бер артлы сораулар яудыра башлады:

- Улыбызның хәле ничек? Нәрсә эшләттеләр? Кайчан чыгаралар?

Әти кеше малаен калдырып кайтуны, эченнән бик авыр кичерсә дә, сиздерәсе килмәде.

- Әйе, кызганычка, улыбызның кулы сынган. Балаларда була торган хәл инде, ни әйтәсең. Әнә, түбән очның Иматдин малае - аягын, аръяктагы Шәйхинеке кулын сындырган иде. Гипста бер ай чамасы тоткач, узды бит. Берни булмагандай йөгереп, эшләп йөриләр. Аллаһы боерса, ике-өч көннән кайтарып җибәрмәсләрме,- диде.

* * *

Хастаханәдә Алим янына табиблар бары тик дүшәмбе көнне төштән соң гына керделәр. Сынган кулны ашыгыч рәвештә карап, шәфкать туташына гипс салырга куштылар. Баш табиб үткән шимбәдә барлык персоналны җыеп киңәшмә уздырганда Казанга министрлыкка чакырылуы турында әйткән иде. Өлкән шәфкать туташына тартышу (столбняк) авыруына каршы прививка ясау өчен сейфтан бер ампула препарат алып бирде, ассызыклап, бу укол бик мөһим, дип кисәтеп калдырды.

Ике тәүлек эчендә шешәргә өлгергән кулның канлы ярасына йодалы тампон куеп гипс салдылар. 2-3 көннән авыртуы басылыр, бәрелү, сугылудан сакла, дип кисәтеп куйды санитарка. Өч атнадан соң гипсны салдырырга килергә икәнлеген искәрткән язу бирде. Икенче көнне әтисе килеп, Алимны авылга алып китте. Өйгә кайтып керүгә улын әнисе кочаклап алды да, тыелып тора алмыйча, елап җибәрде:

- Әй, балам, нинди әрнүләр кичерергә язган үзеңә...

- Әни, зинһар, ачуланмагыз инде, гафу итегез. Уеннан уймак килеп чыкты шул. Төзәлер инде. Хастаханәдә, ике-өч көннән авыртуы басылыр, диделәр.

Ләкин авырту өченче көнне тагын да көчлерәк сиздерә башлады. Сынган сөякләр көзән җыерып, бер-берсенә бәрелә дә, чыдамаслык әрнү башлана. Алим баштарак авыртуны әти-әнисенә белдерәсе килмәсә дә, бик тиз барлык нерв системасына таралып өлгергән иде. Ул сынган кулында тартышу (столбняк) авыруы башлануын аңламады. Күзләренә яшьләр тулган килеш хәлен әнисенә сөйләп бирде. Алар аптырашта калдылар. Бернәрсә белән дә булыша алмагач, яңадан хастаханәгә илттеләр.

* * *

Медицина институтын яхшы билгеләргә генә тәмамлап чыккан яшь табиб Фидаилне Казаннан шактый ерактагы, кадрлар кытлыгы кичергән районга  министрлык юлламасы белән җибәрделәр. Егет бик итагатьле, кешеләргә игътибарлы, матур һәм саф татарча сөйләме белән дә пациентларны һәм хезмәттәшләрен үзенә тартып тора алырлык табигатьтән бирелгән сәләткә ия иде. Йөзгә-биткә чибәр, чем-кара чәчле, өйләнмәгән буйдак буларак, шәфкать туташлары арасында күпләрнең яшерен мәхәббәт хыялларында өмет чаткылары кабызырга өлгергән иде.

Өлкән шәфкать туташы булып эшләүче, яше буенча олыгаеп барган кыз  беренче күрүдә үк яшь табибка җанын-тәнен дә бирергә әзер булырдай гашыйк иде. Тик Фидаилнең күңеле башкада булды. Ул, көтмәгәндә, шунда эшләүче чибәр кызга өйләнде дә куйды. Өлкән шәфкать туташы Зөбәрҗәт моңа бик гарьләнде. Гүя, бердәнбер тиң яр ул гына иде. Ләкин кемгә дә белдерәсе килмәде, сиздермәде. Астыртын гына өлкән табибка гел усаллык эшләү, үч алу мәкере белән яши башлады. Баш табибның киңәшмәгә китәр алдыннан Алимга салырга дип калдырган вакцинаны мичкә ташлавы да нәкъ шуның ачык гамәле булды. Фидаил сиземлеге, үткенлеге аркасында, соң булса да, шуны ачыклауга иреште. Зөбәрҗәтнең үз кулыннан язган аңлатмасын министрлыкка җиткергәч, аны 24 сәгать эчендә эшеннән азат итәргә дигән  приказ чыгардылар...

* * *

Алим хастаханәдә икенче атна ятканда Казаннан кабат табиблар килде. Яңадан бик төгәл тикшерү үткәрделәр. Хәле җайлана баруын аңлаттылар. Тән температурасының нормальләшүе дә куандырды. Мәхдүм абзый табибларга үзен борчыган сорауларын бирергә җөрьәт итте.

- Малаемны тагын нинди сынаулар көтә инде?- дип сорады ул.

- Мәхдүм абый,- дип җайлы, аңлаешлы гына башлады сүзен чәчләренә чал кереп барган табиб. - Тынычланыгыз, улыгыз инде башына төшкән куркыныч авыруны җиңде дип була. Шунысын әйтергә кирәк, тартышу авыруы сынган урынны гына түгел, хәтта таза сөякләрне дә сындырырга сәләтле. Бәхеткә каршы, улыгызга эләккән чир башка органнарга күчмәде. Мондый авырудан бары бер генә процент, ягъни йөз кешенең берсе генә исән калырга мөмкин. Биредә дәвалау курсын тәмамлап чыккач, Казан хастаханәсенә килерсез. Калган күрсәтмәләрне шунда бирербез,- дип аңлатты.

Хөрмәтле укучым! Бу әсәрдә тулысынча чынбарлыкта булган хәлләр сүрәтләнде. Әйе, Алимның олы тормышка әле аяк басып кына килгәндә юлыккан фаҗигале язмышы ак халатлы, изге җанлы табибларга, шәфкать туташларына карата аңарда Аллаһыга инангандай ышаныч, ярату хисләре  йөрәгендә калды. Шул ук вакытта араларында көнчелек, явызлык, мәкер чире белән агулы бәндәләрнең дә булуын һәм һич гөнаһсыз, саф күңелле инсаннарга бәла-хәсрәтләр салуын раслаучы тирән эзләр ятуын да аңлады. Йогышлы авыруга каршы вакцина организмына үзвакытында кертелмәү сәбәпле чәчәк кебек яшь гомереннән чак кына мәхрүм булмый калды...

Нигә, ни өчен? Гиппократ анты биргән, кешеләргә тугры хезмәт итәргә алынган табиб әфәнде яки шәфкать туташы шундый ялгышлыкка китәргә тиеш микән дигән сорау искә тешә дә, озак вакыт җанга тынычлык бирмичә җәфалый...

Азат ВАХИТОВ,

Зәки Нури һәм Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премияләр лауреаты, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.