Мөхәррәм ае
Җомга вәгазе
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, остазыбыз һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез мөхәррәм аеның әһәмияте һәм фазыйләтләре турында булыр.
Мөхәррәм ае – мөселман ай календаре буенча беренче ай, ул гарәпчәдән татарчага “тыелган, кадерле” дип тәрҗемә ителә. Исламга кадәрге чорда ук инде бу ай изге ай булып саналган һәм шушы айда сугышлар алып бару, кан кою катгый рәвештә тыелган.
Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Һичшиксез, Аллаһ хозурында айларның саны Аллаһның күкләрне һәм җирне яралткан көндәге язуында (Ләүхелмәхфүздә) – унике. Шуларның дүртесе – хәрәм (айлар), (Аллаһы бу айларда сугышлар алып баруны тыйды)” (“Әт-Тәүбә” сүрәсе, 36).
Әл-Бохариның “Сәхих” җыентыгында менә мондый хәдис (№3197) китерелә: “Ел унике айдан гыйбарәт, шуларның дүртесе тыелган, хәрәм булып санала. Өчесе – зөлкагъдә, зөлхиҗҗә һәм мөхәррәм айлары бер-бер артлы килә, ә дүртенчесенең – рәҗәб аеның җүмәдә-с-сәния ае белән шәгъбан ае арасында үз урыны бар”.
Тыелган, хәрәм айларның изге булуы даталарның мөһимлеге һәм шушы айларда кылган изге гамәлләр өчен Аллаһы тарафыннан әҗер-саваплар язылуы белән бәйле. Мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килгән Гашурә көне – иң әһәмиятле көннәрнең берсе.
Бине Аббәс (р.а.) тапшырганча, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Мәдинәгә килеп керә һәм яһүдләрнең бу көнне ураза тотуларын күрә. Ул: “Сез ураза тоткан нинди көн соң бу?”- дип сорый. “Аллаһы Муса (р.а.) пәйгамбәрне һәм аның мәхәлләсен коткарган, фиргавенне һәм аның армиясен суга батырган көн бу. Муса (р.а.) Аллаһыга рәхмәт йөзеннән ураза тоткан, шуңа күрә без дә бу көнне ураза тотабыз”,- дигән яһүдләр. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аларга: “Без, сезгә караганда, Муса (р.а.) артыннан барырга күпкә лаеклы, сезгә караганда, без аңа күпкә якынрак”,- дип әйткән.
Шуннан соң ул бу көнне ураза тота һәм сәхабәләренә дә шулай эшләргә куша (Мөслим, Әбү Дәүд). Гашура көнендә ураза тоту - Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) сөннәте. Аны ике көн рәттән – мөхәррәм аеның 9 нчы һәм 10 нчы яки 10 нчы һәм 11 нче көннәрендә тоту дөресрәк булыр. Шулай ук, башка көннәргә караганда, бу көнне гаиләгә малны күбрәк сарыф итәргә киңәш ителә – мүбәх санала.
Шулай бервакыт Әбү әз-Зәрр: “Мин Аллаһының Рәсүленнән (с.а.в.с.), кайсы төн иң яхшысы һәм кайсы ай иң мөбарәк, дип сорадым. Пәйгамбәребез (с.а.в.с), иң яхшы төн – аның уртасы (ягъни һәрбер төндә яхшылык бар – ул аның уртасында, иң мөбарәк ай – Аллаһының ае, ул мөхәррәм ае дип атала, диде”,- дип әйтте (ән Нәсәи).
Галимнәр белдерүенчә, изге язмаларда кайбер барлыкларның Аллаһы карамагында булуы турында әйтелүе аларның лаеклы урынга ия булуларын күрсәтә. Мәсәлән, “Кәгъбәтуллаһ”, ягъни Аллаһының Кәгъбәсе, бу Кәгъбәтуллаһның Аллаһы каршында аерым урыны булуын күрсәтә. Яки “Рәсүлүллаһ”, ягъни Аллаһының Рәсүле, бу Рәсүлебезнең аерым урынга ия булуын күрсәтә. Югарыда китерелгән хәдистә “Шәһрү Аллаһы”, ягъни Аллаһының ае дип әйтелгән. Мөхәррәм ае шулай атала, бу шушы вакыт аралыгының Аллаһы каршында үз урыны булуын күрсәтә. Аллаһының коллары әлеге вакыт аралыгын – шушы изге айны игелекле эш-гамәлләр белән тутырырга бурычлы.
Әбү Хүрәйрә (р.а.) Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе турында тапшыра: “Рамазан аеннан соң Аллаһының мөхәррәм ае - ураза тоту өчен иң яхшы ай, ә фарыз намаздан соң төнлә ирекле укыган намаз - иң яхшы намаз” (Әбү Дәүд, 2429).
Әлеге хәдис мөхәррәм аенда ураза тотуның аерым әһәмияткә ия булуын күрсәтә. Бу айда ураза тоткан өчен күп әҗер-саваплар языла, шуңа күрә ул Рамазан аенда тоткан уразадан да яхшырак булып исәпләнә.
Бу хәдис шулай ук төнлә ирекле намаз укуның фазыйләтләрен күрсәтә.
Әй, мөэмин мөселманнар! Без Аллаһы Раббыбызның ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү нияте белән мөмкин кадәр күбрәк әҗер-саваплар эшләп калу мөмкинлекләрен эзлибез. Әллә шушы изге язмалар, хәдисләр сездә ирекле рәвештә ураза тоту теләге уятмыймы? Әлбәттә, безләрдә шундый теләк барлыкка килә. Әллә Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) хәдисләре сездә төнлә йокыдан уянып, намазлар уку теләге тудырмыймы? Без боларны нәкъ менә мөхәррәм аенда, нәкъ менә тормышыбызда яңа чор башланган вакытта (мөхәррәм ае – һиҗри ел исәбе буенча беренче ай) эшләргә тиеш.
Мөхәррәм ае белән Гашура көненең изге икәнлеге бәхәссез булуына карамастан, аларга Коръән һәм Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәте белән дәлилләнмәгән сыйфатларны өстәп куярга тырышучылар бар.
Кайбер мөселманнар мөхәррәм аеның 10 нчы көнен - Хөсәен (р.а.) җәзалап үтерелгән көнне хаталы рәвештә матәм – кайгы көне дип саныйлар. Һичшиксез, имам Хөсәеннең (р.а.) җәзалап үтерелүе тарихыбызда иң фаҗигале сәхифәләрнең берсе булып исәпләнә. Әмма Гашура көненең изге булуын шушы вакыйга белән бәйләп күрсәтү дөрес булмас. Чөнки Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Хөсәен (р.а.) дөньяга килгәнче күпкә иртәрәк бу көннең изге булуын билгели. Киресенчә, Хөсәен (р.а.) әфәнде җәзалап үтерүне нәкъ менә Гашура көнендә кабул итүе белән саваплы.
Бине Мәҗә хәдисләр җыентыгында тапшырылганча, Имран бине Хәсән (р.а.) шулай бервакыт Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) кешеләрнең өске киемнәрен салып ташлап, матәм – кайгы билгесе буларак башка күлмәкләр киеп куюларын күрә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) моңа карата ризасызлыгын белдереп, бу наданлык заманыннан калган гадәт, аны бетерергә кирәк, дип әйтә. Әлеге хәдистән аңлашылганча, матәм – кайгыны аерым чаралар оештыру, ниндидер кием кию юлы белән яки башка рәвештә белдерү катгый рәвештә тыела.
Шулай ук мөхәррәм аен явызлык һәм кайгы-хәсрәтләр ае дип санаучылар бар. Кайбер кешеләр шул сәбәпле никах укытудан баш тарта. Бу – зур ялгышу, хата. Шундый хорафатларга ышанулар Коръәнгә һәм сөннәткә каршы килә. Ислам дине тарала башлагач ук кайгы-хәсрәт китерә торган айлар һәм көннәр дигән төшенчәләр бөтенләй бетерелә.
Мөхәррәм ае керү белән һиҗри буенча Яңа ел башлана (быел – 1446 нчы ел). Мөселманнар өчен бу әллә ни зур вакыйга түгел. Әмма мөселман кешесе шуны исендә тотсын иде – һиҗри буенча яңа ел башлануы – ул яшьнең артуы һәм гомернең бер елга кимүе, үлем сәгатенең якынлашуы. Көн үткән саен безнең яшисе көннәребез кими бара. Әгәр Аллаһы Раббыбыз сезгә туксан яшькә кадәр яшәргә тәкъдир кылган икән, һәр узган көн саен шушы туксан ел кими барып, ахырына якынлаша. Санаулы көннәрне бушка, заяга уздырмыйк, җәмәгать! Аллаһы Раббыбыз каршына барырга әзерләник – гөнаһлы эшләрне читкә куеп, игелекле гамәлләр кылыйк, намазлар укыйк, сүздә һәм эштә ихлас күңелле, тәкъвалы булыйк!
Аллаһы Раббыбыз безгә иман ныклыгы, вакытыбызны үткәрүдә, мал-мөлкәтебезне файдалануда, догалы буын тәрбияләп үстерүдә бәрәкәтен насыйп итсен, игелекле гамәлләр кылуда җиңеллекләр бирсен. Әмин!
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.