Игелекле эш-гамәлләрдә ярышучылардан булыйк!
Җомга вәгазе
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, остазыбыз һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез мөселманнарның өч категориясе турында булыр.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Аннары Без ул Китапка колларыбыз арасыннан Үзебез сайлаган кешеләрне варис иттек. Араларында үз-үзләренә золым итүчеләр бар, урта юлдан баручылар да, Аллаһның рөхсәте белән игелекләре сәбәпле (савап һәм җәннәткә таба) алга үтүчеләр дә бар. Бу – (Коръәни Кәримгә варис ителү) бик зур рәхмәт” (Фатыйр, 32).
Ягъни Аллаһы Раббыбыз Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) өммәтендә мөселманнарның өч категориясе – үз-үзләренә карата гадел булмаучылар, уртачалар һәм игелекле эш-гамәлләр кылуда башкалардан уздырырга тырышучылар булуы турында хәбәр итә.
Аллаһы Тәгалә югарыда китерелгән аятьтә Китапны сайлап алынган колларына варис итеп бирүе хакында әйтә. Мөхтәрәм кардәшләр, без барыбыз да сайлап алынганнар бит. Аллаһы Раббыбыз безне 8 миллиард кеше арасыннан сайлап алган һәм нәкъ менә безгә генә Үзенең Соңгы Китабына инану мөмкинлеге биргән. Раббыбыз шулай ук безне 2 миллиард мөселман арасыннан сайлап алган һәм Коръән белән Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) сөннәте буенча яшәүчеләр итеп яралткан. Аллаһының барлык кушканнарын да үтәп, тыйганнарыннан тыелып, сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) тормыш юлыннан, әхлакый сыйфатларыннан үрнәк алып яшәү мәсьәләсендә без – әһли сөннәт вә җәмәгать вәкилләре. Безгә иксез-чиксез рухи һәм матди байлыклар бирүе, бүләк итүе өчен Аллаһы Раббыбызга рәхмәтле булырга тиешбез.
Аллаһы Тәгалә әлеге аятьтә “колларыбыз арасыннан” дип белдерә. Раббыбыз каршында коллык сыйфатларын күрсәтү гыйбадәтнең иң югары дәрәҗәсе булып исәпләнә. Шуңа күрә иман кәлимәсен әйткәндә, “вә әшхәдү әннә Мүхәммәдән әбдүхү вә рәсүлүһү”, дип өстибез. Ягъни башта Мөхәммәднең Аллаһының колы булуы хакында, аннары аның Аллаһының Рәсүле булуы турында әйтәбез.
Муса (р.а.) Тур әс-Синә тавына таба барган вакытта юлда бер кешене очрата. Әлеге кеше Мусаның (р.а.) Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәчәге турында белгәч, Раббыбызның шушы кешедән разыймы, әллә юкмы икәнен белешүен сорый. Яхшы, белешермен, дип әйтә аңа Муса (р.а.). Беркүпме вакыт үтеп, Муса (р.а.) кире әйләнеп кайтканда, бу кеше белән яңадан күрешә. Нәрсә, минем гозеремне үтәдеңме, дип сорый ул. Муса (р.а.) аның күңелен төшермәс өчен җавап бирмәскә тырыша. Әй, Муса, Раббыбызның җавабы нинди булса да, әйт инде, ди теге кеше. Ярый, алайса, әйтәм, Аллаһы Раббыбыз, мин ул колымнан разый түгел, диде, ди Муса (р.а.). Шул сүзләрне ишеткәннән соң, әлеге кеше гыйбадәт кылуга керешә. “Бәлки, син мине дөрес аңламагансыңдыр, Аллаһы Тәгалә синнән разый булмавы турында әйтте бит”,- ди Муса (р.а.). “Юк, мин сине дөрес аңладым, Аллаһы мине колым дип атаган. Әгәр Ул бүген миннән разый түгел икән, ин шәә Аллаһ, иртәгә разый булыр”,- ди теге кеше.
Хөрмәтле җәмәгать! Хәзер, әйдәгез, аятьтә телгә алынган мөселманнарның өч категориясенә тукталып үтик.
Беренче категория – Китапка варис ителеп тә, үз-үзләренә золым итүчеләр, үз-үзләренә карата гадел булмаучылар.
Кадерле мөселман кардәшләр! Әгәр без Аллаһының кушканнарын үтәмибез, намазларыбызны калдырабыз, ураза тотмыйбыз һәм башка фарыз гамәлләрне үтәргә тырышмыйбыз икән, әлбәттә инде, бары тик үзебезгә генә зыян эшлибез. Кызганычка, хәзер дә әле мөселман була торып җомга намазларына йөрмәүчеләр, биш вакыт намазны укымаучылар бар. Әлбәттә инде, алар – мөселманнар, әмма үзләренең нәфесләренә буйсынып, Аллаһының кушканнарын үтәмиләр һәм шул рәвешле үз-үзләренә зыян салалар. Алар Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышану яки ышанмау чигендә тора. Аллаһы Раббыбыз безне бары тик Үзенә гыйбадәт кылу, кушканнарын үтәү, тыйганнарыннан тыелып яшәү өчен яралткан, менә шул турыда онытмыйк.
Кадерле туганнар, без кемне дә булса алдаганда, кемгә дә булса начарлык, явызлык эшләгәндә, кемне дә булса кыерсытканда, беренче чиратта, үзебезгә зыян китерәбез. Чөнки Аллаһы Раббыбызның барлыкларына карата тыюларны бозабыз. Аллаһы Тәгалә Үзенә һәм бөтен барлыкларына карата мөнәсәбәтләрдә безгә тәүфикълы булырга насыйп итсен.
Ә икенче категориягә уртачалар керә. “Безнең арабызда урта юлдан баручылар бар”, дип әйтелә аятьтә. Алар алтын урталыкны сайлап, намазны укыйлар, ураза тоталар, игелекле гамәлләр кылалар, гөнаһлы эшләрдән ерак булырга тырышалар. Менә шундый мөселманнар өммәтнең – мәхәлләнең нигезен тәшкил итә. Алар җир йөзендә яхшылык эшләү максаты белән яшиләр. Аллаһы Тәгалә аларны тәкъвалылар дип атый: “Һичшиксез, (иманлы һәм) тәкъва коллар – нигъмәт эчендә” (Әл-Инфитар, 13).
Өченче категориягә изге гамәлләр кылуда хәтта урта юлдан баручыларны да уздырырга тырышучылар керә. Бу категориягә кергән мөселманнарның изгелек эшләү кирәклеге турында исләренә төшереп торасы юк. Алар Аллаһының ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү максатында яхшылык эшләүнең теләсә нинди мөмкинлегеннән файдаланалар. Сәхабәләрдән башлап, мөселманнарның һәр буынында шундый күркәм сыйфатларга ия кешеләр булган. Затлы, намуслы сәхабәләр Әбү Бәкр әс-Сиддыйк, Үмәр әл-Фарук, Усман зү-н-Нурәйн, Али әл-Мүртәдә һәм башкалар яхшылык эшләүдә, игелек кылуда бер-берсе белән ярышканнар. Әмма алар фани дөнья эшләрендә түгел, ә ахирәт – бакый дөньяга әзерләнү эшләрендә ярышкан. Алар Аллаһының ризалыгына ирешү, өммәтнең бердәмлеген ныгыту нияте белән ярышкан.
Шулай бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) мөһим походка бару өчен акча җыю турында игълан итә. Үмәр (р.а.) бу хакта ишетеп, өендә булган бөтен мөлкәтнең нәкъ менә яртысын һәм хәтта хатынының алкасын да илтеп тапшыра. Ул Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янына игелек кылуда бу юлы да Әбү Бәкрне (р.а.) уздыра алуы турында уйланып бара. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.), өеңдә мал-мөлкәтеңнән нәрсә дә булса калдымы соң, дип сорый. Мөлкәтемнең нәкъ менә яртысы өйдә калды, ди Үмәр (р.а.). Озак та үтми, Әбү Бәкр әс-Сиддыйк (р.а.) килеп керә һәм мөлкәтенең яртысыннан кимрәк өлешен тапшыра. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аңардан, гаиләңә нәрсә калдырдың, дип сорый. “Мин аларга Аллаһыны һәм Аның Рәсүлен калдырдым”,- дип җавап бирә. Шуннан соң Үмәр (р.а.): “Мин аны беркайчан да узып китә алмам”,- дип әйтеп куя.
Аллаһы Раббыбыздан безнең иманнарыбызны ныгытуын, барчабызга да күркәм әхлак насыйп итүен һәм игелекле эш-гамәлләрдә ярышучылар исәбенә кертүен догалар кылып сорыйбыз.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.