Туган илебезне җимерүдән саклыйк!

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, остазыбыз һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Кызганычка, явыз ниятле террористлар безнең илгә тыныч кына яшәргә ирек бирми. Шуңа күрә террористлар кемнәр алар, хәзерге җәмгыятьтә ничек барлыкка киләләр, дигән сорауга кабат әйләнеп кайтырга булдык.

Россия шушы җирлектә яшәүче барча халыклар өчен дә hәрвакыт кунакчыл йорт булып кала. Безнең ата-бабаларыбыз, үзләренең кайсы милләттән hәм диннән булулары турында уйланмыйча, гасырлар буе бергәләп хезмәт иткән, дус яшәгән, балалар үстергән, иңне-иңгә куеп туган илебезне дошманнан саклаган. Алар бер-берсенең диненә хөрмәт белән карарга, hәр халыкның мәдәниятендә булган иң яхшы, иң кыйммәтле нәрсәләрне бәяли белергә өйрәнгәннәр hәм шушы осталыкны дәвамнарына да тапшырып калдырганнар. Әбү Ханифә (р.а.) тәгълиматы буенча Ислам диненең Ханәфи мәзhәбенә буйсынып яшәүче Идел буе мөселманнары hәрвакыт дуслыкка hәм тынычлыкка омтылулары белән аерылып торган. Без Россияне бик тә хаклы рәвештә үзебезнең Туган илебез дип атый алабыз.

Аллаhы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: «Ий, кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне өйрәнеп танымаклыгыгыз өчен, тәхкыйк, сезнең Аллаh хозурында хөрмәтлеләрегез Аллаhудан куркып гөнаhлардан сакланучыгыздыр, Аллаh белүче вә hәр эшегездән хәбәрдар» (“Бүлмәләр”, 13).

Әлеге аятьтә адәм балаларын тәннең төсе, дине, социаль статусы, кешенең җенесе буенча милләтләргә бүлү турында сүз юк. Димәк, Раббыбыз каршында без барыбыз да тигез. Кешеләр үзләре бүлгәләү белән шөгыльләнә. Әмма фәкать Аллаhы Тәгалә кушканнарны үтәүчеләр генә - бары тик шул кешеләр hәм дәүләтләр генә уңышка ирешәчәк, ә калганнар упкынга төшәчәк, уңышсызлыкка дучар булачак.

Бездә, Россиядә, мөселманнар hәм христианнар гасырлар буе бергә, иңне-иңгә куеп яши. Бердәм дәүләттә яшәү дәверендә Ислам дине тарафдарларының да, башка традицион диннәр вәкилләренең дә бары тик бүтән дин кешеләре булган өчен генә аларны юк итү идеясе белән беркайчан да чыкканнары булмады. Дөньядагы бер генә дин дә башка кешеләргә карата көч кулланырга чакырмый. Ислам динендә дә андый нәрсә юк. Әмма кеше үтерүләрен идеологик яктан исбатлау максатында дингә ышыкланучылар идеологиясендә мондый нәрсә бар.

Кызганычка, соңгы вакытта яңа дини агымнар активлашты, аларның идеологлары радикализм юлын сайлады. Әлеге агымнар безнең илгә дә үтеп керә башлады hәм халыкның күңеленә дошманлык орлыклары салалар.

Нуайма бине Хәммәднең «әль-Фитан» китабында китерелгән Пәйгамбәребез хәдисендә ИГИЛ (Россиядә тыелган террористик оешма - ред.) әгъзаларын хәтерләтүче кешеләр турында болай диелә: «Кара байракларны күрсәгез, урыныгызда калыгыз, аякларыгыз hәм кулларыгызны хәрәкәтләндермәгез (ягъни ярдәм итүдән сак булыгыз). Аннары көчсез, зәгыйфь бер мәхәллә барлыкка килер, алар белән беркем дә эш итмәс. Аларның йөрәкләре, әйтерсең, тимердән булыр. Алар дәүләт булдырырлар. Алар биргән бер генә сүзләрен дә, килешүләрен дә танымаслар. Алар халыкны хаклыкка чакырырлар, ләкин үзләре хаклыкны белмәсләр. Аларның исемнәре - кушаматлар. Алар авылларда hәм шәhәрләрдә туып үскән булыр. Аларның чәчләре хатын-кызларныкы кебек озын булыр. (Әлеге мәхәллә) үзара аңлашылмаучанлык килеп чыкканчы эш итәчәк».

Террорист булып тумыйлар. Yз динен сатып, Аллаhының ихтыярына каршы барып, үзләрен Аның белән тиңләштереп, кешеләрне үтерергә безнең хокукыбыз бар, дип санаучылар террористларга әверелә. Террористлар - диннән читләшүчеләр, адашу юлыннан китүчеләр, дин белән аларның бернинди уртаклыгы да юк.

Гасырлар буе галимнәр hәм дин белгечләре туплаган дини гыйлемне инкарь итеп, үзләрен «саф, чиста» дин тарафдарлары дип игълан итеп, бернинди нигезсез үзләренең идеяләрен иң дөресе дип белдереп, сафсатага, төпсез фикергә бирелүчеләр еш кына террор юлына баса. Алар мәңгелек сорауларга җавап эзләп тормыйча, изге Коръән-Кәрим сүрәләренең hәм сөннәтнең чын мәгънәсенә төшенмичә, ялгыш нәтиҗә ясыйлар. Төпле дини гыйлемгә ия булмыйча hәм абруйлы мөселманнар тарафыннан яклау тапмыйча, алар кайбер вәгазьчеләрнең тәгълиматлары белән мавыгалар hәм үз теләкләре белән яки төрле террористик hәм экстремистик төркемнәрнең идеологлары басымы астында дөрес булмаган, хакыйкатьтән ерак торган нәтиҗәләргә килә. Yзләрен кызыксындырган сорауларга җавапны алар мәчетләрдән читтә эзлиләр, ягъни шикле вәгазьчеләргә яки интернет челтәрендәге язмаларга мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә аларның адашу юлыннан китүләре hәм исламның төп дошманы, терроризмның башлыгы, кешелек дөньясын күрәлмаучы - шайтан вәсвәcәсенә бирелүләре бик тә ихтимал.

Кайбер идеологлар, ниндидер «тамырларга» кире әйләнеп кайтырга өндәп, мөселманнарга безнең илдә Ислам дине кушканча яшәүнең гасырлар буена тупланган традицияләрен үзгәртергә киңәш итәләр, шул рәвешле алар Пәйгамбәребезнең (c.г.в.с.) сөннәтенә каршы бара.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) болай дип әйткән: «Мөселманнар матур дип санаган нәрсә, Аллаhы Тәгалә каршында да матурдыр» (Әхмәд бине Хәнбәл (р.а.) Мүснәд). Димәк, ата-бабаларыбызның күп гасырлык традицияләре, безнең хак динебезгә каршы килмәгән очракта, берничек тә адашу hәм сафсата, буш сүз була алмый. слам сүзе гарәп теленнән татарчага тәрҗемәдә буйсыну дигән мәгънәгә ия. Безнең динебез - тынычлык дине, hич кенә дә сугыш дине түгел ул.

Аллаhы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: «Кешеләр бер-берсен үтергән өчен бәни Исраилгә болай дип хөкем иттек: "Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кеби булыр, бер кешене үлемнән коткарса - бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кеби булыр". Аларга Ислам динен ачык бәян итүче рәсүлләребез килде. Ачык аңлатма килгәннән соң да, әлбәттә, аларның күбрәге сүздә hәм гамәлдә чиктән үтүчеләр» («Әль-Маидә», 32).

Имам Мөслим (р.а.) Абдуллах бине Әмрә бине әл-Асаның (р.а.) сүзләреннән Рәсүлебезнең болай дип әйтүе турында сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) хәдисен китерә: «Җәннәткә керергә hәм җәhәннәмнән котылырга теләгәннәрегез, Аллаhы Тәгаләгә hәм Ахирәт көненә ышансыннар hәм башка кешеләр үзләренә карата нинди мөгамәлә кылуларын теләсәләр, аларга шундый ук мөгамәләдә булсыннар». Кем дә булса үзенең балалары шул рәвешле hәлак булуын телиме соң? Шундый зур кайгы-хәсрәттән үзенең hәм хатынының күзләре сукыраюын телиме икән? Кеше үтерүчеләрне берничек тә аклап, яклап булмый hәм бу мөмкин дә түгел. Олылар яки балалар, мөселманнар, христианнар, яhүдиләр, атеистлар үлемендә берәр төрле аерма бармы соң? Бөтенләй таныш булмаган кешеләрне хөкем итәргә hәм шушы хөкем карарын башкарырга кем аларга хокук биргән? Алар кыюлык күрсәткән булып, Аллаhының вәкаләтләрен үз өсләренә алалар hәм үз-үзләрен үтерәләр, шул рәвешле зур гөнаh кылалар hәм, ни гаҗәп, Аллаhы Раббыбыз шушы гамәлләрен кабуллардан кылыр дип өметләнәләр.

Имам әл-Бохари (р.а.) hәм имам Мөслим (р.а.) Әбү Хөрәйрә (р.а.) сүзләреннән Рәсүлебезнең болай дип әйтүе хакында Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) хәдисен китерәләр: «Аллаhы Тәгаләгә hәм Ахирәт көненә ышанучы кеше йә яхшы сүзләр сөйләсен, йә дәшмичә торсын. Аллаhы Тәгаләгә hәм Ахирәт көненә ышанучы кеше үзенең күршесен хөрмәт итсен. Аллаhы Тәгаләгә hәм Ахирәт көненә ышанучы кеше кунакларын яхшы каршы алсын». Хәзер инде hәркайсыбыз кешеләрне күпләп үтерүләрнең сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сөннәтенә, нәсыйхәтләренә ни дәрәҗәдә тәңгәл килүен күрә hәм моңа бәя бирә ала.

Радикализм hәм террор юлын сайлаган кешеләрнең Ислам hәм башка төрле диннәр белән бернинди уртаклыгы юк. Кызганычка, мөселман кардәшләребезнең күңелләрендә радикализм шытымнарын кайчакта сизмичә калабыз. Әмма кинәт hәм көтмәгәндә Ислам дине юлына басучыларга, үзләренең яшәү рәвешен тулысынча үзгәртүчеләргә, дини китаплар белән кызыксына башлаучыларга, чит илдә шикле уку йортын тәмамлап кайтып, үзлeрен галим дип игълан итүчеләргә карата аеруча игътибарлы булырга тиешбез. Без кешеләрнең динебез нигезләрен тирәнтен өйрәнергә теләвен хуплыйбыз. Әмма динне үз белдегең белән яки социаль челтәрләрдә билгесез авторлар язмалары буенча өйрәнүдән сак булырга киңәш итәбез. Тормышка, кешеләргә, гомумән, дөньяга эчке әхлакый мөнәсәбәте формалашып бетмәгән кешенең традицион булмаган дини агымнар идеологлары кармагына җиңел генә эләгү куркынычы бар.

Аллаhы Тәгалә безгә болай дип боера: «Ий, мөэминнәр, әгәр бер фәсыйк сезгә бер хәбәрне китерсә, ул хәбәрне тикшерегез, сездән бер кавемгә зарар ирешмәсен өчен, ул хәбәрне белмәү сәбәпле, әгәр тикшермичә эш кылсагыз, кылган эшләрегезгә үкенүчеләр булып әверелерсез» («Бүлмәләр», 6).

Безнең арабызда дини белемне Ислам күпчелекнең дине булып саналган, җәмгыятьтәге традицияләр Россиядә кабул ителгән традицияләрдән аерылып торган илләрдә алган мөселман кардәшләребез бар. Шулай ук яшь буын вәкилләре дә бар, аларның кайберләре яңа гына модага кергән «саф» агымнарны алга сөрергә тырышып, безнең ата-бабаларыбыз тарафыннан тупланган hәм сакланган бай рухи тәҗрибәне сызып ташларга омтылалар. Уй-фикер йөртүдә hәм гамәлләрдә кискен булу - яшь кешеләргә хас сыйфат, аларга өлкән буын «картайган» булып тоела, әмма үзләре әти-әниләр, әби-бабайлар булгач, бу буын вәкилләренең дә үзаңы үзгәрәчәк.

Без - Идел буе мөселманнары, хак вә пакь динебез үзенең тарафдарларын рухи яктан баетырга, аларга әхлакый камилләшү юлын күрсәтергә, барлыкка китерүнең нигезе булып торырга тиеш дип саныйбыз. Безнең хак вә пакь динебез исламнан читләшеп, адашу юлыннан китүчеләргә бернинди гаебе дә булмаган кешеләрне үтерү өчен идеологик ышык булып хезмәт итә алмый, дип белдерәбез.

Аллаhы Раббыбыздан дөрес, хак, туры юлдан бару hәм Туган илебезне җимерергә теләүче дошманнардан саклап калу өчен көч-куәт бирүен сорыйбыз.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.