Корбан - Аллаһы Тәгаләгә якынаю
Җомга вәгазе
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә мактау һәм олуглауларыбыз, шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәлaмнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын!
Корбан бәйрәменә санаулы көннәр генә калып бара. Шул уңайдан бүгенге вәгазебездә корбан төшенчәсенә һәм аның төрләренә тукталып үтәрбез.
Аллаһы Раббыбыз Ислам динендә корбан сүзен бик тә тирән мәгънәле итеп билгели. Әлеге сүз гарәп теленнән татарчага якынаю яки корбан китерү дип тәрҗемә ителә. Адәм баласы гомер барышында үзенең максатларына ирешү өчен күп нәрсәне корбан итә. Акыллы булу өчен укырга, уңышлы булу өчен тырышырга, чемпион булу өчен озак һәм күп итеп тренировкалар ясарга кирәк. Ә инде Аллаһы Тәгалә белеп һәм белми кылган гөнаһларыбызны кичерсен, гафу итсен, безне ярлыкасын өчен күп итеп тәүбә итәргә, җәннәткә – оҗмахка керү өчен зур сабырлык күрсәтеп Раббыбыз кушканнарны үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга кирәк. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Һичшиксез, Аллаһ сабыр итүчеләр белән”,- дип әйтә.
Җәй айларында мәктәп укучыларының буш вакытларында ислам лагерьларына йөреп белем алу мөмкинлеге туа. Үзләренең вакытларын Аллаһы юлында сарыф итеп, дини гыйлем серләрен үзләштергән балалар Раббыбызга күпкә якыная. Һиҗри ел исәбе буенча беренче өч гасыр галимнәре: “Балачакта өйрәнгән ташка чокып язылган кебек”,- дип әйткән. Балаларга ел саен берүк нәрсәне өйрәнергә кирәкме икән соң, диючеләр табылыр. Әлеге сорауга җавап сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) хәдисендә яшеренгән: “Әй, Әбү Зәр, иртән фәннең бер бүлеген өйрән һәм алган гыйлемеңә таянып эш ит – мең рәкәгать намаз укуга караганда, синең өчен бу яхшырак” (Бине Мәҗә).
Гыйлем өч категориягә бүленә: Аллаһының берлеге хакында гыйлем, гамәлләр турында гыйлем һәм әхлак вә әдәп турында гыйлем. Мәчеткә намазларга йөрүче яшьләребез, шушы бүлекне өйрәнеп, үзләренең әхлакый сыйфатларын камилләштерә, әдәбен яхшырта. Алар Аллаһы йортына килеп, андагы мохитне үзләренә сеңдерәләр. Бу – балаларга дини һәм әхлакый тәрбия бирүнең иң яхшы, сыналган чарасы. Вакытын шул рәвешле корбан иткән балага үзенә дә, туачак балаларына һәм әти-әнисенә дә гомере буе файда килеп торачак.
Корбанның икенче төре матди булып санала, ул зәкят түләү яки сәдака бирүдән гыйбарәт. Мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү ниятендә малын – акчасын сарыф кыла – корбан итә. Корбанның әлеге төре социаль һәм рухи әһәмияткә ия. Ул сәдака бирүченең үзенә дә, аның мал-мөлкәтенә дә бары тик файда гына китерә. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә: “Сәдака гөнаһлардан, авырулар һәм төрле чирләрдән, бәла-казалардан, хәвеф-хәтәрләрдән, авырлыклар һәм сынаулардан саклый һәм мөлкәтне арттыра”,- дип әйтелгән.
Бәйрәм көнендә хайванны корбанга чалу – Ибраһим пәйгамбәрнең сөннәте.
Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Без Ибраһимга (улы урынына) зур бер корбанлык (сарык тәкәсе) бирдек” (Саффат, 107). Аллаһы Тәгалә аңа беренче баласын сынау рәвешендә корбан итеп чалырга әмер итә, аннары, Ибраһим улын корбан итеп чалырга ниятләгәч, Ул аны сарык тәкәсенә алыштыра.
Җир йөзенә кеше каны таммасын өчен корбанлык хайваннар каны агызыла. Ибраһим пәйгамбәр шушы сынауны үтеп, Хәлилу Ллаһ исеменә лаек булуын раслый. Шулай итеп, Ибраһим корбан чалуы рәвешле Аллаһы Раббыбызга тагын да күбрәк якыная.
Раббыбызга тагын да тизрәк һәм күбрәк якынаю мөмкинлеге – ул мөселманнар өчен изге җирләргә барып хаҗ кылу. Мөселман кешесе хаҗ кылган вакытта үзенең вакытын, малын, сәламәтлеген корбан итә һәм күркәм сабырлык, зур түземлелек күрсәтә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) хаҗ турында: “Кабул кылынган хаҗ өчен әҗер – бары тик җәннәт”,- дип әйткән (Бохари, Мөслим). Хаҗ кылу йоласы әллә ни авыр түгел, ә менә әҗере әйтеп бетергесез зур, чөнки сәфәрдә булучыга ерак юлны үтәргә, арып-талырга туры килә.
Әлеге вәгазьдә без санап үткән гамәлләр “фи сәбили Лләһ” дип атала һәм “Аллаһыга якынаю юлында” дип тәрҗемә ителә. Без – мөселманнар, Аллаһы Раббыбызга якынаю хакына боларны барысын да эшләргә тырышабыз.
Аллаһы Раббыбыз корбаннарыбызны кабуллардан кылсын һәм Үзенә мөмкин булган кадәр якынаерга насыйп итсен. Аллаһы Тәгалә барча мөселманнарга да Үзенә якынаю мөмкинлекләре бирсен. Әмин.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.