Корбан бәйрәме
Вәгазь
Хөрмәтле җәмәгать! Аллаһы Раббыбыз насыйп әйләсә, иртәгә үк инде Гарәфә көне керә. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Аллаһы Раббыбыз Үзенең колларын Гарәфә көнендә тәмуг утыннан азат иткән кебек башка бер көнне дә азат итми”,- дип әйткән (Мөслим). Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) икенче бер хәдисендә: “Бу көнне тоткан ураза узган ел һәм киләсе ел гөнаһларыннан котылырга сәбәпче булып тора”,- дип әйтелгән (Мөслим).
Гарәфә көненең иртәнге намазыннан башлап, һәр фарыз намазны укыганнан соң: “Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһу вәллааһу әкбәр. Аллааһу әкбәр. Вә лилләәһил-хәмд”,- дип тәшрик тәкбир әйтелә. Бәйрәмнең барлык көннәрендә дә тәкбир әйтелә һәм 19 июнь көнне икенде намазын укыганнан соң соңгы тапкыр әйтелә.
16 июньдә җир йөзендәге барлык мөселманнар да Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Корбан бәйрәме – барча мөселманнар, шул исәптән бай, хәлле һәм ярдәмгә мохтаҗ мөселманнар өчен дә иң зур, мөһим һәм төп бәйрәм.
Матди (материаль) яктан мөмкинлеге – нисабы булган мөселманнар корбан чалырга бурычлы.
Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.): “Әй, Аллаһының Рәсүле, корбан чалу нәрсә соң ул?”- дип сорадылар. “Ул – сезнең атагыз Ибраһимның (р.а.) дине”,- дип җавап бирде Рәсүлебез. Аңардан: “Әлеге йоланы башкарып, без нәрсәгә ирешәбез соң?”- дип сорадылар. Рәсүлебез (с.а.в.с.): “Корбанга чалынган хайванның һәрбер йон бөртеге өчен сезгә әҗер-савап языла”,- диде (Бине Мәҗә).
Корбанлык хайванны чалганнан соң, ите өч өлешкә бүлешә. Шуның бер өлеше хуҗасына кала, икенче өлешеннән ризык әзерләнеп, мәҗлес үткәрелә яки танышларга таратыла, ә өченче өлеше тулысынча мохтаҗларга бирелә. Әгәр корбанлык ите тулысынча яки өчтән ике өлеше мохтаҗларга таратылса, корбан чалу нияте җиренә җиткереп үтәлгән булыр. Корбан ите танышларга гына түгел, фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга да бирелергә тиеш.
Корбанга чалына торган хайван нинди булырга тиеш соң? Корбанлык хайванның бернинди кимчелекләре дә булмасын. Сарыклар белән кәҗәләргә – бер яшь, сыерлар белән үгезләргә ике яшь тулган булырга тиеш.
Гает намазын уку тәртибенә дә тукталып үтик. Корбан бәйрәме көнне мәчеткә иртәнге намазга (3 сәгать 30 минутта) киләбез һәм гает намазына калабыз. Чөнки ул кояш чыгып 40 минут үткәннән соң укыла. Намаздан соң имам хотбә укый. Бәйрәм тантанасы тәмамланганнан соң мөселманнар корбан чалу урыннарына юл тота.
Корбан бәйрәме көнне гает намазына кадәр ашамаска киңәш ителә.
Йә, Аллаһ, безгә намазда, гыйбадәттә булырга һәм әҗер-савапларыңа ирешергә насыйп итсәң иде. Йә, Аллаһ, бары тик корбанга чалу өчен яралтылган хайваннарның гына каннары аксын иде. Йә, Аллаһ, безнең балаларыбызга иман ныклыгы насыйп әйләсәң иде.
РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.