Туган илебезне ярату – ул үз халкыбызны ярату
Җомга вәгазе
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Ислам - динне тотучылар саны һәм үзенең таралуы буенча Россиядә икенче дин, илебез мәдәни казанышларының аерылгысыз өлеше.
Россия Федерациясенең барча халкы, шул исәптән безнең мөселман өммәте дә дәүләтебез тарихындагы мөhим дата - Россия көне турында белә. 12 июнь - зур әhәмияткә ия булган көн. Ул - бөтен ил, төрле милләт hәм дин вәкилләре - барлык гражданнар өчен дәүләт бәйрәме. Әлеге датада Россия дәүләтенең күп гасырлык тарихы, Олы hәм Кече Ватаныбызның хәзерге тормышы гәүдәләндерелә, анда безнең халыкның бердәм, көчле hәм бәйсез дәүләттә яшәү ихтыяры чагылыш таба.
Безнең илебез - төрле диннәрне тотучы төрле халыкларның уртак йорты. Бу көн милләтләрнең күп гасырлык дуслыгын hәм традицияләргә тугрылыгын, өмет-ышанычыбыз белән ихтыяр көчебезне гәүдәләндерә. Ул Туган илгә олы мәхәббәт хисен hәм бердәмлегебезне саклап калып ныгыту хисабына үзебезнең эш-гамәлләребез белән аның куәтен арттырырга омтылуны күрсәтә. Нәкъ менә шул бердәмлегебез гасырлар буе Россиягә күп санлы дошманнарына каршы аяусыз сугышларда җиңеп чыгарга ярдәм итә. Ул бирешмәскә, аякка басарга hәм үз территориясендә яшәүче барча халыклар өчен тынычлык hәм гаделлекнең ышанычлы сакчысына әверелеп ныгырга булыша.
Хөрмәтле мөселман кардәшләр, әйдәгез, барлык раса, милләт hәм дин вәкилләренә карата шәфкатьле hәм мәрхәмәтле, дустанә мөнәсәбәттә булыйк, шул рәвешле генә Аллаhы Раббыбыз гаиләләребезгә, җәмгыятебезгә hәм Туган илебезгә чәчәк атып яшәү мөмкинлеге бирүенә исәп тота алабыз.
Хәзерге вакытта күп традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләр зур сынаулар аша уза. Безнең традицияләргә бөтенләй чит-ят булган бер җенесле никахлар (однополые браки), өлкәннәрнең абруй-дәрәҗәсен инкарь итү, башкалар хисабына яшәргә тырышу hәм эшне яратмау - болар барысы да безнең яшьләрне боза, азгынлыкка этәрә, аңнарын томалый.
Әлеге ялган кыйммәтләр илебез халыкларының рухилыгына, дәүләтебез иминлегенә җитди куркыныч тудыра. Әмма бергә hәм бердәм булсак, бу сынауларны, һичшиксез, җиңеп чыгарбыз. Россиянең hәрвакытта да үз үсеш юлы булган бит. Анда төрле милләт hәм дин вәкилләре hәрчак уртак тел табып яши белгән, бергәләп авырлыкларны җиңеп чыккан, үз традицияләрен саклап калган. Илебез тарихында төрле чорлар, хәтта Туган илебез бөтенләй таркалыр кебек тоелган чаклар да була. Ләкин ул бирешми, нык тора. Безне hәрвакытта да ныклы иманыбыз коткарып калган, аның ярдәменә таянып Туган илне саклый hәм яклый алганбыз.
Ислам дине Россия халыкларының күп гасырлык тарихы һәм рухи мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән. 1100 ел дәвамында ул җәмгыятьнең яшәү рәвешен, дөньяга карашын һәм рухи кыйммәтләрен булдыруга сизелерлек өлеш кертә. Үз халкыңны ярату, үзеңне аның белән бергә итеп тою җәмгыять тормышында актив катнашуга этәргеч бирә. Милли хисләр белән канатланган кеше бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигеп, зур уңышларга ирешергә сәләтле. Бөек цивилизацияләр нәкъ менә шул рәвешле барлыкка килеп, гел алга барган. Сугышларда җиңүләр, дәүләтләрнең эчке яктан ныгуы, мәдәниятләр үсеше дә шул рәвешле тәэмин ителә. Туган илне ярату, газиз Ватанга мәхәббәт, ныклы иман кешеләрдә патриотлык хисләре тудыра.
Изге Коръәни-Кәрим китабы безне барлык кешеләргә карата да гадел булырга, бөтенесенә дә – туганнарга һәм дусларга, сәфәргә чыгучыларга, танышларга һәм таныш булмаганнарга игелек кылырга өйрәтә. Ислам дине буенча һәрбер мөселманның туганнары, кардәшләре һәм күршеләре алдында мөһим булган вазыйфалары бар. Якын кешеләрең, туган халкың һәм газиз Ватаның каршында вазыйфаларың булуын тирәнтен аңлау Исламдагы патриотик хисләрнең нигезен тәшкил итә. Гаилә учагыбызны, кендек каныбыз тамган туфракны, сулаган һавабызны, эчкән суыбызны, искиткеч бай һәм иксез-чиксез төбәгебезне, дусларыбыз һәм яшьтәшләребез яшәгән авыл һәм шәһәрләрне, хөрмәтле әти-әниләребез, яраткан хәләл җефетләребез, бала-оныкларыбыз гомер иткән дәүләтне Туган ил дип атыйбыз. Теле, тарихы һәм мәдәнияте уртак булган җәмгыятьне милләт дип йөртәбез. Кеше үзенең милләтен сайлап алмый. Аллаһы Тәгалә аны аерым милләт вәкиле итеп яралта, дөньяга китерә. Изге китабыбыз Коръәни-Кәримдә бу хакта болай дип әйтелә: “И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне бер ирдән һәм бер хатыннан яралттык. Без сезне танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – бик тә тәкъвалык иясе булганыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – Белүче, Хәбәрдар” (“Әл-Хүҗүрат”, 13). Әмма Исламда милләтчелеккә, ягъни башка милләтләрне түбәнсетү хисабына аерым бер милләтне өстен куюга урын юк.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) һиҗри елында Мәдинә каласына күченгәндә, Хәзвәрә җирлегенә барып җиткәч, дөясен тукта да, кайчандыр үзе дөньяга килгән Мәккә каласына моңсу карашын ташлап: “Валлаһи, син җир йөзендәге иң гүзәл һәм яраткан урыным бит. Минем өчен синнән дә яхшырак урын юк. Әгәр язмыш сынаулары булмаса, мин бер генә мизгелгә дә сине ташлап китмәс идем”,- дип әйтә.
Шулай бервакыт Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) Өхөд тавына карап: “Без Өхөдне яратабыз, һәм Өхөд безне ярата”,- дигән гади булмаган сүзләрне әйтә (Бохари, “Җиһад”, 71; Мөслим, “Хаҗ”, 504). Болар барысы да Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) туган җирен, аның тауларын, ташларын чиксез яратуына дәлил булып тора.
Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә болай дип әйтелә: “Ике төрле күзләр тәмуг утында янмас: гөнаһлар өчен үкенеп елаган күзләр һәм Туган илне, аның чикләрен саклаганда йомылмаган күзләр”. Димәк, газиз Ватаныбызның иксез-чиксез киңлекләренә ата-бабаларыбыз безгә - бала-оныкларына кадерләп саклау өчен тапшырып калдырган мирас, әманәт итеп карарга тиеш. Туган ил – ул әби-бабаларыбыз күмелгән җир, без аны сакларга бурычлы. Туган илен ярату өчен кеше үзенең туган телен, тарихын һәм мәдәниятен яхшы, камил белергә тиеш. Үзенең телен, милли мәдәниятен хөрмәт итмәгән, яратмаган кеше акрын гына милли, дини тамырларыннан бөтенләй читләшә башлый. Тел – ул кешенең эчке, рухи дөньясы чагылышы. Һәр халыкның фикерләү дәрәҗәсе телендә чагыла. Димәк, телне саклау – ул милләтне саклап калуның бер юлы. Ислам бер генә милләткә дә ана телен саклауны тыймый. Шуны аңларга һәм истә тотарга кирәк: тел – кешелекнең фикерен, тарих исә аң белән хәтерне барлыкка китерә. Тарих – олы хикмәт һәм көч хәзинәсе. Ата-бабаларыбызның бөек җиңүләре һәм җиңелүләренә бәйле матди һәм рухи мирас тарих сәхифәләрендә ядкарь булып мәңге сакланачак. Шуңа күрә Ислам дине тарихны өйрәнергә һәм аңардан файдалы сабак алырга чакыра. Ислам дине безгә биш нәрсәне – динне (иман), гомерне (җан), акылны (интеллект, гыйлем), намусны (вөҗдан, нәсел) һәм мөлкәтне күз карасы кебек саклау бурычы йөкли. Туган илне дошманнан саклау һәм яклау шушы биш нәрсә исәбенә керә. Шул кыйммәтләрне саклап һәлак булган кеше изге эш өчен үлүче – бу дөньядан шәһит китүче булып санала. Билгеле булганча, Аллаһы өчен, гаделлек хакына һәлак булучылар Кыямәт көнендә җәннәткә керәчәк.
Без Ислам диненең рухи кыйммәтләре турында мөселман кардәшләребезгә аңлатырга, халкыбызның бердәмлеген ныгытырга, үзебезнең эш-гамәлләребез белән башкаларга үрнәк булырга тиеш. Туган илгә мәхәббәт белән тугрылыкның төп мәгънәсе әнә шуннан гыйбарәт. Һәрбер кеше хәленнән килгән кадәр тырышырга, һәрдаим омтылышта булырга, изге эшләргә үз өлешен кертергә бурычлы. Сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә: “Әгәр сиңа хәтта иртәгә Кыямәт көне киләчәге турында билгеле булса да, агач утырт”,- дип әйтелгән. Әлеге сүзләрдә Ватанга мөмкин булган кадәр файда китереп яшәү омтылышы ачык сизелә. Шуңа күрә без – мөселманнар шуны онытмаска тиеш, патриотлык – ул иманның чагылышы. Туган илебезне – Россияне ярату – ул үз халкыбызны ярату, данлыклы тарихыбыз өчен аңа рәхмәтле булу, үзебез яшәгән туган җиребезне ярату, яхшылыкны һәм матурлыкны, гүзәллекне һәм алар белән бәйле булган нәрсәләрне ярату. Мөселман кешесе Туган илен сайламый, ул аның өчен җаваплы булып, җаваплылык хисе тоеп яши. Туган илгә мәхәббәт – иманның бер өлеше. Мөселман Туган илен ярата, чөнки аңарда Аллаһының аның үзенә карата булган нигъмәте гәүдәләнә. Россиягә дан!
РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.