Без фашистлар Германиясен җиңдек!

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә мактау һәм олуглауларыбыз, шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәлaмнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын!

Мөхтәрәм җәмәгать, бүгенге вәгазебез Аллаhы Тәгаләнең безгә карата олуг рәхим-шәфкате - барыбызны да фашизмнан коткаруы, аны җиңәргә ярдәм итүе турында булыр.

Безнең бүгенге тыныч, имин тормышыбыз, аяз күк йөзе хакына газиз гомерләрен дә кызганмаган курку белмәс, кыю hәм тәвәккәл бабаларыбызга, әбиләребезгә, әти-әниләребезгә фашизмны җиңәргә ярдәм итүе, аларга карата олы рәхим-шәфкатен күрсәтүе өчен Аллаhы Тәгаләгә мактауларыбыз булсын.

Төрле милләт вәкилләрен hәм төрле дин кешеләрен фашизмга каршы көрәш өчен берләштерүче Аллаhы Раббыбызга барча мактауларыбыз булсын. Чөнки Бөек Ватан сугышында төрле милләт вәкилләре - руслар, белоруслар, украиннар, үзбәкләр, татарлар, казахлар, еврейлар, әзәрбәйҗаннар, грузиннар, әрмәннәр, чувашлар, мордвалар hәм иксез-чиксез Туган илебезнең башка халыклары гитлерчылар коалициясенә каршы батырларча сугышалар. Аллаhы Тәгалә шул рәвешле безгә бары тик бергә булганда, бөтен көчне берләштереп кенә дошманны җиңү мөмкин икәнлеген күрсәтә.

Аллаhы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Әгәр Аллаhы кешеләрне якламаса, әлбәттә, җирдәге кешеләр hәммәсе hәлак булыр иде. Ләкин Аллаhы барча галәмнәр мәхлугына рәхмәт иясе” (“Бәкара”, 251). Әлеге аятьтән аңлашылганча, Аллаhы җир йөзендә бозыклык кылучыларны hәм начарлык эшләүчеләрне туктата.

Аллаhы Раббыбыз тагын бер аятьтә болай ди: «Әгәр Аллаhы Тәгаләнең залим кешеләрне гадел кешеләр белән бастырып мәзлүмнарны яклавы булмаса, әлбәттә, монахларның сумгалары, нәсараларның чиркәүләре, яhүдләрнең гыйбадәт йортлары вә мөселманнарның Аллаhының исеме күп зикер ителә торган мәчетләре егылып, җимерелер иде» («Хаҗ», 40). Бу аяти-кәримнән күренгәнчә, әгәр Аллаhы Тәгалә дошманга каршы көрәшү өчен көч бирмәсә, мөселманнар, христиaннар hәм яhүдләр Раббыбызның исеме еш зикер ителә торган гыйбадәт кылу урыннарыннан мәхрүм калырлар иде. Чөнки Аллаhы Тәгалә аларга изге китапларны: яhүдләргә - Тәуратны, христиaннарга - Инҗилне (Евангалие), мөселманнарга Коръәнне иңдергән.

Безгә киләчәктә сугыш афәтләре, кайгы-хәсрәтләр күрергә язмасын. Әгәр инде кирәк булса, безнең hәркайсыбыз, кайсы милләт hәм дин вәкиле булуына карамастан, Туган илебез - Россияне дошманнан саклаячак hәм яклаячак!

Әлhәмдүлилләhи шөкер, Раббыбызның рәхмәте hәм ярдәме белән без беренче этапны үттек - тышкы дошманны, ягъни фашистик Германияне җиңдек. Ләкин әле эчке дошманыбыз - нәфес турында да онытмыйк, аны да җиңәргә тырышыйк. Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез туган җиребездә законсызлык, эчкечелек, көчләүләр, талаулар hәм башка бозыклыклар булсын өчен утка керделәрме әллә?! Алар ил-көннәребез тыныч, имин булсын, төрле халыклар үзара дус-тату яшәсен, динебез чәчәк атсын, гел алга барсын өчен кулларына корал тотып газиз Ватаныбызны дошманнан сакладылар.

Шуңа күрә әгәр батыр, курку белмәс әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә рәхмәтле булырга телибез икән, алар авыр сугыш вакытында берләшкән кебек без дә hәрвакыт бергә булып, тирә-юнебезне яхшы якка үзгәртергә омтылыйк, Аллаhы Раббыбыз разый булырлык гамәлләр кылыйк.

Әлһәмдүлилләһи шөкер, бүген геройлар династияләре үрнәк булып тора – бабалары Бөек Ватан сугышы елларында фашистларга каршы сугышса, хәзер аларның оныклары яки оныкчыклары махсус хәрби операция зонасында нацистларга каршы сугышып, геройлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәтә.

Безгә кадәр килеп киткән буыннарга – ата-бабаларыбызга чиксез рәхмәтле булырга тиешбез. Кешеләргә рәхмәт сүзе әйтмәүче Раббыбызга да рәхмәтле булмас. Рәсүлебез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Кем кешеләргә шөкер итмәсә, ул Аллаhы Тәгаләгә дә шөкер итмәс” (Мөснәд Әхмәд). Фәкать Аллаhы Тәгаләнең теләге белән генә кешедә башкаларга ярдәм итү өчен сәбәп барлыкка килә.

Аллаһы Тәгалә безгә кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп әйләсен. Әмин.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

СВО – махсус хәрби операция башланганнан соң Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең имамнары берничә тапкыр шайтанга каршы сугышның передовоенда – фронтның алгы сызыгында булып кайттылар. Аллаһы Тәгалә аларга әҗер-савапларын насыйп итсен.

Хөрмәтле хәзрәтләребез анда – передовойда көн саен СВОда катнашучы мөселман сугышчылары белән очрашып, дәгъват кылалар – дин юлында булырга өндиләр, хәрби хезмәткәрләрнең сугышчан рухын күтәрәләр һәм Аллаһы Тәгаләдән Ватаныбызны саклаучыларның Җиңү белән кайтуларын догалар кылып сорыйлар. Без дөреслек, хаклык юлында, алар – гаделлек, гаиләләр корып җибәреп, балалар үстерү, матур тормыш белән яшәү хакына Бөек Җиңү белән кайткан ата-бабаларыбызның варислары, нәсел дәвамчылары. Чөнки Аллаһы Раббыбыз безне җир йөзендә - фанилыкта гаиләләр корып яшәү, балалар тудырып үстерү һәм Кеше - Адәм баласы булып гомер итү өчен яралткан.  Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Барыгыз бергә Аллаһның арканына (Китабына һәм диненә) ныклап ябышыгыз һәм аерылмагыз. Аллаһның сезгә биргән нигъмәтен истә тотыгыз. Сез дошманнар булган чакта, Ул күңелләрегез арасында өлфәт бердәмлек барлыкка китерде, һәм сез Аның нигъмәте белән кардәшләр булдыгыз. Янә сез Ут упкыны ярында чакта, Ул сезне аннан коткарды. Аллаһ аятьләрен сезгә шулай бәян итә, бәлки, сез һидаять табарсыз” (“Әлү Гыймран”, 103).

Без сугышчыларыбызның һәм хәзрәтләребезнең фронттан исән-имин һәм Җиңү белән кайтуларын теләп догалар кылабыз. Тарихтан билгеле булганча, Россиягә күп сынаулар аша узарга туры килә. Һәм халкыбыз, җәмгыять берләшеп һәрвакытта да дошманны – Наполеонны да, Гитлерны да, шведларны да, полякларны да җиңгән. Без дошманны бу юлы да, һичшиксез, җиңәчәкбез һәм җир йөзендә тынычлык урнашып, тормыш дәвам итәчәк, чөнки Аллаһы Раббыбыз барча халыкларга да үзара аңлашып, дус-тату яшәргә куша. Аллаһы Тәгаләнең бу сынавын да уңышлы узарбыз, ин шәә Аллаһ.

РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.