Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанып яшик!

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Бүгенге вәгазебез “Мөселманның фундаменты - нигезе” дигән темага булыр.

Һичшиксез, һәр нәрсәнең нигезе, ягъни фундаменты бар. Төзүче йорт сала башлаганда, беренче чиратта, нигез ташын ныклы итеп куя. Моны ул әлеге өй озак еллар җимерелмичә басып торсын эшли. Врач – медицина нигезләрен, электрик – физика нигезләрен, спортчы физкультура нигезләрен төгәл белергә тиеш. Әгәр кеше үз һөнәренең нечкәлекләрен белмәсә, үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә зур зыян китерергә мөмкин. Матди – материаль дөнья фундаментлы булган кебек үк, кешенең рухи дөньясы да ныклы нигезгә ия булырга тиеш. Кешенең рухи дөньясының фундаменты нидән гыйбарәт соң, дигән сорау туа. Әлеге сорауга җавапны, әлбәттә инде, изге китабыбыз Коръәни-Кәримдә табабыз: “Әйт: “Ул Аллаһ – бердәнбер. Аллаһ – Мохтаҗ булмаучы. Ул тудырмаган һәм тудырылмаган. Һич беркем Аңа тиң түгел” (Әл-Ихлас, 1-4).

Үбәйя бине Кәәб (р.а.) тапшыруынча, әлеге сүрәне иңдерүнең сәбәбе потларга табынучыларның Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.): “Мөхәммәд, үз Раббыңның шәҗәрәсе – нәсел агачы турында сөйләп бир әле”,- дип мөрәҗәгать итүләре белән бәйле. Шуннаң соң Аллаһы Тәгалә шушы сүрәне иңдерә.

Әлеге сүрәдән аңлашылганча, Аллаһы Тәгаләгә дөрес итеп инану, ягъни Аның пәйгамбәрләре һәм рәсүлләре ышанган кебек ихластан инану мөселманның рухи дөньясының фундаменты булып тора.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә, минем өммәтем 73 төркемгә бүленер һәм бары бер төркемнән - Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) һәм аның сәхабәләре (р.а.) юлыннан баручы төркемнән башкалары барысы да ут белән газап кылыныр, дип әйткән.

Әлеге бер төркем гарәп телендә әһли сөннәт вәл җәмәгать дип атала. Хәзерге вакытта бу төркемгә дүрт мәзһәб - Ханәфи мәзһәбе, Мәлики мәзһәбе, Шәфигый мәзһәбе һәм Хәнбәли мәзһәбе керә. Бу мәзһәбләргә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) сәхабәләре шәкертләреннән гыйлем алучы мөҗтәһид имамнар – олуг галимнәр нигез салган. Гакыйдә – динебезгә инану мәсьәләсендә дүрт мәзһәб тә уртак фикердә.

Динебез Исламның беренче буын галимнәре Аллаһы Раббыбызга дөрес итеп инану концепциясен булдырганнар, ул дөрес – хак юлдан язган - адашкан башка 72 төркем кагыйдәләреннән аерылып тора. Хәзер инде шушы концепциягә тәфсилләбрәк тукталып үтик.

Ислам динендә иманның алты нигезе бар:

  1. Аллаһыга иман китерү, ягъни Аның барлыгына, берлегенә күңел белән инану, тел белән шуны әйтү.
  2. Аллаһының фәрештәләренә инану.
  3. Аллаһының китапларына инану.
  4. Аллаһының пәйгамбәрләренә инану.
  5. Ахирәт көненә инану.
  6. Тәкъдиргә, аның яхшысы һәм аның яманы Аллаһы Тәгаләдән булуына, үлгәннән соң яңадан терелеп чыгуга инану.

Боларның барысына да инану мөселман кешесе өчен мәҗбүри (обязательно) санала.

Искәрмә: әгәр кем дә булса иманның бер генә нигезен инкарь итсә дә, диннән чыккан була һәм мөселман булып саналмый, чөнки иманның алты нигезе дә изге Коръәни-Кәрим аятьләре белән дәлилләнә.

Иманның беренче нигезе - Аллаһыга иман китерү. Ягъни Аллаһының барлыгын, берлеген һәм Аны гына хакыйкый Илаһ дип тану, Аңа гына гыйбадәт кылу, Аннан кала илаһлар юклыгына инану.

Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышану, Аның сыйфатларын белү, аңлау һәр мөселманның төп вазыйфасы булып тора. Аллаһы Тәгаләгә ышанган, Аның сыйфатларын дөрес итеп кабул иткән кешенең гамәл-гыйбадәтләре кабул була, ә Аллаһыга ышанмаган йә Аллаһтан башка затларны илаһилаштырган яки Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларын дөрес итеп кабул итмәгән кешенең гамәл-гыйбадәтләре кабул булмый. 

Галимнәребез Аллаһы Раббыбызның 14 сыйфатын икегә бүлгәннәр. Беренче 6сы “Зати” сыйфатлар дип атала, ягъни бу сыйфатлар бары Аллаһы Тәгаләгә генә хастыр. Калган 8е “Сөбүти” сыйфатлар дип атала, ягъни әлеге сыйфатлар дөньяның яратылышы белән бәйләнгән.
Аллаһы Раббыбызның “Зати” сыйфатлары:
1. Әл-Вөҗүд – Аллаһы бардыр. Бу барлыкны Аллаһы Тәгаләгә беркем дә бирмәгән.

  1. Әл-Кыдам - Аллаһының әүвәле юк. Аллаһыдан башка бөтен барлыкларның әүвәле бар.
  2. Әл-Бәка - Аллаһының ахыры юк, Ул мәңге булачак.
  3. Әл-Вәһданият – Аллаһы бердер.
    5. Әл-Һавадискә мөхаләфәт – Аллаһы Раббыбыз беркемгә һәм бернәрсәгә дә охшамас. Аллаһы Тәгалә барлык мәхлуклардан өстен. Кайберәүләр Аллаһы Тәгалә – ул нур, изге рух, бөек акыл (высший разум) дип әйтәләр. Бу фикерләр дөреслеккә туры килми, чөнки Аллаһы Тәгаләнең затын берничек тә танып булмый.
  4. Әл-Кыям бинәфсиһи – Аллаһының барлыгы үзеннәндер. Аның бу сыйфатын белү – Аллаһы Раббыбыз турында мөһим белем ул. Әгәр кеше Аллаһы Тәгалә күктә, йә җирдә яки бөтен җирдә дип уйласа, ул имансыз калырга мөмкин.

Аллаһы Тәгаләнең “Сөбүти” сыйфатлары:
7. Әл-Хәят – Аллаһы тередер, әмма тереклеге безнеке кебек түгел, без тән һәм рух белән яшибез, Аллаһы исә боларга мохтаҗ түгел.
8. Әл-Гыйлем – Аллаһы белүчедер, белеменең чиге юк. Кирәк, яшерен эшләгән эш булсын, кирәк, күрсәтеп эшләгән эш булсын, әллә кайчан эшләгән эш булсын, ерак киләчәктә эшләнәчәк эш булсын – барысын да белүче.
9. Әл-Сәмиг – Аллаһы бар нәрсәне ишетүчедер. Ишетүе мәхлукатныкы кебек түгел, колакка мохтаҗ булмас.
10. Әл-Басыйр – Аллаһы бар нәрсәне күрүчедер. Күрүе дә мәхлукатныкына охшамас, күзгә мохтаҗ булмас.
11. Әл-Ирадә – Аллаһы теләгәнен эшләр.
12. Әл-Кодрәт – Аллаһы чиксез көч һәм куәткә ия.
13. Әл-Каләм – Аллаһы үзе теләгәнне сөйләшер һәм сөйләшүе дә мәхлукатныкына охшамас, телгә, тавышка һәм хәрефләргә мохтаҗ булмас.
14. Әт-Тәквин – Аллаһы Тәгалә бердәнбер яралтучы, һәр нәрсәне юктан бар итүче, шуңа күрә бер генә затны да Аллаһыга тиңдәш кылырга хакыбыз юк.

Мөселман кешесе Аллаһының тискәре сыйфатлары булмавына, Аның бары тик камиллек сыйфатлары гына булуына инанырга тиеш. Әгәр аннан, Аллаһы белүчеме, дип сорасалар, ул, әйе, дип, Аллаһының ахыры бармы, дип сорасалар, юк, дип җавап кайтарырга тиеш.

Аллаһының сыйфатларын күңелебезгә салып куеп, яттан белсәк һәм бала-оныкларыбызга да өйрәтсәк, тагын да хәерлерәк булыр. Әгәр безнең һәм киләчәк буыннарның фундаменты ныклы булса, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән барлык сынаулар һәм авырлыкларны, фани дөнья вәсвәсәләрен җиңеп чыгарбыз һәм Раббыбызга тәвәккәл кылып, җир йөзендәге бурычыбызны – миссиябезне үтәүне уңышлы тәмамларбыз.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.