Камилла Абулханова – иң акыллы кыз

Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә белем алучы өч сәләтле кыз “Умники и умницы” Бөтенроссия интеллектуаль олимпиадасында катнашырга җыена.

Олимпиаданың финал уеннары И.А.Гончаровның тарихи-мемориаль үзәк-музеенда узды. Уеннарда катнашучыларны Губернатор Алексей Русских белән “Умники и умницы” телевизион тапшыруын алып баручы Юрий Вяземский сәламләде. Быел олимпиада Бөек Екатеринага һәм аның дәверенә багышланган иде.

Горурлыгыбыз һәм шатлыгыбыз чиксез: талантлы татар кызы – Ульяновск шәһәренең 100 нче Губернатор лицее 10 класс укучысы Камилла Абулханова интеллектуаль уеннар нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче итеп танылды. Камилланы чын күңелдән котлыйбыз һәм уеннарның Бөтенроссия этабында уңышлар телибез!