Талактан сак булыгыз!

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә мактау һәм олуглауларыбыз, шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәлaмнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын!

Безнең динебездә гаиләгә, аеруча ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә зур әһәмият бирелә. Исламда һәрбер ир һәм хатынның хаклары һәм вазыйфалары бар. Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән һәм кушкан эшләрне кылып, тыйганнарыннан тыелган кеше, әлбәттә, бәхетле булыр. Чөнки галәмнәр Тәрбиячесе коллары өчен хәерле һәм зарарлы булган нәрсәләрне белә.

Кызганычка, статистика күрсәтүенчә бик күп гаиләләр таркала. Әлбәттә, бу яхшы билге түгел. Бигрәк тә кайбер ир-атларның никахка карата игътибарсыз булуы һәм хатыннарына җиңел генә талак бирүләре йөрәкне әрнетә. Кайбер мөселман ирләр талак сүзен әйтеп аерылуны җиңел эш итеп саный. Никах белән уйнаучы кешеләр аркасында җәмгыятьтә бөтен мөселман өммәте турында ялгыш караш барлыкка килүе сер түгел. Шуңа күрә бүгенге хотбә-вәгазьне "Талактан сак булыгыз!" дип атауны дөрес итеп саныйбыз.

Ир белән хатынның хаклары һәм бурычлары

Гаиләдә каршылык һәм аңлашылмаучанлык ир белән хатынның үз вазыйфаларын белмәүләре аркасында килеп чыга. Кайвакыт алар чикне узалар һәм моның нәтиҗәсе яхшылыкка китерми.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә колларының бурычларын болай дип билгели: “Аллаһның (тирән акыл, оста җитәкчелек, көч, ныклык кебек сыйфатлар белән) берәүләрне икенчеләрдән өстен кылуы өчен һәм малларын сарыф итүләре сәбәпле, ирләр (гаилә эчендә әмер бирү һәм тыюлар мәсьәләсендә) хатыннарыннан өстен торалар. Игелекле хатыннар – (Аллаһы Тәгаләгә) итагатьле (һәм ир хакына тугры калган) һәм гаибне (ирнең милкен һәм серләрен) Аллаһның (да аларны) саклавы сәбәпле, саклаганнар...” (“Ниса”, 34).

Рәсүлүллаһ (с.а.в.с.) кәләш сайлаганда дүрт нәрсәгә игътибар итәргә кушкан: "Хатын-кызны дүрт сыйфатына карап тормышка алалар: аның байлыгы, дәрәҗәсе, матурлыгы һәм диндарлыгы. Аны диндарлыгы сәбәпле сайлагыз". Чынлап та, хатын-кыз үзенең намусы һәм иманы белән матур була.

Башкалардан түгел, ә үзегездән башлагыз

Ислам дине кешедә яхшылык эшләүдә үрнәк булу теләге уята. Бигрәк тә ирләр үз гаиләләрен яхшылыкка өндәп, начарлыктан сакларга тиеш. Ир кеше гаилә тормышына һәм дини вазыйфаларына, хатыны һәм балаларының әхлагын тәрбияләүгә аеруча игътибар итәргә бурычлы.

Аллаһы Коръәндә болай дип боера: “Гаиләңә намазны әмер ит. Үзең дә сабырлык белән аны үтә. Без синнән ризык сорамыйбыз. Сине без ризыкландырабыз. (Куанычлы) Ахыр – тәкъвалык (ияләре) өчен" (“Таха”, 132).

Бу аятьнең мәгънәсе шуннан гыйбарәт: гаилә башлыгы яхшы эшләрдә лидер булырга тиеш. Мөселман иң элек башкаларны түгел, ә үзен төзәтергә бурычлы. Шул очракта гына аның сүзләре тәэсирле һәм эшләре файдалы булыр. Яхшылыкка омтылган гаилә барлык начарлыклардан ерак торыр.

"Сезнең иң яхшыгыз - хатынына яхшы мөгамәлә итүче..."

Гаилә башлыгы Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) шушы хәдисен һәрвакыт истә тотарга тиеш: "Иң тулы иман иң күркәм әхлак иясендә булыр һәм сезнең иң яхшыгыз – хатынына яхшы мөгамәлә итүчегез" (Тәбарани).

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) соңгы хаҗ хотбәсендә болай дип әйткән: "Хатыннарыгызга яхшы мөгамәлә итегез, чөнки сез алар өчен җаваплы. Алар ачык оятсызлык күрсәтмәсәләр (имансызлык яки иргә буйсынудан баш тарту), сез алар белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш. Сезнең өчен башка юл юк..."

Аерылышырга ашыкмагыз!

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: "Аерылышу – Аллаһ өчен иң нәфрәтле хәләл булган эш" (Әбү Давыд). Аллаһы ир белән хатынның аерылуын теләми. Аерылуның кайбер шартлары бар: вакыт һәм аерылу кагыйдәләре. Бу шартлар ике тараф өчен дә аерылышу теләгеннән баш тарту мөмкинлеге буларак кабул ителергә тиеш. Бик күп мөселманнар үз сүзләре һәм эшләренең нәтиҗәсе турында уйламый. Мөселман өммәте өчен гаиләне саклау мәсьәләсе бик тә мөһим.

Аерылышасым килә, дигән сүзләр белән шаярмагыз!

Ислам Аллаһының әмерләрен хөрмәт итәргә куша. Көндәлек тормышта мөселман җитди һәм акыллы булырга тиеш. Дини мәсьәләләрдә шаярулар һәм Аллаһы әмерләренә игътибарсыз караш - диннең үзен санга сукмау булып санала. Талак - аятьләр һәм хәдисләр аркылы куелган хөкем. Җитди нәрсәләр белән шаяру аяныч нәтиҗәгә китерә. Ислам шаярып аерылышырга рөхсәт итми, ләкин мондый хәл килеп чыкса, аерылышу дөрес булып санала. Әбү Хүрәйрәдән (р.а.) болай дип риваять ителә: “Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйтте: "Өч нәрсә җитди дә җитди һәм шаяруы да җитди: никах, аерылышу һәм аерылышканнан соң тормыш иптәшен кире кайтару (талак әр-раҗ’и)". Бу хәдистән шаяртып аерылышу дөрес булып саналуын күрәбез. Шаяртып аерылышу гадәте хәзерге вакытта гына түгел, гарәпләргә Ислам килгәнче үк таралган була. Хәсән һәм Катадә гарәпләрдә тиз аерылышу гадәте булуы турында хәбәр итә: “Өйләнгәннән соң, мин шаярттым, дигән сүзләр белән аерылып, аннары, мин шаярттым, дип кабат кушылалар иде. Шул сәбәпле шушы аять иңдерелде: "Аллаһ хөкемнәре белән шаярмагыз..." Ибн Әббәс (р.а.) болай дигән: “Бер ир хатыныннан шаярып аерылды, ләкин аерылуы җитди булып саналды. Шул сәбәпле югарыдагы аять иңдерелде”.

Исерек хәлдә аерылышу

Исерткеч эчемлек акылны томалап кешене ашыгыч сүзләргә һәм эшләргә этәрә. Аерылышу өчен ир әйткән бер яки берничә сүз дә җитә. Әгәр бу сүзләр исерек вакытта әйтелсә, аерылышу кабул булып саналыр. Ягъни ир исерек хәлдә хатынына, мин синнән аерылдым, дисә, аерылышу (талак) барлыкка килер, чөнки Аллаһы Тәгалә исерекләрне үз эшләре өчен җаваплы тота һәм аларга болай дип әйтә: "Ий, мөэминнәр! Сөйләгәнегезне аңлаганчыга кадәр исерек хәлдә намазга якынлашмагыз”. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: "Талак һәрвакыт сүз белән кабул булыр, ләкин балигъ булмаган һәм акылсыз кешеләрнең аерылу сүзләре белән талак кабул булмас”. Шул ук вакытта кешенең исерек хәлгә ничек керүе мөһим. Әгәр кеше кайбер табигый ризыклар куллану нәтиҗәсендә исерсә, барлык мәзһәб галимнәре әйтүенчә, бу кешенең аерылышуы кабул булмый. Әгәр мөселман шәраб, аракы һәм наркотиклар кебек хәрәм саналган әйберләрдән исергән хәлдә талак сүзен әйтсә, аерылуы дөрес булып саналыр. Исерекнең аерылышу сүзләре кабул булуының мәгънәсе нидән гыйбарәт, ни өчен исерек кешенең аерылу сүзләре кабул була, дигән сорау туарга мөмкин. Аның аерылу сүзенең кабул булуының сәбәбе - хәрәм ризык куллануының җәзасы. Начар эшнең нәтиҗәсе һәрвакыт начар була!

Өч тапкыр әйтә торган аерылышу сүзе, бер тапкыр сөйләнү

Мондый аерылышу Изге Коръән китабы һәм Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) сөннәтенең барлык принципларына каршы килә. Сөннәт һәм Коръән буенча ир кешенең бер әйтүе белән өч тапкыр талак иткән кебек аерылышуы дөрес түгел санала. Галимнәр, бу гөнаһ, дип әйтә, ләкин мондый аерылышу дөрес булып санала. Моңа дәлил буларак Мәхмүт ибн Лабидтан имам АнНасай риваять иткән хикәя китерелә. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) сәхабәләренең берсе бер әйтү белән өч талак ясый, бу хәл Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) ошамый, ләкин, бу аерылышу дөрес, дип әйтә. Әмма яңа төркемнәрдә, мондый аерылышу дөрес түгел, дип санаучылар бар, мәсәлән, Бине Таймия һәм аның шәкертләре шулай исәпли.

Кешенең яхшы сыйфатларын күрү сәләте

Күп очракта аерылышканда кешеләр бер-берсенең кимчелекләрен генә күрә. Ахыр чиктә, бу яхшы нәрсәгә китерми. Бу уңайдан хәдис бар: "Иманлы ир кеше иманлы хатынына карата нәфрәт тотмасын. Әгәр сезгә аның тәртибе охшамаса, аның башка (яхшы) сыйфатлары белән канәгать булыгыз" (Мөслим).

Хаклыкта, камил кеше юк. Бөтен кешенең дә кимчелекләре бар. Ниндидер зәгыйфьлек кешенең начар булуын аңлатмый. Яхшы сыйфатларның начар сыйфатлардан өстенлеге кешенең яхшы булуын аңлата. Шуңа күрә бер начарлыкны күреп, ун яхшы сыйфатны исәпкә алмау дөрес булырмы?!

Динебез кануннарына туры китереп мәчеттә яки өйдә никах укыту белән беррәттән, Россиядә гамәлдә булган дөньяви законнар буенча ЗАГС органнарында никахны рәсми рәвештә теркәтү мөһим. Булачак ир белән хатын өчен бик тә кирәкле булган бу гамәлне – дини һәм дөньяви никахны бер үк көнне җиренә җиткереп башкарырга мөмкин.

Беркүпме вакыт үткәннән соң, ир белән хатынга ниндидер сәбәпләр аркасында аерылышырга туры килсә, закон аларның барлык хокукларын да яклаячак, бергә җыйган мал-мөлкәтләрен гадел, тигез итеп бүлү һәм балаларын аякка бастыру өчен матди ярдәм алып тору мөмкинлеге бирәчәк. Әгәр никах закон нигезендә теркәлмәгән булса, ир белән хатын әлеге мөмкинлекләрдән мәхрүм ителә.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.