“Дөнья тормышы сине алдамасын!”

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә мактау һәм олуглауларыбыз, шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәлaмнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын!

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез бакый дөньяга әзерләнүгә юнәлтелгән яшәү рәвеше алып бару кирәклеге турында булыр.

Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Ул, сезнең кайсыгыз гамәлләренә күрә күркәмрәк булуын сынар өчен, үлемне һәм тереклекне яралтты. Ул – Бөек (Җиңелмәс), (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче” (Әл-Мүльк, 2). Аллаһы Тәгаләнең әлеге хикмәтле сүзләреннән аңлашылганча, үлем белән тереклек адәм баласын сынау - кемнең гамәлләре яхшырак икәнлеген ачыклау, кешегә бирелгән дөньяви тормышның бары тик мәңгелек тормышка әзерләнү чарасы булуын күрсәтү өчен яралтылган.

Изге китабыбызның башка аятендә болай диелә: “И, кешеләр! Һичшиксез, Аллаһның вәгъдәсе бер хак. Дөнья тормышы сине алдамасын. Алдакчы булган (шайтан) да сезне (гөнаһларга өндәп) алдамасын” (Фатыйр, 5).

Әлеге аятьнең тәфсирендә болай диелгән: "Хаклыкта, ничек кенә булмасын, мәңгелек тормыш киләчәк, ул җәза яки әҗер-савап булачак. Шуңа күрә дөнья тормышы сезне алдап йөртмәсен. “Бүген тормыштан ләззәт алыйк, иртәгә ни булса булыр”, - дип әйтмәгез”. Дөнья мәшәкатьләренә чумып, Аллаһы Раббыбыз кушканнарны үтәргә онытмагыз. Фани дөнья хакына бакый дөньяны корбан итмәгез. Яшьлек еллары күз ачып йомганчы үтеп китеп, картлык килгән кебек, фанилыктагы тормышыбыз да татлы йокы кебек тиз арада тәмамланып, бакый дөнья тормышы килеп җитәчәк. Шулай ук мәлгунь шайтанның коткысыннан сакланыгыз. Ул, Аллаһы Тәгалә – Юмарт, Гафу итүче, Шәфкатьле, дип колагыгызга пышылдап, сезне хак юлдан яздырырга, ягъни төрле гөнаһлы эшләргә, начар уйларга, бозыклыкларга этәрергә мөмкин. Чынлыкта, болар барысы да Аллаһы Раббыбызга хас сыйфатлар. Әмма Аны шундый итеп кенә күз алдына китерү Раббыбыздан курыкмауны һәм Ул үзенең тугрылыклы колларына вәгъдә иткән әҗер-саваплар белән яхшылыклардан мәхрүм ителүне аңлата.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Акыллы кеше – ул түбәнчелек күрсәтүче (үзенең нәфесен тыя белүче) һәм бакый дөнья хакына игелекле гамәлләр кылучы. Ә көчсез, надан кеше – ул Аллаһыга өметләр баглап, дөньяви теләкләренә генә буйсынып яшәүче” (Сүнән әт-Тирмизи, т. 4, 219).

Югарыда әйтелгәннәрдән без шундый үзенчәлекне төгәл аңларга тиеш: әгәр дөнья мәшәкатьләре адәм баласының күңелен, калебен биләп алып, Аллаһы Тәгаләне зикер кылудан, намаз уку, зәкят бирү һәм башка вазыйфаларны үтәүдән ерагайта һәм шулай ук әҗер-саваплар эшләргә комачаулый икән, аның гомере бушка, заяга уза, ул һәлакәткә таба юл тота булып чыга. Шул ук вакытта адәм баласы Аллаһы Тәгалә кушканнарны тиешле дәрәҗәдә, җиренә җиткереп үтәсә һәм дөньяви тормышын бакый дөньяга әзерләнүгә юнәлтә алса, фанилыкта гомерен файдалы итеп үткәргән булыр.

Аллаһы Раббыбыз “Ән-Нур” сүрәсендә үзләренең тормышларын дөрес якка юнәлтә алучыларны болай дип атый: “Шундый ирләр, сәүдә дә, сату да аларны (тел һәм күңел белән) Аллаһны зикер итүдән, намаз укудан һәм зәкят бирүдән читкә юнәлдерми. Алар йөрәкләр һәм күзләр әйләнеп торган көннән куркалар” (Ән-Нур, 37).

Кадерле дин кардәшләребез!

Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү нияте белән бакый дөньяга әзерләнергә тырышучылар бу дөньяны үзләренә буйсындырачак. Гомере буе Раббыбыз юлында булучылар җирдәге тормышларын файдалы итеп, әҗер-савапларга ирешеп тәмамлар. Шуны һәрвакытта да исебездә тотыйк: бу дөнья дүрт нәрсә – галимнәр гыйлеме, патшалар гаделлеге, байлар юмартлыгы һәм мохтаҗлар догасы аркасында яши. Хәлле, маллы кешеләр шуны исләреннән чыгармасын иде: Аллаһы Тәгалә күп нәрсәләрне без ярдәм кулы сузган фәкыйрь һәм мохтаҗ кешеләрнең догасы хисабына бирә. Мөселман кешесе әти-әнисенең догасын, шәригатебезне белүче кешеләр – галимнәр, шәехләр догасын һәм фәкыйрьләр догасын алырга омтыла. Ихластан кылган дога зур көчкә ия бит.

Аллаһы Тәгалә өчен догадан да кыйммәтлерәк берни юк. Дога – гыйбадәтнең, намазның мәгънәсе, асылы. Дога капкаларын ачучыга Аллаһы Раббыбыз шәфкать һәм мәрхәмәт капкаларын ача. Ягъни дога капкаларын ачучы мәрхәмәт капкаларын ачучыга әверелә. Аллаһы Тәгалә Аңардан саулык-сәламәтлек бирүен һәм бәла-казалардан, хәвеф-хәтәрләрдән саклавын сораганны ярата. Дога киләчәк кайгы-хәсрәтләрдән саклый һәм бәла-казалардан котылырга ярдәм итә. Ягъни тәкъдирдә шулай язылганга, дога бәлаләрдән саклый һәм гомерне озайта яки моңа сәбәпче була.

Аллаһы Тәгалә Аңардан сорамаучыларга ачулана. Ул, дәшми торучыларга караганда, Аңардан сораучыларны күбрәк ярата. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Кыямәт көне якынлашкач, сез тәлинкәдәге иң яхшы хөрмә җимешләрен сайлаган кебек, үлем минем өммәтемдәге иң яхшыларны алып китәчәк (турылыклы кешеләр бер-бер артлы фанилыктан бакыйлыкка күчәчәк” (Мүснәд әш-Шиһаб).

Ә инде бакый тормыш турында онытып, фани дөнья хакына гына яшәүчеләр, ахыр чиктә, беренчесен дә, икенчесен дә югалтачак. Хәзерге дин галимнәре моны болай аңлата: “Әлеге дөнья нәкъ менә шәүлә сыман. Кояшка аркаң белән борылып баскан саен шәүләң синнән ерагайган кебек, фани дөнья да нәкъ менә шулай синнән ерагая. Ул һәрвакытта да синнән бер адымга алда барачак. Әмма кеше кояшка таба борылып басса, шәүләсе артка күчәчәк һәм аның артыннан барачак. Адәм баласы үзенең шәүләсе артыннан барырга теләрме икән? Хаклыкка таба йөз белән борылып, шәүләне буйсындырган кебек, дөньяви тормышны да үзеңә буйсындырырга кирәк. Фани дөнья хакына гына тырышлык куючы Ахирәт тормышын югалтачак. Ә Ахирәт тормышы өчен тырышлык куючы дөнья рәхәтләренә дә ирешә.

Бу уңайдан бер имам үзенең шәкертләренә болай дип үгет-нәсыйхәтен биргән: “Хаклыкта, гомер озынлыгы юк дәрәҗәсендә. Һәм менә шул фани дөнья тормышыннан бернәрсә дә калмады диярлек. Ә киләчәк тормыш мәңгелек һәм дәвамлы. Мәңгелектәге язмышыбыз менә шушы санаулы көннәрне ничек итеп үткәрүебезгә бәйле. Анда безне мәңгелек ләззәт яки җәза көтә. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) бу хакта мәгълүматны безгә шул рәвешле тапшырды. Үзгәртүләр ихтималыннан башка. Акылны менә шул рәвешле кулланырга кирәк, аның ярдәмендә без уйланырга сәләтле.

Дөреслектә, синең гомереңнең иң матур көннәре дөнья мәшәкатьләре белән тулы иде, алар Аллаһының дошманнарын шатландырган, канәгатьләндергән эшләрне башкаруга гына китте, хәзер бары тик картлык – иң авыр вакыт калды. Әгәр менә шушы авыр көннәрне дә Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү максатында файдаланмасак, бөтен тырышлыгыбызны бакый дөньяга әзерләнүгә юнәлтмәсәк, гөнаһларыбыз өчен тәүбә итеп, игелекле гамәлләр кыла башламасак, Аллаһы Тәгалә каршысына ничек барып басарбыз? Нәрсәгә өметләнәбез? Гафләт йокысыннан кайчан уянырбыз икән соң? Колакларыбыздан ваемсызлык бөкеләрен (пробки) кайчан алып ташларбыз? Һичшиксез, күзләребез белән колакларыбыздан пәрдә алып ташланачак. Әмма ул вакытта инде берничек тә ярдәм итеп булмас. Безнең кулларыбызда фәкать кайгы-хәсрәт һәм үкенүләрдән гыйбарәт табыш кына булыр. Әйдәгез, эшкә керешик, исән чагыбызда, игелекле гамәлләр кылыйк!” (Мәктүбәт Шәриф, т. 1, п. 210).

Аллаһы Раббыбыз һәммәбезгә дә ныклы иман һәм барча мөселманнарга да Исламны дөрес аңлап яшәргә насыйп итсен!

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.