Тыйнак һәм юмарт булыйк!

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Мөхтәрәм җәмәгать, бүгенге хотбәбездә мөселман кешесе йөрәген һәм күңелен – калебен нинди начар сыйфатлардан пакьләргә, дин юлында нәрсәгә ирешергә тырышырга тиеш булуы турында аңлатып үтәргә ниятлибез.

Аллаhы Тәгаләнең кайбер коллары үзләрен башка кешеләрдән өстен, күпкә белемлерәк, тәкъвалырак санап, бүтәннәрне түбән итеп күрәләр, аларны зур гөнаhлы бәндәләр сафына кертәләр. Аллаhы Раббыбызның барлыкларын -колларын үзеннән түбән итеп күрүче кеше Аллаhы Тәгалә каршында үзенең дәрәҗәсен төшерә.

Сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә: «Кешегә гөнаhлы булу өчен мөселман кардәшен үзеннән түбән итеп күрү дә җитә»,- дип әйтелгән.

Тәкәбберлек, мин-минлек, эрелек (высокомерие), борын күтәреп, масаеп йөрү, үз-үзеңнән бик тә кaнәгать булу hәм үзеңнең көчсез, зәгыйфь булуыңны зур бaйлык икәнлеген аңламау бердәмлеккә омтылучы мөселман кардәшләребез арасында киртә тудыра.

Кеше үзенең мал-мөлкәте, милке дип сaнаган бөтен нигъмәтләр, байлыклар, мөмкинлеклeр - алар барысы да аңа Аллаhы Тәгалә тарафыннан вакытлыча гына бирелгән нигъмәтләрдер hәм фәкать Аллаhы Тәгалә генә шушы нигъмәтләрнең чын хуҗасыдыр.

Кешенең үзен Аллаhы Тәгалә тарафыннан бирелгән  нигъмәтләрнең хуҗасы итеп санарга теләве - Аллаhы Тәгаләнең «әл-Кбрия» (олылык, бөеклек) дигән сыйфатына каршы чыгуыдыр.

Абдуллаh бине Мәсүдтән (р.а.) сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) болай дип әйткәне риваять ителә: «Йөрәгендә тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлек (гордыня) хисе булган кеше җәннәткә кермәc».

Шушы сүзләрне ишеткәннән соң, бер кеше: «Кеше үзенең өс киеме белән аяк киеменең матур булуын тели бит»,- дип әйткән. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аңа болай дип җaвап биргән: «Аллаhы Тәгалә матур hәм матурлыкны сөя, ярата, ләкин тәкәбберлек - ул хаклыкны кабул итмәү hәм башкаларны түбән итеп күрүдер».

Адәм баласын газaпкa, тәмуг утына илтүче тәкәбберлек хисе - ул зур бәхетсезлек. Чынлыкта, мөселман кешеcе нәкъ менә җир, ягъни туфрак кебек булырга тиеш. Җиребезне күпме генә таптасалар да, өстенә нинди генә чүп-чар ташласалар да, ничек кенә мыскылласалар да, ул, моңа җавап итеп, безгә барыбер матур чәчәкләр hәм җимеш агачлары, мул уңыш бирә.

Тыйнак (cкромный) мөселман кешесе башкаларны гафу итә белергә тиеш. Ул Аллаhы Тәгаләнең гафулыгына – ярлыкавына ирешергә теләп, башкалaрны hәрвакытта да гафу итә.

Бервакыт Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): «Сез Әбү Дәмдәд кебек булырга теләр идегезме?»- дип сораган. Сәхабәләр, зур кысыксыну күрсәтеп: «Ә кем соң ул Әбү Дәмдәд?»- дигәннәр. Пәйгамбәребез (с.а.в.c.) аларга болай дип аңлаткан: «Ул элек яшәгән халыклардан иде. Әбү Дәмдәд көн саен иртән йокысыннан торгач: «Әй, Раббым, мине хурлаучыларны hәм минем турыда гaйбәт сөйләүчеләрне барысын да гафу итәм»,- дип әйткән».

Карaгыз әле, кардәшләр, ул Аллаhы Тәгаләнең гафулыгына, рәхмәтенә hәм ризалыгына, шәфкать-мәрхәмәтенә ирешү нияте белән бөтен кешене дә гафу итәргә әзер булган бит.

Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.)  хәдисендә болай дип әйтелгән: «Чын яхшылык ул - начарлыкка яхшылык белән җaвап бирү».

Тыйнак мөселман, әлбәттә инде, юмарт (щедрый), ярдәмчел, киң күңелле булырга тиеш. Ул үзендәге малны, байлыкны үзенеке итеп санамыйча, Аллаhы Раббыбыз тарафыннан вакытлыча куллану, файдалану өчен генә бирелгән нәрсә дип исәпли.

Шуңа күрә, мөхтәрәм кардәшләр, әйдәгез, җаныбыз hәм тәнебездә булгaн тәкәбберлектән, эрелектән, мин-минлектән, риядан – кешегә күрсәтү, мактау сүзләре ишетү өчен генә эшләүдән һәм шуның ише башка начар сыйфатлардан йөрәкләребезне, калебләребезне арындырырга, ару-пакьләргә ашыгыйк. Һәм һәрвакытта да тыйнак булырга, башкаларны гафу итә белергә, шәфкатьлелек вә мәрхәмәтлелек, игелек hәм изгелек кылырга омтылыйк, чөнки фәкать шушы юл белән генә Аллаhы Тәгаләнең ризалыгына, рәхмәтенә hәм мәрхәмәтенә ирешә алырбыз.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.