Ульяновскида - “Татар кызы-2024” бәйгесе!

28 апрельдә 14 сәгатьтә Татар мәдәният үзәгендә (Ульяновск шәһәре, Нариманов проспекты, 25) быелгы язның иң гүзәл, иң көтелгән бәйгесе – “Татар кызы-2024” өлкә матурлык һәм сәләт конкурсының финалы була!
Мәртәбәле бәйге төбәгебезнең иң зәвыклы кызларын бер мәйданга җыйды. Катнашучылар финалга кадәр 8 этапта көч сынашалар, ә 28 апрель көнне “Татар кызы-2024” бәйгесенең җиңүчесе билгеле булачак!
Әлеге чараның тагын бер истә калачак мизгеле – ул Казан кунагы, популяр эстрада артисты чыгышы! Кем икәне – сер булсын. Килегез – күрегез! Үзегезгә ошаган кыз өчен җан атыгыз! Шәп булачак!
Керү - түләүсез. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8422) 46-20-95.