Рамазан – барлык айларның солтаны

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

Бүгенге вәгазебез изге вә мөбарәк Рамазан аеның кыйммәте хакында булыр.

Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “И, иман китерүчеләр! Сездән алда килеп киткәннәргә (фарыз булып) язылган кебек, сезгә дә (Рамазан аендагы) ураза (фарыз буларак) язылды. Бәлки, (ачлык ярдәме белән гөнаһлардан сакланып) тәкъвалык ияләреннән булырсыз!” (Әл-Бәкара, 183).

Гарәп телендә “сәум” һәм “сыйәм” дип яңгыраган ураза сүзе “үз нәфесеңне (эго) төрле теләкләрдән тыю һәм тыелу” дигән мәгънәне аңлата. Ягъни Ислам дине кануннары буенча ураза тоту ул - “таң беленгән вакыттан алып кояш батканчыга кадәр ашау, эчү һәм җенси якынлык кылудан тыелу”.

Һиҗрәттән соң бер ел ярым вакыт үткәч, Шәүвәл аеның 10 нчы көнендә мөселманнар өчен фарыз кылынган ураза тоту Ислам диненең биш шартының берсе булып исәпләнә. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) “Ислам диненең баганалары” дип исемләнгән хәдисендә: “Ислам дине биш баганага нигезләнә – Аллаһыдан башка Илаһы булмавына һәм Мөхәммәднең Аллаһының Рәсүле булуына шәһадәт – иман китерү, намаз уку, зәкят түләү, әгәр мөмкинлек булса, хаҗ кылу, Рамазан аенда ураза тоту”,- дип әйткән.

Ураза тоту – Ислам динендә иң мөһим шартларның һәм иң көчле шәригать кануннарының берсе ул. Бернәрсәгә дә буйсынырга теләмәгән нәфесне бары тик авыр хезмәт һәм теләкләрдән тыелу, баш тарту аркылы гына тәрбияләргә мөмкин. Гөнаһлы эшләргә, начарлыкка омтылуны фәкать ураза тоту ярдәмендә генә җиңәргә була. Югарыда телгә алынган аятьтәге “бәлки, тәкъвалык ияләреннән булырсыз” дигән сүзләр галимнәр тарафыннан: “Ураза тоту аркылы үз нәфесеңне һәм теләкләреңне контрольдә тоту сәләтен, осталыгын үстереп, гөнаһлардан һәм төрле куркычлардан сакланып, тәкъвалык (Аллаһыдан курку) дәрәҗәсенә ирешергә мөмкин”,- дип аңлатыла.

Аллаһы Раббыбыз кодси хәдистә болай ди: “Минем ризалыгыма ирешү нияте белән ураза тотучы ашау-эчүдән һәм башка ихтыяҗлардан баш тарта. Ураза тоту – гыйбадәт, ул бары тик Минем ризалыгыма ирешү хакына кылына. Һәрбер игелекле гамәл өчен әҗер-савап ун тапкыр арттырып бирелә, ә ураза тоткан өчен хисапсыз әҗерне Мин Үзем белеп бирермен”.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) ураза тоту турында: “Ураза тоту – ул калкан. Ураза хәлендә булучылар начар сүзләр сөйләмәсен һәм бәхәскә кермәсен. Әгәр берәрсе сезне орыша, тирги башласа яки шелтә белдерсә: “Хаклыкта, мин ураза тотам”,- дип җавап бирегез. Минем җаным Кем кулында булган белән ант итәм, Аллаһы Раббыбыз ураза тотучының авызыннан чыккан исне, мускус исенә караганда, күбрәк ярата. Ураза тотучының ике шатлык-сөенече булыр. Беренчесе – авыз ачканда – ифтар вакытында, икенчесе – ураза тотучы үзенең Раббысы белән очрашып, тоткан уразасы өчен әҗер-савап алгач”.

Аллаһы Раббыбыз аеруча яраткан әлеге гыйбадәт изге Рамазан аенда кылына. Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Рамазан ае – аңарда кешеләр өчен һидаять, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән (ай). Сездән берәү Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен” (Әл-Бәкара, 185).

Олуг Коръәни-Кәрим, барча кешеләр өчен дә бүләк буларак, изге Рамазан ае дәвамында иңдерелә башлый, ул адәм балаларын фанилыкта һәм бакый дөньяда бәхеткә - Аллаһы Тәгаләнең шәфкать-мәрхәмәтенә ирешү юлына юнәлтә. Шуңа күрә әлеге ай һәммәбез өчен дә кыйммәтле һәм мөбарәк. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Шәгъбан аеның ахырында, изге Рамазан ае турында сөйләгәндә, үзенең изгелекле сәхабәләренә: “Әй, кешеләр, Аллаһының ае үзенең шәфкать-мәрхәмәте, җиңеллекләре һәм кичерүе, ярлыкавы белән килде. Бу шундый ай ки, анда Кадер кичәсе бар, ул мең айдан да яхшырак, хәерлерәк”,- дигән сүзләр белән мөрәҗәгать иткән.

Аллаһы Раббыбыз бу айда ураза тотуны фарыз гамәл итеп, тәравих намазын нәфел намазы итеп кылды. Шушы айда изге ният белән Аллаһыга якынлашучы башка айларда фарыз гамәлне үтәүче кебек әҗер-савап алыр. Шушы айда бер фарыз гамәлне үтәүче башка айларда җитмеш фарыз гамәлне үтәүче кебек әҗер-савап алыр. Рамазан ае шундый айдыр ки, бу айда иманлы кешенең әҗер-саваплар эшләү мөмкинлеге күпкә арта. Шушы айда ураза тотучыны тукландыручының – ифтар кылдыручының әлеге изге гамәле аркасында гөнаһлары бетерелер һәм ул тәмуг утыннан котылыр. “Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс”,- диелә Аллаһы Рәсүленең хәдисендә.

Изгелекле сәхабәләрдә урынлы сорау туа: “Әй, Аллаһының Рәсүле, ураза тотучыларны ифтар кылдырырга һәркемнең дә малы юк бит”,- ди алар. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аларга болай дип җавап бирә: “Аллаһы Раббыбыз бер хөрмә җимеше, бер йотым су яки сөт белән сыйлаучыга да шундый ук әҗер-савапны бирә. Рамазан ае шундый айдыр ки, аның башы - рәхмәт, уртасы - мәгъфирәт, ахыры - җәһәннәм газабыннан котылудыр".

Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) башка хәдисендә болай диелә: “Изге Рамазан ае кергәч, барлык җәннәт – оҗмах капкалары да ачыла, тәмуг капкалары бикләнә һәм шайтаннар чылбырларга богаулана”.

Кадерле мөселман кардәшләребез! Безгә изге вә мөбарәк Рамазан аебызның кыйммәтен, кадерен белергә һәм аңардан үзебез өчен мөмкин булган кадәр күбрәк файда алып калырга тырышырга кирәк. Шушы изге айда Коръәни-Кәрим китабын бер тапкыр булса да тулысынча укып чыгарга, хәтем кылучыларны, шулай ук вәгазьләр, хотбәләрне тыңларга, тәравих һәм тәһәҗҗүд намазларын җәмәгать белән бергә укырга, төннәрен гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк.

Ислам дине галиме Имам Рәббани үзенең “Мәктүбәт” дип исемләнгән хезмәтендә гыйбадәт кылуның хикмәтен һәм шушы аебызның әһәмиятен болай дип аңлата: “Кем дә кем шушы айда игелекле һәм изгелекле эш-гамәлләр кылуда уңышларга ирешсә, шуңа ел дәвамында уңышлар юлдаш булыр. Һәм киресенчә, Рамазан аен рухи тәртипсезлектә, ваемсызлыкта үткәрсә, алдагы елы тулысынча шул рәвешле үтәр”.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.