Бер-береңне гафу итү

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Узган атнада изге Шәгъбан аеның уртасы иде. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) белдергәнчә, Шәгъбан аеның нәкъ уртасына туры килгән мөбарәк кичне безнең начар гамәлләребез, белеп һәм белми кылган хаталарыбыз сөртелә, гөнаһларыбыз гафу кылына.

Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) хәдисендә болай диелә: “Хакыйкатьтә, Аллаһы Раббыбызның шәфкать һәм мәрхәмәте Шәгъбан аеның уртасында иңә һәм Ул, мөшрикләр белән дошманлашып бәхәсләшүчеләрдән башка, бөтен барлыкларының да гөнаһларын кичерә, гафу итә” (әт-Тәбәрани, Бине Мәҗә).

Бүгенге хотбәбез бер-береңне гафу итү темасына булыр.

Ислам – тынычлык һәм игелек дине. Саф вә пакь динебез кешегә зыян китерүче, аның элемтәләрен бозучы һәм тынычлыгын алучы бөтен нәрсәне дә инкарь итә.

Коръәни-Кәрим безне башкаларга карата сабырлык һәм түземлелек күрсәтергә өнди: “Раббыгызның мәгъфирәтенә һәм киңлеге күкләр белән җир булган җәннәткә (керергә) омтылыгыз ки, ул тәкъвалык ияләре өчен әзерләнгән. Алар (тәкъвалык ияләре) муллыкта да, тарлыкта да (әмер ителгәнчә) сарыф итәләр, (җәзалау көченә ия булсалар да, үч алмыйча) ачуларын тыялар һәм кешеләрне гафу итәләр (менә шуңа аларны чиксез җәннәтләр һәм бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләр көтә). Аллаһ игелек кылучыларны сөя (һәм аларга күп итеп саваплар бирә)” (Әлү Гыймран, 133-134).

Кемнедер гафу итү, кичерү тиз генә булмый һәм җиңел генә бирелми, әмма без гафу итәргә теләгән кешене ихлас ният белән аңларга тырышырга тиеш. Аллаһы Раббыбыз безнең гөнаһларыбызны гафу итә, кичерә бит. Үзебезне Аңардан өстен куярга һәм үзебез кебекләрне гафу итмәскә, кичермәскә кем булган әле без?!

“Сезнең гафу итүегез тәкъвалыкка якынрак” (Әл-Бәкара, 237).

Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) башкаларны гафу итүенең, кичерүенең күп үрнәкләре бар. Мәсәлән, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзеннән көлгән, аны түбәнсеткән, мәсхәрәләгән һәм сәламәтлегенә зыян салган Таиф шәһәре халкына карата шәфкать вә мәрхәмәт күрсәтә.

Шулай бервакыт Гайшә анабыз Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.), сиңа кайчан да булса Өхөд сугышыннан да авыррак булдымы, дип сораган. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Мин синең халкыңнан күп авырлыклар күрдем, әмма Таифтә аеруча да кыен булды. Шул көнне Бине Әбд Йәлил бине Әбд Киләл белән сөйләштем, әмма ул мине кире какты. Моңа нык борчылдым һәм бары тик Кәри әс-Сәәлиб тавы янына баргач кына тынычландым. Шул мизгелдә баш өстемдә болыт пәйда булды. Игътибар белән караганнан соң, Җәбраилне күреп алдым”,- дип әйткән.

Җәбраил Аллаһының Рәсүленә (с.а.в.с.):

“Аллаһы халкың сиңа нәрсә әйткәнне һәм син аларга ничек җавап биргәнне ишетте. Шуңа күрә Ул сиңа таулар фәрештәсен җибәрде һәм хәзер син шул фәрештәгә теләсә нинди әмереңне бирә аласың”,- дип әйтә.

Таулар фәрештәсе Пәйгамбәребезне сәламли һәм:

“Мөхәммәд! Аллаһы халкың сиңа нәрсә әйткәнне ишетте. Мин – таулар фәрештәсе. Раббың мине синең яныңа җибәрде һәм мин теләсә нинди әмереңне үтәргә әзер. Әгәр телисең икән, шушы ике тауны алар өстенә аударам”,- дип белдерә.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аңа:

“Юк, мин Аллаһы Раббыбызның, Аңа бернәрсәне дә ширек кушмыйча, бары тик Аңа гына гыйбадәт кылырга теләүчеләрне чыгаруын телим”,- дип әйтә (әт-Тәбәрани).

Безнең Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) менә шул рәвешле шәфкать һәм мәрхәмәт күрсәтә. Ул үзенә карата явызлык һәм дошманлык эшләгән кешеләрне гафу итә, кичерә һәм аларның гөнаһларын ярлыкауны сорап дога кыла. Ул аларга мәрхәмәтлелек күрсәтә һәм нәтиҗәдә һәммәсе дә мөселман булуын тели.

Әгәр кем дә булса үзенең эш-гамәлләре белән сезнең ачуыгызны чыгарса, бер мизгелгә тукталып калып, моның сәбәпләрен аңларга тырышып карагыз. Бәлки, ул кешенең берәр төрле җитди проблемасы бардыр?

Гафу итә белүче кешеләр – алар аерым төрле кешеләр. Алар Аллаһы Тәгалә аеруча яраткан сыйфатларга ия һәм һәрдаим Раббыбызның рәхмәтенә, ризалыгына ирешергә омтылалар. Ә гафу итә белүче үзе дә гафу ителәчәк, кичереләчәк.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) мөселман кешесенә өч көннән дә артык ачуланып торырга кушмаган. Ул үзенең хәдисендә: “Мөселманга үзенең кардәшенә, туганына карата өч көннән артык ачу сакларга рөхсәт ителми. Беренче булып сәлам бирүчесе алар арасында иң яхшысы булыр” (Бохари).

Теләсә нинди эш-гамәлгә керешер алдыннан без һәрвакыт: “Бисмилләһир- рахмәнир-рахим”,- дип әйтәбез. Бу сүзләр: “Рәхмәтле һәм шәфкатьле Аллаһы исеме белән!”- дип тәрҗемә ителә.

Аллаһы Раббыбыз гөнаһ эшләүче кешене Үзенең шәфкате һәм мәрхәмәте белән мең тапкыр гафу итә, кичерә. Ә гөнаһ кылучы кеше үзе кебекләрне гафу итмәскә, кичермәскә кем булган әле?!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Һәрбер Адәм баласы хата ясый, ялгыша (ягъни гөнаһ эшли), ә хаталанучылар арасында иң яхшысы – күп тапкыр тәүбә итүчесе” (Тирмизи).

Аллаһы Тәгалә ике дөньяда да безнең гөнаһларыбызны гафу кылсын, кичерсен, безне ярлыкасын иде.

Аллаһы Раббыбыз барлык мөселманнарга да чын туганнар, дуслар, кардәшләр һәм диндәшләр булырга насыйп әйләсен!

Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.