"Ләйли Җамал" мәчете тиздән ачылачак

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

Хәзерге вакытта Засвияжье районының “Юго-Западный” микрорайонында Ульяновск өлкәсендәге иң зур мәчетне төзү эшләре ахырына якынлашып килә.

Кыямәт көнендә тәмуг утыннан котылуга сәбәп булсын өчен, әйдәгез, һәркайсыбыз шушы изге эшкә үз өлешебезне кертик әле. Төзелешне тәмамлау өчен әллә ни күп тә кирәкми. Бергә һәм бердәм булуыбызны күрсәтеп, 100, 200 яки 1000 сумны сәдака итеп бирсәк һәм җәннәттә үз йортыңны салып кую мөмкинлеге булуы турында туганнарыбызга, дусларыбызга, якыннарыбызга, күршеләребезгә дә җиткерсәк, шәһәребездәге иң зур Аллаһы йорты төзелеп бетәчәк, ин ша Аллаһ.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә безгә бик тә шатлыклы хәбәр җиткерә: “Кем Аллаһы хакына мәчет төзесә, Аллаһы җәннәттә аңа йорт төзер”.

Мәчетне якын киләчәктә – җәй башына кадәр ачу күздә тотыла. Аллаһы Тәгаләнең әҗер-сәвабын алырга ашыгыгыз!

 

Мечеть «Лайли Джамал»

Адрес: г. Ульяновск, ул. Камышинская, д. 131 (заезд через ул. 154-й Стрелковой дивизии).

Общественный транспорт: маршрутка №94 (едет прямо до мечети); №55 (едет до магазина "Гулливер").

Пожертвования можно осуществлять переводом по номеру телефона: 8-996-605-98-59 (Гарипов Айдар хазрат - имам мечети) с пометкой "Пожертвование для мечети".

Контактный телефон: 8-996-605-98-59 (Гарипов Айдар хазрат).