Бисмилләһ дип әйтергә онытмагыз!
Җомга вәгазе
Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебез бисмилләһ дип әйтүнең фазыйләтләре, әҗер-саваплары хакында булыр.
“Бисмилләһир рахмәнир рахим” сүзе “Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән башлыймын” дигән мәгънәне аңлата. Теләсә нинди эшкә керешер алдыннан “бисмилләһ” дип әйтү адәм баласының иманлы булуы билгесе булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Бисмилләһ” сүзен әйтмичә башлаган мөһим эш камил һәм тулы канлы була алмас”,- дип әйткән. Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) сөннәте буенча, һәрбер мөһим эшне “Бисмилләһир рахмәнир рахим” дип әйтүдән башларга кирәк. Һәр мөселманга менә шул сөннәтне үтәү бурычы йөкләнгән. Ул үзенең якыннарында да шушы сыйфатны - теләкне тәрбияләргә тиеш. Өйгә кергәндә һәм өйдән чыкканда, транспортка утырганда һәм аннан төшкәч, мәчеткә кергәндә һәм мәчеттән чыкканда, тәһарәтханәгә кергәндә һәм аннан чыккан чакта, ашарга утыргач, өс һәм аяк киемен кияр алдыннан, нинди дә булса эшкә керешкәнче “бисмилләһ” дип әйтергә кирәк. Хатын-кызлар ашарга әзерләүгә керешер алдыннан, ризыкны өстәлгә китереп куйганда, киемне тегәргә керешкәнче, баланы киендергәндә “бисмилләһ” дип әйтергә тиеш. Шушы күркәм гадәтне балаларда да тәрбияләргә кирәк. Әгәр “бисмилләһ” сүзен мөмкин кадәр ешрак әйтүне гадәткә кертсәк, тормышыбызда бәрәкәт һәм Аллаһы Тәгаләнең безгә карата шәфкать һәм мәрхәмәте артыр. Иң мөһиме – гамәл дәфтәренә даими рәвештә әҗер-саваплар язылып барачак.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Каләм белән беренче итеп “Бисмилләһир рахмәнир рахим” дип язылган иде. Әгәр сез китап язарга җыенсагыз, башта менә шушы сүзләрне язып куегыз. Әлеге сүзләр барлык иңдерелгән китапларга да ачкыч булып тора”,- дип әйткән (Иәнәтүл Тәлибин). Шулай ук бер кемсәнең Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янында: “Шайтан бөтен өметен өзде”,- дип әйтүе хакында тапшырыла. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) аңа болай ди: “Алай дип әйтмә, хаклыкта, ул әлеге сүзләрдән соң тагын да көчлерәк була, “Бисмилләһир рахмәнир рәхим” дип әйт, хаклыкта, шуннан соң ул кечерәя һәм чебеннән дә бәләкәйрәк була” (имам Әбү Дәвүд).
Кадый Бәйдәви тәфсирендә болай дип тапшырыла: “Су басу башлануга, Аллаһы Нухка (а.с.), бисмилләһ, дип әйт тә, көймәгә кереп утыр, “рахмәнир-рәхим” дип әйтмә, чөнки бу – юк итү вакыты, дип белдерә. Шуңа күрә Нух (а.с.) көймәгә кереп утыргач, бисмилләһи мәҗрееһэ в мүрсәәхээ иннэ рабббий ләгафуурур рахийм, дигән доганы укый”. Изге Коръәни-Кәримнең барлык сүрәләре дә “бисмилләһ” дип башлана. Шул рәвешле сүрәләр бер-берсеннән аерылып тора. Ә менә тугызынчы сүрә “бисмилләһ” дип башланмый. Моның сәбәпләренең берсе – әлеге сүрәнең башында сүз сугыш турында бара, шуңа күрә Аллаһының исеме телгә алынмый.
Сөләйман (а.с.) патшабикә Билькиска юллаган хатын “Бисмилләһир рахмәнир рәхим” дигән сүзләр белән башлый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) бу хакта болай ди: “Миңа һәм Сөләйманга (а.с.) бер генә пәйгамбәргә дә иңдерелмәгән аять иңдерелде. Әлеге аять “Бисмилләһир рахмәнир рәхим” дип укыла” (Бине Кәсир).
Коръәни-Кәримдә болай диелә: “(Чалынган вакытында) Өстендә Аллаһның исеме әйтелмәгәннән ашамагыз. Һичшиксез, бу – бер фасикълык” (Әл-Әнгам, 121). Хайван ите хәләл булсын өчен аны чалыр алдыннан “бисмилләһ” дип әйтергә кирәк.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Бисмилләhи лләзи лә ядурру ма‘асмиhи шай’ун фи-ль-арды ва ляя фи-с-самааи, ва хува-с-сами‘у-ль-‘алим” (мәгънәсе: “Аллаһы исеме белән, җирдә дә, күктә дә бернәрсә дә зыян китерә алмаучының исеме белән, чөнки Ул – Ишетүче, Белүче!”) (Бохари) дигән доганы һәр иртәне һәм кичне өчәр тапкыр кабатлаучы Аллаһының колына бернәрсә дә зыян сала алмас”,- дип әйткән.
Бине Мәсүд (р.а.) болай дип әйткән: “Кем Аллаһы Тәгалә аны Тәмугның унтугыз сакчысыннан (забаният) коткаруын тели, “Бисмилләһир рахмәнир рәхим” дип әйтсен һәм Аллаһы Раббыбыз аңа һәр хәрефеннән бер калкан ясар, аларның һәркайсы аны саклар” (Бине Кәсир).
Бисмилләһ сүзе унтугыз хәрефтән гыйбарәт, әлеге сан Тәмугны саклап торучы фәрештәләр санына туры килә. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Өстендә (вазифалы) унтугыз (фәрештә) бар” (Әл-Мүдәссир, 30).
Өйдән чыккан вакытта менә шушы доганы укырга киңәш ителә: “Бисмилләһи тәвәккәлтү алә Аллаһи ләә хавлә ва ләә куввата иллә билләһил алийииль азыйм”.
Имам Әбү Хәмид әл-Газалий (р.а.) үзенең “Ихья улюмутдин” дип аталган китабында Әбү Хүрәйрәнең (р.а.) болай дип әйтүе турында тапшыра: “Шулай бервакыт ике шайтан очраша. Аларның берсе – иманлы кешегә, икенчесе имансыз, динсез кешегә беркетелгән була. Динсез кешенең шайтаны симез күренә, матур, ыспай киенеп йөри. Ә иманлы кешенең шайтаны ябык, чәчләре тузган, юылмаган, тузанга чумган, ялангач диярлек була. Динсезнең шайтаны: “Ни өчен син мондый хәлгә калдың?”- дип сорый. Ул аңа: “Мин беркетелгән кеше һәрвакытта да бисмилләһ дип әйтеп ашарга утыра һәм мин ач калам. Нәрсә дә булса эчәргә җыенса, иң башта бисмилләһ дип әйтеп куя, миңа бары тик сусарга, суга тилмерергә генә кала. Юынырга керсә һәм чәчләрен тарый башласа, бисмилләһ дип әйтергә онытмый, шуңа күрә миңа юынмыйча, чәчләремне тарамыйча, сасы ис чыгарып йөрергә туры килә. Киенә башласа, янә бисмилләһ дип әйтеп куя һәм мин ялангач, киемсез калам”,- дип белдерә. Динсез кешенең шайтаны аңа: “Мин беркетелгән кеше син сөйләп үткәннәрнең берсен дә эшләми, шуңа күрә мин һәрвакытта да аның ризыгын, суын, ятагын һәм киемнәрен бүлешәм”,- дип әйтә.
Ашарга утыргач, өстәл артындагылар ишетеп кабатласын өчен бисмилләһ сүзен кычкырыбрак әйтергә кирәк. Әгәр бисмилләһ дип әйтергә оныткан булсагыз, “Бисмилләһи әвваләһу вә әхираһу” дияргә киңәш ителә. Шул рәвешле хата төзәтеләчәк.
Үмәйя (р.а.) менә шундый очрак турында сөйләгән: “Бер кеше ашарга утырды һәм ризыгы беткәнче бисмилләһ дип әйтмәде. Бары тик соңгы кисәкне алгач кына, бисмилләһи әвваләһу вә әхираһу, дип әйтте. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) моны күреп алып елмаеп куйды һәм: “Шайтан бу кеше белән бергә ашады. Әлеге кеше бисмилләһ дип әйткәч, шайтан бөтен ашаганнарын кире төкерде”,- диде (Әбү Дәвуд).
Али (р.а.) Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) хәдисен болай дип тапшыра: “Бисмилләһир рахмәнир рәхим” дип язылган китапны җирдән күтәреп алучыга шушы игелекле гамәле өчен Аллаһы Тәгалә аның исемен иң югары дәрәҗәгә күтәрәчәк һәм үзенең, әти-әнисенең барча гөнаһларын кичерәчәк, гафу кылачак” (Кәнзүл Әмәл).
“Хильятуль әвлия” китабында Бишр әл-Хәфи әүлия белән булган хәл турында бәян ителә: “Шулай бервакыт юлдан атлап барганда җирдә бер кәгазь кисәген күреп алдым. Анда “Бисмилләһир рахмәнир рәхим” дигән изге сүзләр язылган иде. Мин аны бөгелеп алып, чистарттым һәм кесәмә салып куйдым. Минем үзем белән бары тик 2 дирхәм генә бар иде. Бүтән акчам юк иде. Парфюмер янына барып, шушы дирхәмгә хушбуй сатып алдым һәм кәгазь кисәгенә сөрттем. Шул төнне миңа төш керде һәм анда миңа: “Әй, Бишр! Син Безнең исемебезне җирдән бөгелеп алып, аңа хушбуй сөрттең. Без дә бу дөньяда һәм ахирәттә синең исемеңне күтәрербез һәм бизәрбез”,- дип әйттеләр”.
Әй, Аллаһ, безгә һәркайсыбызга да Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәтен үтәп яшәргә һәм барлык изге, игелекле эш-гамәлләребезне дә “бисмилләһ” сүзе белән башларга ярдәм ит! Әмин!
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.