Никах укыту тәртибе
Җомга вәгазе
Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебез никах укыту тәртибе турында булыр.
Безнең төбәк мөселманнарының күпчелек өлеше имам Әбү Хәнифә (р.а.) мәзһәбе буенча яшәгәнгә күрә, никах укыту тәртибен шушы мәзһәб хөкемнәреннән чыгып аңлатырбыз.
Никах укыту тәртибенең бернинди авырлыгы да юк, ул бик тә җиңел башкарыла. Иң әүвәл көнен билгеләргә кирәк (кызны сораганнан соң озак вакыт үтмәскә тиеш), аннары никах укыту көне турында халыкка белгертү, хәбәр тарату сорала. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үз мәхәлләсе халкын никах укытырга җыенулары турында мөселманнарга алдан белгертүләрен сораган. Егет белән кызны яки ир белән хатынны бергә күргәннән соң, халыкта шик туарга тиеш түгел, дигән Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.). Шуңа күрә никахны яшертен укытырга ярамый.
Никах укыту тантанасын оештыруга карата берничә мөһим таләп бар:
- Никахны җомга көнне икенде намазыннан соң мәчеттә укытырга киңәш ителә. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Никах укыту турында белгертегез һәм аны мәчеттә үткәрегез”,- дип әйткән (Тирмизи).
- Бәрәкәтле тормыш кору нияте белән тантанага галимнәрне һәм изге, диндар, тәкъвалы кешеләрне чакырырга кирәк.
- Никахны диндар, тәкъвалы кеше укырга тиеш.
- Камил акыллы, балигълык яшендәге мөселманнар арасыннан ике ир-атны, яки бер ир-ат белән ике хатын-кызны шаһитлар итеп билгеләргә кирәк, алар никах укыту мәҗлесендә катнашырга тиеш. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Никах шаһитлардан башка була алмый”,- дип әйткән (Тирмизи).
Мәҗлескә килгән барча кешеләр дә шаһит була алуына карамастан, ике рәсми шаһитны билгеләү мәслихәт. Чөнки аларга никах килешүенә (брачный договор) кул кую бурычы йөкләнә.
- Мәһәр яки сәдака - ул егет кешенең кәләшенә биргән никах бүләге. Мәһәр бирү турында алдан ук сөйләшеп куярга кирәк, никах укучы аның күләме турында белергә, хәбәрдар булырга тиеш.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Алардан (никахланып) файдаланганыгыз өчен, билгеләнгән мәһәрләрен бирегез. Әмма билгеләнгән микъдардан соң (мәһәрнең арттырылуы, киметелүе яки бөтенләй бирелмичә торуы турында) үзара килешсәгез, сезгә гөнаһ юк. Һичшиксез, Аллаһ – (һәрнәрсәне) Белүче һәм Хикмәт иясе” (“Ән-Ниса”, 24).
Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәләл җефетләренә мәһәр бирмичә генә беркайчан да никах укытмавы мәһәр бирү законлы булуын һәм мөселманнар өчен сөннәт булып саналуын дәлилли.
Мөхәммәд бине Ибраһим тапшыруынча, Әбү Саләм бине Абдур-Рахман болай дип әйткән: “Мин Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хатыны Гайшәдән, Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) хәләл җефетләренә биргән мәһәр күләме күпме иде, дип сорадым. Гайшә анабыз, ул үзенең һәрбер хәләл җефетенә унике окий (1 окий – 500 көмеш тәңкә – ред.) һәм бер нашш (нашш – ул 1 окийның яртысы – ред.) көмеш бирә иде, диде. Аннары Гайшә анабыз, ә син нашш нәрсә икәнен беләсеңме соң, дип сорады. Мин, юк, белмим, дидем. Нашш – ул окийның яртысы, диде Гайшә анабыз. Тулаем алганда, болар барысы бергә биш йөз дирһәм була. Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) үзенең хәләл җефетләренә әнә шундый күләмдә мәһәр биргән”.
- Кәләш үзенең вәкилен (әтисен, абыйсын, энесен һ.б.) вәли итеп җибәрергә тиеш. Вәли никах укыту тантанасында катнашырга бурычлы. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Хатын-кыз вәлидән – вәкиленнән башка үз-үзен кияүгә бирә алмый”,- дип әйткән (Бине Мәҗә). Хәнәфи мәзһәбе буенча никах укыту өчен кәләшнең ризалык бирүе кирәк, әгәр ул балигълык яшендә булса, аның ризалыгыннан башка никах укытылмый. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Гыйффәтле кызны аның ризалыгыннан башка кияүгә бирергә ярамый”,- дип әйткән. Ризалык бирүе нидән гыйбарәт булырга тиеш, дип сорагач, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.), аның дәшмәвендә, дип җавап бирә (Бохари).
- Кәләш үзенең вәлиенә (вәкиленә) үзен билгеләнгән егеткә кияүгә бирергә ризалык биргән вакытта кәләш ягыннан шаһитлар буларак ике кеше катнашырга тиеш.
- Никах укыту тантанасында имам башта сөннәт булган хотбәне (вәгазь) укый. Әлеге хотбә Коръәни-Кәримнең тәкъвалык (богобоязненность) турында аятьләреннән һәм никах хакында, кияү белән кәләшне, мәҗлестә катнашучы барча җәмәгатьне Аллаһыдан куркырга, тәкъвалыкка өндәүче ике хәдистән гыйбарәт булырга тиеш.
- Хотбә тәмамланганнан соң, имам шаһитлар катнашында һәм мәһәрнең күләме турында белдереп, вәлидән (вәкил) кәләшнең (кызның тулы исемен атый) фәлән егеткә (егетнең тулы исемен атый) кияүгә чыгарга риза булуы турында сорый. Әгәр вәли кызның ризалык бирүе турында белдерсә, имам егеткә таба борылып, кәләшне (тулы исемен атый) мәһәр биреп үзенә хатын итеп алырга риза булуы турында сорый. Егет тулы җөмлә белән: “Мин аны үземә хатын итеп алдым”,- дип җавап бирергә тиеш.
- Аннары имам: “БаракАллаһу ляка ва барака алейка ва джама’а байнакума бихайр”, ягъни, Аллаһы Тәгалә сезгә бәрәкәтле тормыш, игелекле гамәлләр кылып яшәргә насыйп итсен, дип дога укый. Шуннан соң ул кияү белән кәләшкә, мәҗлестә катнашучыларга ике дөнья бәхете, иман байлыгы теләп дога кылдыра.
- Никах укытып, гаилә мөнәсәбәтләренә кергәннән соң, кунакларны вәлимәгә чакыру сөннәт булып санала. Вәлимәне кияү һәм аның гаиләсе оештыра, кәләшкә андый бурыч йөкләнмәгән. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәләл җефетләре белән никах укытканнан соң, вәлимә буларак кешеләрне кәҗә ите белән сыйлаган. Әнәс тапшыруынча, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Зәйнәб бинт Җәхш (р.а.) белән никахлашкач, вәлимә оештырган. Ул халыкны ит һәм ипи белән сыйлаган (Бохари). Ә Сафия бинт Хүяй бине Әхтәбкә өйләнгәч (р.а.), кунаклар вәлимәгә ризыкны үзләре белән алып килгәннәр (Бохари һәм Мөслим).
- Ир белән хатынның никахы дәүләт органнары тарафыннан да танылсын өчен аны тиз арада (шул ук көнне булса тагын да яхшырак) ЗАГС бүлегендә рәсми рәвештә теркәтергә киңәш ителә. Яшьләргә никах укытып, туй мәҗлесе үткәрү белән чикләнергә һич тә ярамый. Алар алдан тиешле рәвештә гариза биреп, ЗАГС бүлегенә барырга вакыт һәм мөмкинлек тапсыннар иде. ЗАГСтан бирелгән рәсми документ – таныклык ир белән хатынга алдагы көннәрдә бергә җыйган мал-мөлкәттән закон нигезендә дөрес итеп файдалану тәртибен, аларның бер-берсенә һәм балаларын тәрбияләп үстерүгә карата хокукларын һәм бурычларын билгели.
Аллаһы Раббыбыз безгә Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәте буенча никахлы гаиләләр корып, бәрәкәтле, иманлы тормыш белән яшәргә насыйп итсен.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.