Хатынның ире алдындагы бурычлары
Җомга вәгазе
Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебез хатынның ире алдындагы бурычлары темасына булыр.
- Ислам дине буенча хатын – хәләл җефете үзенең иренә хөрмәт күрсәтергә, һәрвакытта да аның ризалыгын алырга омтылырга һәм аны бәхетле итәргә тырышырга тиеш.
Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелә: “Кабул ителгәнчә, аларның (хатыннарның) өстендә бурычлары булган кебек, шундый ук хаклары да бар. Ирләр алардан бер дәрәҗә өстен” (Әл-Бәкара, 228).
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) хатыннарга болай дип әйткән: “Иреңә карата нинди мөгамәләдә булуыңа игътибар ит, чөнки ул синең өчен Җәннәт һәм синең өчен Тәмуг” (Әхмәд һәм Ән-Нәсәи).
Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай ди: “Әгәр хатын-кыз биш вакыт намазын укыса, Рамазан аенда уразасын тотса, иренә буйсынса һәм үзенең гыйффәтлеген (целомудрие) сакласа, (Кыямәт көнендә) аңа: “Җәннәткә үзең теләгән ишектән кер”,- дип әйтеләчәк (Әхмәд һәм Тәбәрани). Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай ди: “Әгәр хатын-кыз ире аңардан (гомер буена) риза булган хәлдә үлеп китсә, ул Җәннәткә керәчәк” (Бине Мәҗә). Ул (с.а.в.с.) шулай ук болай ди: “Җәннәткә кергән хатыннарыгыз турында сөйләргәме? Алар үрчемле һәм яратучан. Әгәр (шундый хатын-кыз) ачуланса яки аны ачуландырсалар, яисә ире аңа үпкәләсә, ул иренә: “Синең кулың минем кулымда. Син миннән риза, канәгать булмыйча, мин күземне дә йома алмам (йокыга китә алмам),- дип әйтер” (әт-Тәбәрани).
Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дигән: “Өч категориягә кергән кешеләрнең – буйсынырга теләмәгән колның, иренең ачуын чыгарган хатын-кызның (ул аңардан риза һәм канәгать булганчы) һәм исерекнең (айнып беткәнче) догалары һәм игелекле эш-гамәлләре кабул булмас” (Бине Хиббән). Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйтә: “Әгәр ире хатынын чакырса, хатын хәтта кайнар плитә янында эш белән мәшгуль булса да, иренә шунда ук җавап бирергә тиеш” (Тирмизи).
- Хатын иренең ризалыгын алырга тырышырга тиеш. Иренең ризалыгы – аңардан канәгать булуы – хатын-кыз өчен Җәннәт ишегеннән ачкыч.
- Хатын иренең рөхсәтеннән башка өйгә чит-ят кешене кертергә тиеш түгел. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Аллаһыга инанган хатын-кызга иренең өенә аның күңеленә ятышсыз кешене кертергә яки ул теләмәсә, өйдән чыгарга, кемнеңдер сүзен һәм күрсәтмәләрен тыңларга (иренең ихтыярына каршы килгәннәрне), яисә аның ятагын калдырып китәргә, яки аны (ирне) кыйнарга рөхсәт ителми” (әл-Хәким).
- Хатын Ислам дине буенча ниндидер гыйбадәт кылыр, мәсәлән, нәфел уразасы тотар алдыннан иреннән ризалык алырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Ире өйдә булган вакытта, аның рөхсәтеннән башка бернинди хатын-кыз да нәфел уразасын тота алмый”,- дип әйткән (Бохари).
- Ислам дине буенча хатын үзен бары тик үзенең ире өчен генә бизәргә тиеш. Бине Аббәс (р.а.) болай дип әйткән: “Минем хатыным минем өчен бизәнгән кебек, мин дә аның өчен бизәнәм, хәләл җефетемә миңа карата булган хокукларыннан файдалану мөмкинлеге бирмичә, аңа карата булган барлык хокукларымнан да файдаланырга теләмим, чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Кабул ителгәнчә, аларның (хатыннарның) өстендә бурычлары булган кебек, шундый ук хаклары да бар. Ирләр алардан бер дәрәҗә өстен” (Әл-Бәкара, 228)”, Мүсәннәф Бине Әби Шәйбә.
- Хатынга кем дә булса үлгәннән соң өч көннән артык кайгыда булырга рөхсәт ителми. Ә менә ире бакыйлыкка күчкәч, дүрт ай да ун көн кайгыда булу рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Аллаһыга һәм Кыямәт көненә инанган хатын-кызга кем дә булса үлгәч өч көннән артык кайгыда булу тыела. Үз ире вафат булганнан соң, ул дүрт ай да ун көн кайгыда булырга тиеш” (Бохари).
- Хатын үзенең иренә Аллаһы Раббыбызга хезмәт итүдә, гыйбадәтләр кылуда ярдәм итәргә бурычлы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Төнге намазны уку өчен йокысыннан уянган һәм (аның белән бергә уку өчен) хатынын да уяткан (әгәр ул уянмаса, битенә су сибүче) ирне Аллаһы Раббыбыз кичерсен, гафу кылсын, ярлыкасын. Һәм төнлә намаз уку өчен йокысыннан уянучы һәм үзенең ирен дә уятучы (әгәр торырга теләмәсә, аның битенә су сибүче) хатын-кызны Аллаһы Раббыбыз кичерсен, гафу кылсын” (Әбү Дәуд).
- Хатын иренең җитешсезлекләрен кичерергә һәм аңа карата сабыр, түземле булырга тиеш. Ул аңа үпкәләмәскә, рәнҗемәскә (җитди сәбәпләр булмаса) һәм элеккеге хаталары турында искә төшереп тормаска тиеш. Сабыр итү һәм кичерү, гафу итүдән башка чара юк, бары тик шулар гына ир кешегә хатынын тагын да күбрәк яратырга һәм бәяли белергә этәргеч бирәчәк. Ә ярсу, кызып китү һәм хаталарны искә төшерү ирне хатыныннан тагын да ерагайта төшәчәк. Изге Коръәни-Кәримдә болай диелә: “Аларны гафу итсеннәр һәм (күрмәмешкә салышып, җәза бирмичә) йөз чөерсеннәр. Аллаһның сезне гафу итүен теләмисезме? Аллаһ – (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче, Рәхимле” (Ән-Нур, 22).
- Хатын иренең мөлкәте турында кайгыртырга һәм аны сакларга, аның ризалыгыннан башка сарыф итмәскә һәм исраф кылмаска тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) болай дигән: “Балалары кечкенә вакытта аларга карата шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булган, үз иренең мөлкәте турында борчылган хатын гарәп хатын-кызлары арасында иң яхшысы” (Мөслим). Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Һәм ул (хатын-кыз) иренең рөхсәтеннән башка аның акчасыннан сәдака бирергә тиеш түгел”.
- Хатын иренә, аның ата-анасына һәм туганнарына, шул исәптән әнисенә хөрмәт күрсәтергә тиеш. Ул иренә әти-әнисен хөрмәтләргә, карарга булыша, үзе дә аларга ихтирам күрсәтә, олылый. Шулай ук ир дә хатынының ата-анасына хөрмәт күрсәтергә, аларны олыларга тиеш.
- Хатын кешегә иренең серләрен ачарга, аның җитешсезлекләре турында кемгә дә булса сөйләргә рөхсәт ителми. Шулай ук гаилә тормышының җенси – интим якларын ачу тыела.Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай ди: “Ир - хатыны белән, хатын ире белән якынайганнан соң, берсе хәләл җефетенең серен башкаларга барып сөйләсә, Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында иң начар кешеләрдән булыр” (Мөслим).
- Ислам дине буенча ир кеше хатыны тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итәр – аңа терәк һәм таяныч булыр, ниндидер проблемалар килеп туса, аны тыңлар һәм киңәшләрен бирер, һәрьяклап булышыр дип өметләнергә хаклы. Яхшы, күркәм тәрбияле хатын һәрвакытта да ире яклы булыр, төрле сынаулар аша узганда аңа ярдәм итәр һәм тынычландырыр.
Аллаһы Тәгалә безгә һәм безнең хатыннарыбызга – хәләл җефетләребезгә Ислам дине кануннарын үтәп яшәргә насыйп итсен. Әмин.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.