Гомер юлдашын ничек эзләп табарга?
Җомга вәгазе
Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебез гомер юлдашын – хәләл җефетен эзләп табу һәм аның белән танышу тәртибе турында булыр.
Күп кенә мөселман халыкларында ата-аналарның балалары өчен кияү яки кәләш эзләү традициясе саклана. Әмма кайчак әти-әнисе сайлаган, эзләп тапкан егет яки кызны уллары яисә кызлары ошатып бетерми. Әлбәттә инде, мондый очракта төшенкелеккә бирелү дөрес булмас. Бары тик ике кандидатураның кайсысы яхшырак икәнен генә ачыкларга кирәк. Шуны да истә тотарга тиешбез: шәригать кануннары буенча ата-ана баласының ризалыгыннан башка аны өйләндерә яки кияүгә бирә алмый. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисе моңа дәлил булып тора. “Әгәр кем дә булса кызын кияүгә бирергә ниятләсә, аның ризалыгын сорасын”,- дип әйтелә хәдистә (Тәбәрани). Шул ук вакытта ата-ананың фикеренә дә колак салмыйча ярамый, чөнки алар үз балаларына фәкать яхшылык кына тели.
Кызганычка, күркәм традицияләр юкка чыгып бара. Яшьләргә гомер юлдашын – үз парларын эзләп табу өчен үзләренә инициатива күрсәтергә туры килә. Бернинди файда китерми торган аралашудан һәм эзләүләрдән котылу өчен берничә таләпне үтәргә кирәк.
Гомер юлдашын сайлау
Хәләл җефетен – үз парыңны сайлауга аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Кешенең һәм аның туачак балаларының алдагы тормышы турыдан-туры шуңа бәйле бит. Гаиләдә, никахта бәхетле яки бәхетсез булу нинди кешене гомер юлдашы итеп сайлауга бәйле. Әлеге мәсьәләдә берничә кагыйдәдән чыгып эш итәргә тиешбез:
Дин – катнаш никахта төрле аңлашылмаучанлыклар, фикер каршылыклары килеп чыкмасын өчен бер диндә булган кешегә өйләнү яки кияүгә чыгу мәслихәт. Әмма Ислам дине ир-егетләргә инанулары буенча атеист булмаган христиан яки яһүди кызлары белән дә никахлашырга рөхсәт итә.
Динлелек – булачак хәләл җефетенең тәкъвалык (богобоязненность) дәрәҗәсен исәпкә алырга кирәк. Әлбәттә, без аны ачыклый алмыйбыз, чөнки кешенең җаны – калебе яшерелгән. Ләкин аның тәртибеннән, үз-үзен тотышыннан беркүпме нәтиҗә ясарга мөмкин.
Начар гадәтләре булмау – алкогольгә, наркотикларга, психотроплы матдәләргә тартылу, тәмәке тарту, комарлы уеннар белән мавыгу, һичшиксез, булачак гомер юлдашының сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаячак һәм гаиләдә җитди проблемалар китереп чыгарачак.
Гыйффәтлелек (целомудрие) – булачак гомер юлдашының гыйффәтле егет (девственник), гыйффәтле кыз (девственница) булуы мәслихәт.
Танышу
Хәзерге вакытта яшьләр күбрәге социаль челтәрләрдә таныша, дөресен әйткәндә, алар очрашып аралашуны алмаштырды инде. Мөселманнар социаль челтәрләр аркылы аралашканда әдәплелек сакларга, тыйнаклык күрсәтергә, әңгәмәдәшен хөрмәт итәргә һәм тыелганнардан тыелырга тиеш.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди: “Зинага (керү түгел, кагылу һәм үбү кебек гөнаһларга хәтта) якынлашмагыз. Һичшиксез, ул бик җирәнгеч бер эш һәм бик кабахәт бер юл” (Әл-Исра, 32).
Социаль челтәрләр аркылы аралашу җитди булырга тиеш. Җитди нияте булган егет үзенең исемен һәм йөзен яшермәсен. Ә җитди нияте булган кыз гыйшык уены уйнамаска һәм егеткә өстенә кием кимәгән килеш күренмәскә тиеш.
Егет белән кыз аралашкан вакытта бер-берсен ошаткан, күңелләре бер-берсенә хуш килгән очракта, күрешеп сөйләшү турында килешергә тиеш. Бары тик интернет аркылы гына аралашу туйдырырга, күңелне кайтарырга, бер-берсеннән биздерергә, вакытны бушка уздыруга гына китерергә мөмкин. Чөнки егет тарафыннан да, кыз тарафыннан да җитди ният юк. Шулай ук җитди ният булмыйча телефоннан аралашу да хәрәм санала.
Күрешү
Танышканнан соң мөһим һәм иң дулкынландыргыч этап – күрешү этабы килеп җитә. Киләчәктә егет белән кыз арасында мөнәсәбәтләрнең нинди булуы нәкъ менә беренче тапкыр күрешү нәтиҗәләренә бәйле. Күрешү вакытында шәригать кануннарын үтәргә кирәк:
Икәү генә калырга ярамый. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә: “Әгәр берәр (ир-ат) чит хатын-кыз белән икәү генә калса, һичшиксез, шайтан алар арасында өченчесе булыр”,- дип әйтелә (Тирмизи, Бине Мәҗә). Әлеге сүзләрнең мәгънәсе шуннан гыйбарәт: ир-ат белән хатын-кыз икәү генә калсалар, шайтан аларны гөнаһ кылырга этәрәчәк. Кагыйдә буларак, кешеләр икәү генә калган очракта зина кылалар. Шундый теләк тумасын өчен икәү генә калудан сакланырга кирәк. Мисал өчен, беренче тапкыр күрешүгә уртак таныш яки дус егет, дус кыз белән бергә барырга мөмкин. Аларның катнашуы икәү генә калу проблемасын хәл итә, шул ук вакытта егет белән кызга үзләренә генә кагылышлы булган шәхси мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшергә комачаулый. Шулай ук беренче тапкыр очрашканда алар бер-берсе турында мөмкин кадәр күбрәк белеп калырга тырышалар, бер-берсен тыңларга һәм ишетергә өйрәнәләр. Әгәр мондый вариант туры килеп бетми һәм өченче кеше артык булып санала икән, беренче тапкыр күрешү урыны итеп халык күп йөргән урынны билгеләргә мөмкин. Кафе, ресторан, парк, сквер, кинотеатр һәм башка җәмәгатьчелек киңлекләре күрешеп сөйләшү өчен менә дигән уңайлы, җайлы урыннар. Мондый очракта яшьләр икәү генә кала алмый һәм шул ук вакытта яннарында “өченче артык кеше” дә булмый.
Бер-берсенә кагылырга – кочакларга, биттән генә үбеп алырга яки кулдан тотарга ярамый. Шуны истән чыгармыйк: Ислам динендә чит ир-атларның чит хатын-кызларга кагылуы тыела. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дигән: “Иманлы кеше өчен, чит хатын-кызга кагылуга караганда, башына инә кадалуы яхшырак, хәерлерәк булыр” (Тәбарани).
Тышкы кыяфәт күркәм, затлы булырга тиеш. Мөселман кешесе күрешкәндә генә түгел, көндәлек тормышта да гаурәт җирләрен каплап йөрергә бурычлы. Тыелган җирләрне ачып йөрү гөнаһлы теләк уятырга һәм зина кылу белән тәмамланырга мөмкин. Бу очракта зина кылу җенси якынлык кылуны гына түгел, фантазияләргә бирелүне дә күздә тота, ул шулай ук динебез тарафыннан тыела, чөнки күзләр белән зина кылу булып санала.
Егет белән кыз матур итеп аралашырга тиеш. Күрешкәндә сүгенеп, дорфа итеп, бозык, гөнаһлы нәрсәләр турында сөйләшү тыела. Ислам кыйммәтләренә каршы килмәгән теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга мөмкин.
Күрешеп танышканнан соң, яшьләр уртак карарга килә. Ә инде ике як әти-әниләре белән күрешкәч, егет кызның һәм аның ата-анасының ризалыгын сорый. Ата-ана ризалыгы, аларның хәер-фатихасы – гаилә тормышының нигезе, бөтенлеге. Икенче төрле әйткәндә, бу – гаилә тормышындагы бәрәкәт.
Яучылык егетнең яки аның тарафындагы кешеләрнең кызның әти-әнисе янына кыз сорап баруын күздә тота. Яучылык егет белән кызга бер-берсен күрү һәм бер-берсенә охшаган очракта, никах көнен билгеләү мөмкинлеге бирә. Яучылар килеп киткәннән соң, Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне үтәргә кирәк – егет белән кыз икәү генә кала алмый, шулай ук күзгә-күз очрашу да рөхсәт ителми.
Мөселман кешесе кыз яки хатын белән бары тик эш буенча ниндидер максатларга ирешү теләге белән генә таныша алмый. Киләчәктә никах укыту мөмкинлеге танышу өчен бердәнбер ният була ала. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Ике гашыйк җан өчен никахтан да күркәмрәк бернәрсә дә юк”,- дип әйткән (Бине Мәҗә, Хәким).
Әгәр ике кеше гөнаһ эшләгәннәр – зина кылганнар икән, гөнаһлары кичерелсен өчен никах укытырга тиешләр. Бине Аббәстән, әгәр икәү зина кылучылар соңыннан өйләнешсәләр, дип сорагач, ул, хәзер алар дөрес эшләделәр, дип әйткән (Мүснәд Абдуррәззак Әссанани, Имам Әхмәднең укытучысы).
Йа, Аллаһ, безгә барыбызга да динле хәләл җефетләр – гомер юлдашлары насыйп итсәң иде!
Аллаһы Раббыбыз мөселманнарны гөнаһлы эшләрдән сакласын!
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.