Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр
Ульяновскида авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды. Анда Радищево һәм Иске Кулаткы районнары вәкилләре дә катнашты.

“Бу көннәрдә без авыл хуҗалыгы елына нәтиҗәләр ясыйбыз. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның, шулай ук көнбагышның ярыйсы гына уңышын җыеп алдык. Хәзер он һәм үсемлек мае җитештерү белән шөгыльләнәбез. Авыл кешесенең эше ел буе бер дә бетеп тормый бит. Шөкер, ял итеп алырга да вакыт табабыз”,- ди Радищево районының “Дворянская” агрофирмасы җитәкчесе Юныс Абдулкадыйр улы Бирюков.