Нәфескә каршы көрәшергә кирәк

Җомга вәгазе

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебез нәфескә каршы көрәшү кирәклеге турында булыр.

Нәфес – ул кешенең асылы, тыелган гамәлләрне кылырга этәрүче тискәре, начар хис-тойгылары һәм сыйфатлары тупланмасы.

Гомумән алганда, нәфес – ул кешенең эчке, рухи халәте, аның эгосы һәм теләгәненә ирешү омтылышы.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Сиңа иң күп дошманлык күрсәтә торган дошманың - ике күкрәк арасындагы нәфесең”,- дип әйткән. Шуңа күрә ләззәт алу теләге белән дәртен йөгәнли белмәүче, ягъни үзенең нәфесенә ирек бирүче кеше нәфесе белән бергә һәлакәткә - тәмугка таба юл тота.

Үз нәфесенең асылын һәм аның түбәнлеген, ихтыяҗларын, зәгыйфьлеген, һәлакәткә алып баруын аңлаган акыллы, тирәнтен уйлый белүче кеше үзенең Раббысын Куәт, Чиксезлек, Көч, Олуглык, Горурлык кебек асыл сыйфатларда таный. Чөнки нәкъ менә Аллаһы Тәгалә нәфесне юктан бар итеп яралтучы бит. Аллаһы Раббыбыз Үзенең яраткан колларын Үзенә якынаерга чакыргач, Ул аларга иң җиңел һәм иң кыска, иң якын юлны күрсәтә. Нәфескә каршы тору, аны кулда тоту, тәрбияләү әнә шундый юл булып санала.

Ә хәзер нәфескә каршы көрәш юлларына тукталыйк.

  1. Шикле нәрсәләрдән баш тарту. Беренчедән, мөселман кешесе аяныч нәтиҗәләргә китерергә һәм гөнаһ сазлыгына өстерәргә мөмкин булган нәрсәләрдән читләшергә, бөтенләй баш тартырга тиеш. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Шикле нәрсәләргә омтылучының зур нәрсәләргә бару куркынычы бар”,- ди (Бохари, Мөслим). Әлеге хәдистән аңлашылганча, кешенең шикле нәрсәләр аркылы үзенең нәфесен әмер бирүче (нәфсел-әммәрә) нәфес дәрәҗәсенә җиткерүе ихтимал. Бу очракта шикле нәрсә Аллаһының колын, нәкъ менә наркотик кебек алдап, гөнаһ сазлыгына тартып кертергә мөмкин. Ул адашу юлыннан кереп китеп, үзенең эш-гамәлләрендә бернинди тыелган, хәрәм нәрсә дә юк дип саный башлаячак.
  2. Үзең турында ялгыш фикердә булудан баш тарту. Бик күпләр, мин – барлык теләкләрем һәм дәртемә үзем хуҗа, әгәр кирәк дип тапсам, теләсә кайчан алардан баш тарта алам, дип саный. Бу – үзең турында ялгыш фикер йөртүнең бер формасы, чөнки үз нәфесенең тискәре, начар йогынтысыннан беркем дә сакланмаган. Ибраһим пәйгамбәр (с.а.) Аллаһы Раббыбызга: “Йа, Раббым! Шушы шәһәрне имин кыл һәм мине, минем улларымны потларга табынудан сакла”,- дип мөрәҗәгать иткән (14:35).

Әлеге сүзләрне Аллаһы Тәгаләнең иң яраткан пәйгамбәрләреннән берсе әйткән. Аның иманы белән тәүһиде какшамас була, әмма хәтта ул да ялгыш, хаталы юлдан барып, күпаллалыкка кереп китүдән бик нык курыккан. Димәк, нәфесебез безнең үзебездән күпкә көчлерәк булмас дип ышанычлы итеп әйтә алмыйбыз, чөнки моңа бернинди гарантиябез дә юк.

  1. Догалар уку. Үз нәфесләренең тискәре йогынтысыннан куркучыларга Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) менә шушы доганы укырга киңәш иткән: “Йа, Раббым! Мин синең шәфкатеңә сыгынам, мине бер мизгелгә дә нәфесем белән ялгызы гына калдырма...” (Әбү Дәуд).

Мондый очракларда менә шул доганы да укырга мөмкин: “Йа, Раббым! Теләсә нинди явызлык кылынганда да минем җаныма нык булып калырга рөхсәт ит, аны гөнаһлардан чистарт, сафландыр, чөнки бары тик Син генә моңа сәләтле...” (Нәсәи).

  1. Һәрнәрсәдә уртачалык күрсәтү. Иманлы кеше һәрчак шуны исендә тотарга, хәтерендә сакларга тиеш: кирәк булганнан артыгын җыю – барысы да нәфестән. Биредә сүз ашау-эчү, киенү, акча туздыру һәм гыйбадәт кылу турында бара, чөнки фанатлык – шул ук дәрт артык булуының чагылышы. Әгәр мөселман кешесе моны исәпкә алып эш итмәсә, Ислам динендәге иң зур гөнаһка – исраф итүгә кереп китәчәк. Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәрим китабында безне: “Ашагыз, эчегез, әмма исраф итмәгез. Һичшиксез, Ул (Раббыгыз) исрафчы кешеләрне сөйми”,- дип өнди (7:31).
  2. Сабырлык. Шулай ук катлаулы тормыш ситуацияләрендә тотнаклык күрсәтергә, үз-үзеңне дөрес итеп тота белергә кирәк. Иманлы кеше үз дәрте һәм түбән, кабахәт теләкләре артыннан барудан баш тартып, “котылып китмәс” һәм гөнаһлы эшләр кылуга кире әйләнеп кайтмас өчен ихтыяр көче һәм сабырлык, түземлелек күрсәтергә тиеш. Әгәр мөселман кешесе боларны барысын да лаеклы рәвештә үтә алса, тырышлыгы өчен әҗер-саваплар язылачак. Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелгән: “Аллаһ сабыр иткән кешеләрне сөя” (3:146).

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.