Нәфесне ничек кулда тотарга?
Җомга вәгазе
Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебез нәрсә ул нәфес һәм аны ничек тәрбияләргә, кулда тотарга дигән темага булыр.
Нәфес – ул кешенең асылы, тыелган гамәлләрне кылырга этәрүче тискәре, начар хис-тойгылары һәм сыйфатлары тупланмасы.
Гомумән алганда, нәфес – ул кешенең эчке, рухи халәте, аның эгосы һәм теләгәненә ирешү омтылышы.
Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Сиңа иң күп дошманлык күрсәтә торган дошманың - ике күкрәк арасындагы нәфесең”,- дип әйткән. Шуңа күрә ләззәт алу теләге белән дәртен йөгәнли белмәүче, ягъни үзенең нәфесенә ирек бирүче кеше нәфесе белән бергә һәлакәткә таба юл тота.
Кешенең нәфесе еш кына начар нәрсәгә тартыла һәм үз өстендә эшләүгә каршы килә. Күпләрнең нәфесе йөгәнсезгә әверелә – алар даими рәвештә күңел ачарга, байлык җыярга, ял итәргә, тәмле ашарга, тормыштан ләззәт табып яшәргә телиләр һәм хәләл белән хәрәмне аерып тормыйлар. Кеше менә шушы теләкләрен күбрәк үтәргә тырышкан саен нәфесе аңардан тагын да күбрәк таләп итә. Нәфес үзенең табигате буенча кечкенә бала кебек – аның артыннан барып, барлык теләкләрен дә үтәсәң, ул көйсез һәм туймас балага әйләнә, әгәр инде тәрбияләсәң, сабыр һәм чын кеше булып үсеп җитәчәк.
Кешедә нәфес булуы – ул Аллаһы Раббыбыз тарафыннан адәм балаларына бүләк ителгән олуг сынау. Әмма Аллаһы Тәгалә дәртеңне йөгәнләү һәм аны тәрбияләү, кулда тоту мөмкинлеге биргән.
Нәфес сүзенең гарәп телендә шулай ук “җан” дигән мәгънәсе дә бар. Шуңа күрә Коръәни-Кәрим аятьләрендә кеше җанының төрле яклары күрсәтелә, чынлыкта алар адәм баласының рухи яктан алга бару яки упкынга таба аска тәгәрәү этаплары булып тора.
Нәфес – куркыныч дошман. Ул тирә-ягында кешеләр көн күргән, җир эшкәрткән, тормышка сөенеп яшәгән вакытлыча сүнгән вулканны хәтерләтә. Әмма кинәт кенә әлеге вулкан уянып китеп, тирә-юньне караңгылыкка һәм ачы төтенгә күмә. Юлында очраган бөтен нәрсәне дә җимерә барып, таулар ишелә башлый. Кешенең дә тормыш юлындагы ваемсызлыгы, уйламыйча, җиңел акыл белән эш итүе нәтиҗәсендә нәфесенең көче арта бара. Адәм баласы намазларын калдырып, Аллаһы Тәгалә турында онытып, үзенең нәфесенә тулы ирек бирә, аңа көч өсти.
- “Нәфес әммәрә” (явызлык кылырга әмер итүче). Бу – кеше җанының тыелган гамәлләрне кылырга этәрүче өлеше. Ул “Йосыф” сүрәсенең 53 нче аятендә “әммәрә” термины белән аталган. Ислам галимнәре моңа түбәндәге аңлатманы бирәләр: “Кешенең нәфесе асылда кешегә бозыклык кылырга әмер итүче явызлык чыганагы булып тора. Нәфес – кешедә дәрт тудыручы халәтнең аерылгысыз өлеше. Нәтиҗәдә, кеше түбән – кабәхәт, әшәке эшләрне әйбәт, яхшы гамәлләр дип саный һәм аларда бернинди хилафлык, начарлык та күрми. Бу вакытта ул Аллаһы Тәгаләгә бөтен нәрсә дә билгеле булуы турында хәтта уйлап та карамый. Гөнаһ кылу – аның өчен көндәлек, гадәти эш”.
- “Нәфес-Ләввәма” (битәрләүче, шелтәүче). Кеше җанының бу өлеше кешене үткән тормышы, мөмкинлекләрдән файдаланмавы өчен үз-үзен битәрләргә куша. “Ләввәма” термины “Әл-Кыямә” сүрәсенең 2 нче аятендә кулланыла: “(Кыямәт көнендә үзен) Шелтәүче җан белән ант итәмен (һичшиксез терелтеләчәксез)!”
Әлеге теләк кеше тәүбә кылып, гафулык, кичерүне сорап, әхлакый тәрбия алу юлына басканнан соң барлыкка килә. Дин юлында беренче адымнарны ясаган вакытта кылган хаталарыбыз өчен без барыбыз да үкенәбез. Кеше гөнаһларыннан тулысынча баш тартканнан соң, беренче чиратта, үкенә һәм алар өчен үз-үзен битәрли, шелтәли. Ягъни ул яхшылык белән явызлык арасында бәргәләнә.
- “Нәфес мүлхимә”. Нәфеснең әлеге төре кешегә Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт алу мөмкинлеге бирә һәм бары тик игелекле гамәлләр генә кылырга ярдәм итә. Бу намаз укудан ләззәт табуда, догалар укуны туктаусыз дәвам итү омтылышында чагылыш таба. Саф вә пакь динебезнең асылын, Коръәни-Кәрим китабын аңлау белән бергә калебнең сафлануын, күңел халәтенең үзгәрүен тою һәм сизү хисе барлыкка килә.
- “Нәфес Мүтмәиннә”. Бу – җанның хакыйкатьне аңлау, аңа төшенү нәтиҗәсендә тынычлыкка ирешкән ягы. Рухи – дини үсешнең шушы дәрәҗәсенә ирешкән кеше Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә чын ихластан инана, Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ышана, Аның сүзләренең хаклыгын раслый, Аллаһыдан килгән барлык сынауларны да сабырлык белән үткәрә. Дини үсешнең шундый дәрәҗәсенә ирешкән кешене Аллаһы Тәгалә бакый дөньяда хур итмәс, аңа гамәл дәфтәрен уң кулына китереп тапшырачаклар һәм ул ярлыканачак, акланачак. Тынычлыкка ирешкән җан Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән тәкъдиргә буйсына. Аллаһы Тәгалә Раббыбыз вәгъдә иткәннәргә инанучы һәм Аның ризалыгына, рәхмәтенә омтылучы җанга Коръәни-Кәримдә болай дип мөрәҗәгать итә: “И, тынычланган нәфес! Разый булган һәм разыйлык алган буларак Раббыңа кайт” (Әл-Фәҗр, 27-28).
- “Нәфес-Радыййа” – “Канәгать җан”. Әлеге рухи халәттә кеше рухи тынычлыкка һәм гармониягә ирешеп, Аллаһы Тәгаләнең барлык кушканнарыннан һәм карарларыннан да канәгатьлек хисе кичерә. Раббыбыз шундый җанга мөрәҗәгать итеп болай ди: “И, тынычланган нәфес! Разый булган һәм разыйлык алган буларак Раббыңа кайт”.
- “Нәфес мәрдыя”. Аллаһы Тәгалә әлеге дәрәҗәгә ирешкән колыннан Үзе разый. Бары тик Раббыбыз кушканнарны гына үтәүче кеше гөнаһлар турында бөтенләй онытып, Аллаһының шәфкать һәм мәрхәмәтен, яратуын тоеп яши. Шундый кеше – шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек кылу үрнәге. Әгәр Раббыбыз аңа могҗизалар кылырга мөмкинлек бирә икән, ул моңа игътибар итми һәм мактанып, горурланып йөрми.
Үз нәфесенең асылын һәм аның түбәнлеген, ихтыяҗларын, зәгыйфьлеген, һәлакәткә алып баруын аңлаган акыллы, уйлый белүче кеше үзенең Раббысын Куәт, Чиксезлек, Көч, Олуглык, Горурлык кебек атрибутларда таный. Чөнки нәкъ менә Аллаһы Тәгалә нәфесне юктан бар итеп яралтучы бит. Аллаһы Раббыбыз Үзенең яраткан колларын Үзенә якынаерга чакыргач, Ул аларга иң җиңел һәм иң кыска, иң якын юлны күрсәтә. Нәфескә каршы тору, аны кулда тоту, тәрбияләү әнә шундый юл булып санала.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.