“Сезнең арадан иң яхшыларыгыз - үзләренең хатыннарына иң яхшы мөнәсәбәттә булучылар”

Җомга вәгазе

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебез ир кешенең гаиләсе алдындагы хаклары турында булыр.

Ислам дине – ул бөтен кешелек дөньясы өчен олуг бәхет. Кеше гомере буе дөрес итеп яшәргә өйрәнә. Һәм бары тик картлык көне килеп җиткәч кенә  ничек дөрес итеп яшәргә кирәк булуын, нинди гамәлләр кылырга һәм нәрсәдән тыелырга кирәклеген аңлый башлый.

Өлкән яшьтәге кешеләр, бары тик динебез кушканча яшәргә кирәк, диләр. Чөнки акыл, уйлау сәләте картлык белән бергә килә. Аларның күбесе яшьлек елларына кире әйләнеп кайтып, башка төрле – дөрес итеп яшәргә тели. Кызганычка, үткәннәрне кире кайтаруы мөмкин түгел шул. Аллаһының Китабында һәм Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сүзләрендә уйлый белүчеләр өчен зур сабак һәм гыйбрәт бар. Анда ике дөнья бәхетенә ирешү юллары төгәл итеп күрсәтелгән. Мәсәлән, балаларның ата-аналарына карата хаклары һәм, киресенчә, ата-аналарның балаларына карата хаклары, шулай ук туганнар, күршеләр һәм дуслар белән мөнәсәбәтләр кору тәртипләре, ир белән хатынның бер-берсенә карата хаклары төгәл итеп, ягъни пунктлап күрсәтелгән. Кыскасы, мөселманны борчыган, кызыксындарган барлык сорауларга да җавап бар. Кызганычка, күпчелек кешеләр тормышларын динсез генә алып барырга, диннән башка, Аллаһы Тәгаләдән башка гына бәхеткә ирешергә телиләр. Әмма алай булмый шул.

Бу дөньяны Аллаһы Раббыбыз юктан бар иткән. Шуңа күрә чын мәгънәсендә бәхетле булу өчен Аның кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга кирәк. Әгәр без барыбыз да Ислам дине кушканча яшәсәк, барлык гаиләләр дә бәхетле булып, кайгы-хәсрәтләр, хәвеф-хәтәрләр күрмичә, аерылышу ачысын татымыйча, абортка бару юлларын таптамыйча гына гомер итәрләр иде. Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә менә шушы хакыйкатьне аңларга насыйп итсен.

Ирләрнең хатыннарына карата хаклары

  1. Ир кеше никах укыткан вакытта хатынына мәһәр (кәләшкә никах бүләге) бирергә тиеш. Мәһәр кәләшкә тапшырыла һәм ул аны теләсә ничек туздыра ала. Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелгән: “Хатыннарга мәһәрләрен бер фарыз (мәҗбүри бер бүләк) буларак бирегез” (Ән-Ниса, 4). Мәһәр итеп алтын чылбыр, балдак – йөзек, беләзек бирергә мөмкин.
  2. Ир кеше үзенең хатынын финанс – матди яктан тулысынча тәэмин итәргә бурычлы. Хатын матди яктан тәэмин ителгән, ягъни үзенең керем чыганаклары булса да, ире аны азык-төлек, кием-салым, торак белән тәэмин итәргә, белем алу, дәвалану, ялга бару мөмкинлеге тудырырга тиеш. Коръәндә бу хакта болай диелгән: “Хәлле кеше киң мөмкинлегенә карап сарыф итсен. Кемнеңдер исә ризыгы чамалы булса, ул Аллаһ аңа биргән нәрсәләрдән сарыф итсен. Аллаһ беркемгә дә аңа биргән нәрсәсеннән башканы йөкләми. Аллаһ (башка төшкән) кыенлык артыннан җиңеллек яралтачак” (Әт-Талак”, 7).

“Аллаһның берәүләрне икенчеләрдән өстен кылганы өчен һәм малларыннан сарыф иткәннәре сәбәпле, ирләр (гаилә эчендә әмер бирү һәм тыюлар мәсьәләсендә) хатыннардан өстен торалар” (Ән-Ниса, 34).

Ир-ат эшләп тапкан бөтен нәрсә – ул гаилә бюджеты, ә хатын эшләп тапкан малын бары тик үзенә генә туздырырга хаклы. Хатыны үзе эшләп тапкан яки әти-әнисе биргән акчаны ир кешенең тартып алырга хакы юк. Бу - аның үз акчасы. Ә ирнең акчасы – ул уртак капитал, бергә туздыра торган акча. Ир  хатыны белән балаларын тулысынча тәэмин итәргә – ашатырга, киендерергә тиеш.

  1. Ир кеше хатынына карата игелекле, йомшак күңелле булырга тиеш. Ирнең хатынына карата мөнәсәбәте аның иманлы булуын һәм динебез кушканнарны үтәп яшәвен ачык күрсәтә. Коръәни-Кәримдә болай диелгән: “Алар белән күркәм (мөнәсәбәтләрне саклап) яшәгез (аларга карата инсафлы булыгыз һәм матур сөйләшегез). Әгәр аларны өнәмәсәгез, сезгә, бәлки, нәрсәдер ошамыйдыр, әмма Аллаһ шуңа да бик күп хәер тәкъдир иткән” (Ән-Ниса, 19).

“Бергә яшәвегез өчен үзләрегездән сезнең өчен хатыннар яралтуы һәм арагызда сөю белән бер шәфкать бирүе дә – Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда уйлаганнар өчен билгеләр бар” (Әр-Рум, 21).

“Ул сезне бер җаннан (Адәм) яралтты һәм аның бер кисәгеннән, аңарда тынычлык тапсын дип, (Хава исемле) ишен яралтты” (Әл-Әгъраф, 189).

“Алар (хатыннарыгыз) – сезгә кием һәм сез – аларга кием” (Әл-Бәкара, 187).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Хатын-кыз кәкре кабыргадан яралтылган һәм сез (ирләр) аны турайтырга тырышмагыз, юкса, сындырырсыз. Шул килеш калдырып, "кәкрелегенә" күнсәгез, тынычрак, хәерлерәк булыр” (Бохари). “Иң яхшы әдәбе белән аерылып торган мөселман иң камил иманга ия булыр, ә сезнең арадан иң яхшыларыгыз - үзләренең хатыннарына иң яхшы мөнәсәбәттә булучылар” (Әт-Тирмизи).

  1. Ир кешенең хатынын Ислам диненә каршы килгән гамәлләрне кылырга мәҗбүр итәргә хакы юк. Мәсәлән, ире хатынының яулык бәйләп йөрүен яки намаз укуын тыйса, ул аның әйткәнен тыңларга тиеш түгел.
  2. Ир хатынына карата сабыр булырга һәм аның фикерен тыңлый, ишетә белергә тиеш. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) барлык мәсьәләләр буенча да хатыннары белән киңәшләшеп эш иткән.
  3. Ир үзенең хатынын хөрмәт итәргә һәм аның ихтыяҗларына игътибар бирергә, шулай ук хатын да ирен хөрмәтләргә һәм аның ихтыяҗларына игътибар итәргә тиеш. Хөрмәттән дә зуррак, олырак мәхәббәт юк. Гаилә бәхетенең сере – мәхәббәт түгел, ә хөрмәт вә ихтирам.
  4. Әгәр хатын эшләп арыган икән, ире аңа өй эшләрендә булышырга тиеш. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) кайчак үзе савыт-сабаны юган һәм киемнәрен теккән.
  5. Ир кешегә артык көнләшүдән ерак булырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Хатыннарыгызны артык көнләшеп, үзегезгә карата ачуларын чыгармагыз”,- дип әйткән.
  6. Ир кешегә хатынын кыйнарга һәм аңа карата рәхимсез булырга ярамый. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) көндез хатыннарын кыйнап, төнлә алар белән ятып йоклаган ирләрне шелтәләгән. “Хатыннарыгызның битенә сукмагыз”,- дип әйткән ул (Әбү Дауд, Бине Мәҗә).
  7. Ир кеше гаиләсенең серләрен, мәсәлән, хатыны белән җенси мөнәсәбәткә керүе турында башкаларга сөйләп йөрергә тиеш түгел.

Аллаһы Раббыбыз менә шушы хаклар турында исебездә тотарга һәм аларны тормышыбызда кулланырга насыйп итсен. Әмин.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.