Бергә һәм бердәм булыйк!

Җомга вәгазе

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебез җәмгыятьтә бергәлек һәм бердәмлек темасына булыр.

Сөекле пәйгамбәребез (с.а.в.с.) фани дөньядан бакыйлыкка күчкәч, мөселманнар кешеләрнең күңелләрен яулау максаты белән ерак илләргә юл тота. Дин кардәшләребез еш кына хәтта мөселман дәүләтләрендә дә азчылыкны тәшкил иткәннәр.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Мәдинәгә күченеп килгәннән соң, мөселман булмаучылар белән бер шәһәрдә бергәләп күршеләрчә дус-тату яшәү турында килешү төзи. “Әгәр мөселман булмаучыларга һөҗүм итәләр икән, мөселманнар аларны яклыйлар, әгәр кемдер мөселманнарга һөҗүм итсә, башкалар мөселманнарга ярдәм итә”, дип язылган була әлеге килешүдә. Халыкларның бердәмлеге кайгы-хәсрәт килгәндә сынала.

Төрле халыкларның бер флаг астында бергәләп яшәве сөннәт булып санала. Мөхәммәд (с.а.в.с.) пәйгамбәрлек вазыйфасын үтәгән чорда ике шәһәрдә дә мөселманнар белән бергә мөселман булмаучылар да көн күрәләр. Тугрылыклы хәлифләр идарә иткән чорда мөселман булмаучылар мөселманнар көн күргән территорияләрдә яшиләр һәм үзләрен бик тә уңай хис итәләр. Хәзерге вакытта мөселман илләрендә төрле дин кешеләре үзара аңлашып, килешеп, уртак тел табып гомер итәләр.

Мөселман өчен күршеләр, алар кем генә булсалар да, иң якын кешеләр. Шулай бервакыт Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең сәхабәсе турында: “Аллаһы белән ант итәм, ул дингә ышанмый! Аллаһы белән ант итәм, ул дингә ышанмый!”- дип дулкынланып сөйли. “Әй, Аллаһының Рәсүле, кем соң ул?”- дип аңардан сорыйлар. “Кемнең күршеләре аның зарар китерүеннән имин булмаучылар”,- дип җавап бирә ул (Бохари). Халыкта: “Туган якын, әмма күрше якынрак”,- дигән әйтем бар. Һәм күршенең кайсы милләт һәм дин кешесе булуы мөһим түгел.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хушлашу хаҗы вакытында: “Тәкъвалыктан – Аллаһыдан куркудан башка, гарәпнең гарәп булмаучыдан бернинди өстенлеге юк”,- ди. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) кешеләрне тәненең төсе һәм кайсы ырудан булуына карап бүлмәгән, ул бары тик кешенең тәкъвалыгына (богобоязненность) гына караган.

Әбү Хүрәйрә (р.а.) бер кешенең пәйгамбәребездән болай дип соравы турында сөйләгән: “Әй, Аллаһының Рәсүле! Бер хатын-кыз бар, ул күп итеп намазлар укый, сәдакалар бирә һәм күп итеп ураза тота, әмма үзенең сүзләре белән (аларны мыскыллап) күршеләренә зыян сала”. “Ул тәмугка эләгәчәк”,- дип җавап бирә аңа пәйгамбәребез (с.а.в.с.). Теге кеше болай дигән: “Әй, Аллаһының Рәсүле! (Башка) хатын бар, аның уразаны аз тотуы һәм намазларны аз укуы турында билгеле, әмма ул кипкән эремчекне (үзе ясаган) сәдака итеп бирә һәм үзенең күршеләренә зарар китерми”. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Ул җәннәткә эләгәчәк”,- дип белдергән (Әхмәд, Бине Хиббән).

Халыклар бердәмлеге көне 1612 елда Идел буе халыкларының Туган илебез җирләрен саклап, илбасарларны дәүләтебез башкаласыннан куып чыгарулары хөрмәтенә билгеләп үтелә. Шушы датадан соң Россия чикләрен саклау буенча һәрбер хәрби операция мөселманнарның турыдан-туры катнашында үтә. Бөек Ватан сугышы вакытында Рейхстагка кызыл байрак урнаштыруда мөселманнар – татар милләтеннән булган Гази Заһитов белән Хасавюртта туып үскән Абдул-Хәким Исмаилов та катнаша.

Бүген, узган гасырның кырыгынчы елларындагы кебек үк, мөселманнар, православие динендәгеләр һәм башкалар Туган илебезне Дәҗҗал идеологиясеннән саклыйлар һәм яклыйлар.

Бүген элеккеге Украина республикасы территориясендә Туган ил алдындагы изге бурычларын үтәүче дин кардәшләребез мөҗтәһид дәрәҗәсенә ия. Әгәр кем дә булса моның белән килешми икән, тугрылыклы хәлифләр тарихын искә төшерсен. Алар һәрвакытта да һөҗүм итү җиһады алып барганнар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) вафатыннан соңгы беренче йөз ел эчендә үк инде мөселманнар дәүләте тиңдәшсезгә әверелә.

Араларында мөселманнар да булган безнең сугышчыларыбыз, уртак Туган илебез алдындагы изге бурычларын үтәп, Ислам дине һәм башка традицион диннәр тарафыннан хупланган традицион рухи кыйммәтләрне дә саклыйлар.

Хәзерге реклама, массакүләм мәгълүмат чаралары, кино һәм күңел ачулар индустриясе кешеләрне, башкаларга зыян салып булса да, үзләренә мөмкин кадәр күбрәк алып калырга өйрәтәләр. Кешеләрне тирәнтен уйлап эш итүдән бөтенләй биздереп, аларга тамак туйдыру, кәеф-сафа кору һәм шул рәвешле ләззәт табып яшәү юлларын гына күрсәтәләр.

Бүген без Россиядә яшәп, Антихрист – Дәҗҗал идеологларының илебез чикләренә якынаерга омтылуларын күреп торабыз. Алар безнең илебездә яшәүче халыкларның үткәнен бозып күрсәтеп, киләчәген юк итеп, сызып ташлап, туганнарны, дин кардәшләрне үзара дошманлаштыру максаты куялар.

Әгәр үзебез, якыннарыбыз, бала-оныкларыбыз, күршеләребез, туган җиребез, илебез тынычлыкта, барчабыз да Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешеп яшәвен телибез икән, янәшәбездә булучыларның, аталары безнеке кебек үк Адәм (р.а.) булганнарның хокукларын хөрмәт итәргә, аларга карата ихтирамлы, җылы мөнәсәбәттә булырга тиешбез. Кыямәт көнендә алар безнең яклы яки безгә каршы шаһитлык итәчәкләр.

Безгә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтеп, язмыш – тәкъдир һәм тарих кушуы буенча бер җирдә, бер илдә, бер дөньяда яшәүче халыклар һәм милләтләр бердәмлегенең асыл мәгънәсен тирәнтен аңлап гомер итәргә насыйп әйләсен.

Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә болай ди: “Игелек кылу һәм тәкъвалыкта ярдәмләшегез. Гөнаһ (юлында) һәм дошманлыкта ярдәмләшмәгез. Аллаһтан куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһның газабы бик каты” (Әл-Маидә, 2).

Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә болай диелгән: “Хаклыкта, Аллаһы Тәгалә сезгә тыйнак булырга кирәклеге турында миңа вәхи кылды, шул дәрәҗәдә тыйнак булырга кирәк ки, сезнең арагыздан беркем дә үзен башкалардан өстен куймасын һәм беркем дә башкаларны җәберләмәсен!” (Мөслим).

Аллаһы Коръәндә болай ди: “Алар арасыннан иман китерүчеләргә сөюдә иң якын итеп: “Без – насарилар”,- диючеләрне күрәчәксең. Чөнки алар арасында гыйлем ияләре һәм руханилар бар, һәм алар тәкәбберләнмиләр” (Әл-Маидә, 82).

Аллаһы Тәгалә барчабызга да яхшы күршеләр булып яшәргә насыйп итсен. Раббыбыз гөнаһларыбызны ярлыкап, ике як өчен дә әҗер-саваплар насыйп әйләсен.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.