Каберләрне зиярәт кылу тәртибе

Җомга вәгазе

Аллаһы Раббыбызга мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барча сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез каберләрне зиярәт кылу тәртибе турында булыр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай ди: “Үлем турында ешрак искә төшерегез! Чөнки ул кешене гөнаһлардан саклый һәм фани дөнья мәшәкатьләреннән ерагайта. Әгәр сез бай кеше буларак үлем турында уйлансагыз, ул сезне байлыкның һәлакәткә илтүче йогынтысыннан саклар. Әгәр сез фәкыйрь, мохтаҗ кеше буларак үлем турында уйлансагыз, ул сезгә тормышыгыздан канәгать булып, шөкрана кылып яшәргә ярдәм итәр” (Сүюти, Җәмиүс-Сәгыйрь).

Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) икенче хәдисендә болай диелгән: “Үлем турында һәм гәүдә белән сөякләрнең череп бетәчәге турында искә төшерегез! Мәңгелек тормышка ирешергә теләүче өчен фани тормышның ымсындырып торучы ялтыравыклары юкка чыга” (Тирмизи).

Шуңа күрә Кыямәт көненә инанган мөселманнар һәр көннең билгеле бер вакытын үлем турында уйлануларга багышлый һәм шул рәвешле үзләренә җан, күңел тынычлыгы таба. Үлем турында тирәнтен уйланулар тәннең теләкләрен йөгәнләргә һәм иманны ныгыту өстендә эшләргә ярдәм итә. Нәтиҗә буларак, адәм баласы гөнаһлы эшләрдән читләшеп, игелекле һәм изгелекле гамәлләр кыла, кешеләргә бары тик яхшылык кына эшли.

Кешене үлем һәм мәңгелек дөнья турында уйланырга мәҗбүр итүче иң яхшы, сыналган ысул – ул каберләрне зиярәт кылу. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай ди: “Мин сезне каберләрне зиярәт кылудан тыйган идем, хәзер каберләрне зиярәт кылыгыз. Чөнки алар сезгә дөньяга бирелмичә яшәргә ярдәм итә һәм Ахирәтне искә төшерәләр” (Тирмизи, Җәнаиз).

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенә пәйгамбәрлек иңдерелгәннән соң, бу эштә ширкка (күпаллалыкка) кире кайту куркынычы янавын күреп, каберләрне зиярәт кылуны тыя. Моның сәбәбе дә билгеле - җаһилият (наданлык) заманында кешеләр ата-бабаларының җаннары үлгәннән соң изгегә әйләнә дип санаганнар.

Әмма Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инану хисе күңелләргә тәмам сеңеп беткәч, кешеләр каберләргә табынырлар, әрвахларны изгегә санап, алардан ярдәм сорарлар, дигән шик-шөбһәләр, борчылулар юкка чыга. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) каберләрне зиярәт кылырга рөхсәт итә һәм моның кирәклеген ассызыклый.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) әл-Бакый зиратында җирләнгән сәхабәләрнең һәм Өхөд тавындагы сугышта һәлак булган шәһитләрнең каберләрен еш зиярәт кыла. Барлык мөселманнарның да анасы Гайшә (р.а.) тапшыруынча, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) аның белән бергә үткәргән һәр төннең соңгы өлешендә сәхабәләр дәфен кылынган әл-Бакый зиратына юл тота, анда барлык әрвахларны да сәламләп, догалар укый (Сәхих Мөслим).

Шулай бервакыт Җәбраил фәрештә (р.а.) Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) янына килә һәм: “Раббың сиңа әл-Бакыйдагы кабер әһелләре янына барырга һәм аларның гөнаһларын гафу итүне сорап догалар кылырга әмер итә”,- дип мөрәҗәгать итә.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) шунда ук Аллаһының әмерен үтәргә ашыга һәм әл-Бакый зиратындагы каберләрне зиярәт кыла (Мөслим Җәнаиз).

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең сәхабәләренә каберләрне зиярәт кылыр алдыннан әйтергә тиешле түбәндәге сүзләрне өйрәтә: “Сезгә сәламнәрем булсын, шушы урындагы иманлы кабер әһелләре! Ин шәә Аллаһ (Аллаһы насыйп итсә), тиздән без дә сезгә кушылырбыз. Мин Аллаһы Раббыбызның безне һәм сезне ярлыкавын, гафу кылуын телим” (Мөслим).

Һәр мөселман кешесе каберләрне зиярәт кылганда иң әүвәл барча әрвахларны да сәламләргә һәм аларның гөнаһларын кичерүне сорап дога кылырга, аннары мөмкинлек булса, Коръәни-Кәримнән сүрәләр укырга һәм, вакыты җиткәч, үзенең дә шунда киләчәге турында уйланырга тиеш.

Изге Коръәнебезне тәфсир кылучы Имам Күртүби (р.а.) әйтүенчә, Коръән укыган вакытта кабер әһеле әлеге аятьләрне ишетеп тора һәм Аллаһы Раббыбызның шәфкате һәм мәрхәмәте белән изге китабыбызны укучы да, тыңлап торучы да әҗер-савап алу бәхетенә ирешә. Кабер әһеле изге аятьләрне укыганны ишетмәсә дә, аның рухына багышлап Коръән укыган өчен әҗер-савап аңа барып ирешә. Сәдакалар биргән һәм догалар кылган өчен әҗер-саваплар шулай ук әрвахларның рухына барып ирешәчәк.

Икенче төрле әйткәндә, мөселман кешесе изге аять-сүрәләрне теләсә кайда укып, хасил булган әҗер-савапларны теләсә кемгә бүләк итә ала. Әмма ул моны әрвахның кабере янында эшләсә, бакыйлыкка күчкән мәрхүмнең Коръән укуны тыңлаган өчен әҗер-савап алуы белән беррәттән, Аллаһы Раббыбыз тарафыннан шушы мизгелдә иңдерелгән рәхим-шәфкатенә ирешүенә дә булышлык итәчәк.

Каберләрне зиярәт кылган вакытта Коръәни-Кәримне уку иҗмә – 1400 ел элек мөҗтәһид галимнәрнең бердәм карары белән рөхсәт ителгән. Әрвахлар Коръән уку аркылы Аллаһы Раббыбызның рәхим-шәфкатенә ирешсеннәр өчен “Ясин” сүрәсен укырга киңәш ителә.

Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә болай диелә: “Ясин” – Коръәннең йөрәге. Әгәр кем дә булса аны Аллаһының ризалыгына ирешү, бакый дөньяда җәннәткә керү нияте белән укыса, аның гөнаһлары, һичшиксез, кичерелер. Әрвахлар өчен дә “Ясин” сүрәсен укыгыз” (Әхмәд, 26).

Имам әш-Шәфии (р.а.) болай дигән: “Кабер башына утырып аятьләр һәм сүрәләр уку мөстәхәб (киңәш ителгән) гамәл булып санала. Ә Коръәнне тулысынча укып чыгу (хәтем кылу) тагын да яхшырак” (Рияд әс-Сәлихиин).

Ислам дине этикеты – әдәбе кагыйдәләрен үтәп каберләрне зиярәт кылу күп әҗер-саваплар алу мөмкинлеге ул. Үлем турында уйланулар нәфеснең беркайчан да туймас теләкләрен эретеп юкка чыгара, күңелне – калебне сафландыра, игелекле гамәлләр кылырга омтылышны көчәйтә. Шулай итеп, каберләрне зиярәт кылу – мәңгелек дөньяга әзерләнү өчен иң яхшы ысул.

Шул ук вакытта каберләрне зиярәт кылганда дөрес булмаган гамәлләрдән тыелырга кирәк. Мәсәлән, кабер өстендә шәмнәр кабызырга, төрле тасмалар һәм чүпрәк кисәкләре бәйләргә, яшел үсемлекләрне өзәргә, каберләр өстенә утырырга, мәрхүмнәрне орышырга, шулай ук әрвахлардан турыдан-туры ниндидер ярдәм сорарга ярамый.

Шуны барыбыз да истә тотсак иде: бакыйлыкка күчкән кеше нинди генә бөек булса да, аңардан ярдәм сорарга ярамый. Без догалар укып бары тик Аллаһы Тәгаләдән генә сорарга, аңа гына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Фәкать Аллаһы Раббыбыз гына безгә матди һәм рухи авырлыкларны, сынауларны җиңеп чыгарга ярдәм итә ала. Төрле бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән, табигать көйсезлекләреннән дә бары тик Ул гына саклый. Сугышлар туктап, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек насыйп итүен, вакытында яңгырлар яудыруны Аллаһы Тәгаләдән сорыйк, җәмәгать.

Ислам дине, башка мәсьәләләрдә кебек үк, каберләрне зиярәт кылу мәсьәләсендә дә алтын урталыкны сайлый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) һәм аның сәхабәләре каберләрне зиярәт кылган вакытта динебез кушканча үзләрен дөрес итеп тоту (алар арттырып та җибәрмиләр, чигенмиләр дә) үрнәге булып торалар.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.