Ләйсән Усманова - Болгария сәхнәсендә

Ульяновск шәһәрендә туып үскән Ләйсән Усманова “Голос Болгария 11 сезон” дип аталган телевизион конкурсында катнашты.

Ульяновскида милләт җанлы гаиләдә дөньяга килгән һәм бала вакыттан ук татар мәдәниятенә, сәнгатенә, милли җыр-моңнарбызга гашыйк булып үскән Ләйсән Усманова чит илдә - Болгариядә үткәрелгән “Голос Болгария 11 сезон” телевизион конкурсында катнашты. Ул мәртәбәле жюри игътибарына күпләргә яхшы таныш булган “Син сазыңны уйнадың” җырын тәкъдим итте.

Ләйсән 1994 елда Ульяновскида туа. Алты яшендә вакытта ук инде әнисе Роза ханым аны балалар сәнгать мәктәбенә йөртә башлый. Анда ул бию һәм сольфеджио серләренә төшенә, фортепьяно дәресләренә йөри, шулай ук гитарада уйнарга өйрәнә. Бүген аның иҗат юлы, тормышы вокал белән бәйле. Күпләргә ул “Сембер” татар ансамбле солисты һәм “Татар кызы” өлкә конкурсында җиңүче буларак та яхшы таныш.