Ислам динендә ашау-эчү әдәбе

Җомга вәгазе

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебез Ислам динендә ашау-эчү әдәбе темасына булыр.

Мөселман кешесе үзенең барлык эш-гамәлләрен дә билгеләнгән нормалар буенча башкарырга тиеш. Әлеге нормалар Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) тарафыннан камил рәвештә күрсәтелгән, ә ул бернәрсәне дә сәбәпсез генә эшләмәгән. Без теге яки бу гамәлнең хикмәтен төгәл генә белмәсәк, аңламасак та, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) кебек булырга тырышудан үзебезгә файда алабыз, ләззәт табабыз. Ә иң зур файда – Аллаһының безне яратуы, Аның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү.

Коръәндә болай дип әйтелә: “(Рәсүлем!) Әйт: “Әгәр Аллаһны сөясез икән, миңа иярегез, шулвакыт Аллаһ та сезне сөячәк һәм гөнаһларыгызны гафу итәчәк. Аллаһ – (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче, Рәхимле)” (Әлү Гыймран, 31).

Ризык – Аллаһының нигъмәте, Ул аны кешелек һәм бөтен тереклек дөньясына бүләк итеп бирә. Туклану әдәпләрен үтәп, без Аллаһыга мактауларыбызны җиткерәбез, Аның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә омтылабыз.

Ислам динендә билгеләнгән әдәпләр бар, аларны һәрбер мөселман үтәргә тиеш. Алар арасында иң беренчесе һәм иң мөһиме – ризыкның хәләл булуы.

Хәләл яшәү рәвеше, барча галәмнәрнең Раббысы билгеләгән күрсәтмәләрнең берсе буларак, мөселман кешесенә ике дөнья бәхетенә ирешү мөмкинлеге бирә. Мисал өчен, Ислам дине кешегә һәм аның тирә-юнендәгеләргә зыян китерергә мөмкин булган нәрсәләрне, әйтик, наркотиклар куллануны һәм комарлы уеннар уйнауны тыя. Аллаһы Раббыбыз шушы гөнаһлы эшләрдән тыела белүчеләрне әҗер-саваплар белән бүләкли.

Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелә: “И, кешеләр! Җирдә хәләл, (бөтен шик-шөбһәдән) пакь булганнардан ашагыз. Шайтанның эзләреннән бармагыз, чөнки ул (шайтан) – сезнең ап-ачык дошманыгыз” (Әл-Бәкара, 168).

Шул ук сүрәдә без Раббыбызның түбәндәге нәсыйхәтен табабыз: “И, иман китерүчеләр! Без сезне ризыкландырган пакь нәрсәләрне ашагыз һәм, әгәр инде (Аллаһның бөтен нигъмәтләрнең иясе булганына ышанып) Аңа гына гыйбадәт кыласыз икән, Аллаһка шөкер кылыгыз” (Әл Бәкара, 172).

Шулай итеп, Раббыбыз безне хәләл гамәлләр генә кылырга һәм хәләл ризыклар белән генә тукланырга өнди.

Ә хәзер без үтәргә тиеш булган ашау-эчү әдәпләренә тукталырбыз.

* Ашарга утырыр алдыннан кулларны юарга кирәк. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дигән: “Ашар алдыннан һәм ашаганнан соң кулларны юу ризыкның бәрәкәте булып санала” (Әбү Дәуд, Тирмизи).

* Ашарга утырганда Аллаһыны искә төшерергә – бисмиллаһ дип әйтергә кирәк. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай әйткән: “Сезнең һәркайсыгыз ашарга керешер алдыннан Аллаһыны исенә төшерсен. Әгәр ашарга керешкәнче Аллаһыны телгә алырга оныткан булса, «БисмиЛләһи фи әввәли-хи вә ахыри-хи», дип әйтсен” (Әбү Дәуд). 

* Ашауны бер чеметем тоз белән башларга һәм тәмамларга киңәш ителә. Али бине Талиб болай дигән: “Кем генә ашавын тоздан башласа да, Аллаһы аны җитмеш төрле авырудан чистартыр” (Байхаки).

* Уң кул белән ашарга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) болай дигән: “Әгәр сездән берәрегез ашарга җыенса, уң кулы белән ашасын. Әгәр эчәргә җыенса, (мәсәлән, су) (савытны) уң кулы белән тотып эчсен. Ашаган вакытта үзеңә сул кул белән булышырга мөмкин, әмма нәкъ менә уң кул белән ризыкны авызга кабарга һәм суны эчәргә кирәк. Хаклыкта, Иблис сул кул белән ашый һәм эчә (иман китерүчеләр ашау-эчү мәсьәләсендә аңа охшарга тырышырга тиеш түгел, чөнки бу көндәлек процесс һәм аны Аллаһының бәрәкәте һәм рәхмәте белән тулыландырып торырга кирәк” (21).

* Җиргә яки өстәл артына утырып ашарга кирәк (басып түгел). Абдуллах бине Буср болай дип сөйләгән: “Бервакыт Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.а.в.с.) бераз сарык ите китерделәр. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) ашарга керешү өчен тезләрен бөкләде һәм өстәл артына утырды. Янәшәдә булган бәдәви гаҗәпләнүеннән кычкырып җибәрде һәм, тагын нинди утыру манерасы инде бу, дип сорап куйды. Пәйгамбәребез аңа: “Һичшиксез, Аллаһы мине тыйнак һәм затлы колы итеп яралтты. Ул мине үзсүзле һәм тәкәббер итмәде”,- диде” (Бине Мәҗә).

* Нәрсәгә дә булса таянып ашарга ярамый. Әбү Җүхәйфә (р.а.) Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.): “Мин таянып ашамыйм”,- дип әйткән сүзләрен тапшыра (Бохари, Әхмәд, Тирмизи).

* Ризыкны кайнар килеш ашарга ярамый, аның суынып беткәнен көтәргә кирәк. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Кайнар ризыкны суытыгыз, чөнки, хаклыкта, кайнар ризык бәрәкәтле түгел”,- дип әйткән (Хәким).

* Әгәр табын намазга кадәр әзерләнгән булса, башта ашарга, аннары намаз укырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Әгәр сезнең берәрегезгә кичке ашны биргәч, намазга чакырып азан яңгыраса, ашап бетермичә урыныгыздан тормагыз”,- дигән (Әбү Дәуд).

* Тәлинкәнең уртасыннан түгел, кырыеннан ашагыз. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дигән: “Кырыеннан һәм үз алдыгызда булганны ашагыз, уртасындагыны калдырыгыз, бары шул рәвешле генә бу ризык сезнең өчен бәрәкәтле булыр”.

* Кечкенә кисәкләр белән ашагыз.

* Ризыкны йотар алдыннан әйбәт итеп чәйнәгез.

* Авызыгыз ризык белән тулы чакта сөйләшмәгез.

* Ризыкны өреп суытмагыз. Бине Аббәс (р.а.) әйтүенчә, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с) беркайчан да ризыкка һәм суга өрмәгән. (Бине Мәҗә).

* Ипигә – икмәккә хөрмәт күрсәтегез. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Ипигә хөрмәт күрсәтегез, чөнки ул күкләр белән җирнең бәрәкәте булып тора (бодай яңгыр яву аркасында җирдән үсеп чыга), өстәлдән төшкән валчыкны алып кабучыны Аллаһы кичерер, гафу итәр”,- дип әйткән (Имам Табарани).

* Ашаган вакытта суны чама белеп кенә эчегез.

* Ашказаныгызны өч өлешкә бүлегез, шуның бер өлеше – ризык өчен, икенчесе – су өчен, өченчесе һава өчен булсын.

* Ашап бетергәннән соң, һичшиксез, дога кылып, биргән нигъмәтләре өчен Аллаһыга рәхмәт сүзләрен җиткерергә кирәк, битне себереп кенә өстәл артыннан торып китәргә ярамый. Ашаганнан соң кыла торган догабыз менә шундый: “Әлхәмдү лилләәһ, Әлхәмдү лилләәһ, Әлхәмдү лилләәһил-лләзий әтгәмәнәә үә сәкәәнәә үә җәгәләнәә минәл-мөслимиин”.

* Ризыгыгызның бәрәкәте артсын өчен ашап бетергәннән соң өстәлне ябып куегыз. Җәбир (р.а.) тапшыруынча, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай әйткән: “Аллаһыны зикер кылып, күнеңне бәйләп куй, Аллаһыны зикер кылып, савытыңны каплап куй (әгәр капларга әйбер булмаса), нәрсәне дә булса аркылы куй” (Бохари). “Савытларны каплагыз, сулы савытларны каплап куегыз, хакыйкатьтә, елның авырулар иңә торган бер төне бар, әгәр сулы  савыт каплап куймаган булса, авыру, һичшиксез, анда үтеп керер” (Мөслим).

* Ашап бетергәннән соң кулларны юарга кирәк. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисендә: “Аллаһы Тәгалә өендә бәрәкәтне арттыруын теләүче ашар алдыннан һәм ашаганнан соң кулларын юсын”,- диелә (Сүнән бине Мәҗә, Шүәб әл-Иман, Җәми әс-Сәгыйрь). Икенче хәдистә: “Ашар алдыннан һәм ашаганнан соң кулларны юу кешене хәерчелектән коткара. Һәм бу – Пәйгамбәрләрдән калган гадәт”,- диелгән (Әт-Тәбарани, Мүҗәм әл-Әсвәт). Хаклыкта, безгә бары тик Аллаһы Раббыбыз гына ризыкны, суны һәм башка исәпсез-хисапсыз нигъмәтләрне бирә, иман китерүчеләр фәкать Аның хакына гына игелекле гамәлләр, гыйбадәт кылалар, ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешергә омтылалар.

Аллаһы Раббыбыз безгә барчабызга да чын ихластан инанучылардан, иман китерүчеләрдән һәм чын бәхетнең мәгънәсен аңлаучылардан булырга насыйп әйләсен. Әмин.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.