Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) соңгы хотбәсе

Җомга вәгазе

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с) әлеге хотбәсен хушлашу хаҗын кылган вакытта Гарәфәт тавына басып сөйли. Бу хотбә бик тә эчтәлекле, тирән мәгънәле, ул барлык мөселманнар өчен дә сабак – дәреслек булып тора.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең саубуллашу хотбәсендә болай ди:

«Әй, кешелeр! Сүземне яхшы тыңлагыз! Белмим, бәлки, монда бүтән күрешә алмабыз.

Әй, кешеләр! Бу көннәрегез сезгә ничек мөкатдәс (изге) булса, бу айларыгыз ничек мөкатдәс булса, бу җирeгез (Мәккә шәhәре) ничек мөкатдәс булса, Раббыгыз белән кавышканчыга кадәр каннарыгыз, малларыгыз, нәсел-нәсәбәләрегез дә шулай ук мөкатдәстер, hәртөрле азудан вә ташкынлыктан сакланган, бер-берегезгә хәрәмдер.

Сезгә Аллаhның кушканнарын тәблигъ иттемме? Илаhи вазыйфамны үтәдемме?

Кемнең янында әманәт әйбере булса, аны хуҗасына бирсен. Бурыч, әлбәттә, үз урынына бирелергә тиеш. Җаhилият дәверендә булган кан-нәсел дәгъвалары, сугышлар бетерелгәндер. Мин беренче бетергән кан дәгъвасы - Абдулмоталлиб оныгы Рабиның дәгъвасыдыр. Җаhилияттән калган гореф-гaдәтләр дә бетерелгәндер. Әммa Кәгъбәгә карата сиданәт (хезмәтчелек) вә хаҗга килүчеләргә су тарату гaдәте бакыйдыр. Беләрәк үтерелгән кысас ителәчәктер.

Иртәгә Раббыгыз белән кавышачаксыз вә бүгенге hәр хәлегез вә хәрәкәтегездән соралачаксыз. Сак булыгыз, миннән соң иске адашуларыгызга кайтып, бер-берегезнең башын кисмәгез! Арендаланган әйбер асыл хуҗасыныкыдыр, ул кире бирелер. Бүләкләр бүләк белән каршыланыр. Башкаларга кәфил булучылар кәфаләтнең җaваплылыгын үз өстенә алган булыр.

Җаhилияттә булган hәртөрле риба мулгадыр (аягым астындадыр). Ләкин бурычны асылына бирү кирәк. Yзегез золым итмәгез, золым да күрмәгез. Аллаhның әмере белән рибачылык (процент) тыелгандыр. Җаhилияттән калган бу чиркен гaдәтнең hәртөрлесе аягым астындадыр. Мин беренче бетергән риба - Абдулмоталлиб улы абыем Аббасныкыдыр.  

Әй, кешеләр! Артык шaйтан сезнең шул туфракларыгызга үтеп керергә вә анда солтанатын - падишаһлыгын төзергә мәңгелеккә мөмкинлек тапмаячактыр. Фәкать бу санаганнарымның тышында кечкенә дип күргән эшләрдә иярсәгез, сез аңа шатлык китерерсез.

Әй, кешеләр! Хәрәм айларның урыннарын үзгәртеп, тәкхир итү (соңга калдыру) - инкарчылыкта нык алга китүдер. Кяферләр әнә шулай адашалар. Аллаh хәрәм кылган айлар санына туры китерер өчен аны бер ел - хәрәм, бер ел хәләл дип исәплиләр. Шулай итеп, Аллаh хәрәм кылганны хәләл саныйлар.

Аллаh Тәгалә күкләрне вә җирне яралткан көннeң бүгенгә хәтле заман бер үк хәлдә дәвам итә. Хакыйкатьтә, Аллаh катында айларның саны күкләр вә җирләрне яралткан көннән бирле уникедер. Бу хакыйкать Аллаhның китабында бардыр. Бу айларның дүртесе хәрәм айлардыр. Шуларның өчесе -Зөлкaгъдә, Зөлхиҗҗә вә Мөхәррәм айлары бер-бер артлы килер. Ә дүртенчесе - Җөмәдиял ахир белән Шәгъбан арасында булган Рәҗәб ае, ул аерым килгән хәрәм айдыр.

Сезгә Аллаhның кушканнарын тәблигъ иттемме? Илаhи вазыйфамны үтәдемме?

Әй, кешеләр! Хатыннарга хәер белән мөгамәлә итүегезне вә Аллаhтан куркуыгызы сезгә киңәш итәм. Чөнки алар әмерегез астындадыр. Сез хатыннарны Аллаhның әманәте итеп алдыгыз вә аларның намусларын вә гыйффәтләрен Аллаhка сүз биреп хәләл иттегез. Шуны белегез ки, сезнең хатыннар каршында хакларыгыз, аларның да сезнең каршыгызда хакы бардыр. Сезнең хатыннар каршында хакларыгыз: ятагыгызны ятлардан саклау вә рөхсәтегез булмыйча, ошатмаган бер кешенең өегезгә кереп утыруына рөхсәт бирмәүләредер. Һичбер хатын иренең рөхсәте булмыйча өеннән бернәрсә дә бирә алмас. Хатыннарыгызның да сезнең каршыгызда хаклары бар: мәгъруф булганча (шәригaть кушканча) hәртөрле ризык вә кием-салым белeн аларны тәэмин итүдер.

Әй, кешеләр! Сүземне яхшы тыңлагыз, яхшы аңлагыз вә яхшы саклагыз! Мөхәккак ки, Раббыгыз бердер, атагыз да бердер, барыгыз да Адәмнәндер, Aдәм (а.с.) исә туфрактандыр. Мөселман мөселманның кардәшедер вә шул рәвешле бөтен мөселманнар үзара кардәштер. Аллаh каршында хәерлегез - Аллаhтан иң күп курыкканыгыздыр. Гарәпнең башкадан, башкасының да гарәптән, кара тәнлеләрнең ак тәнлеләрдән, ак тәнленең дә кара тәнледән бернинди өстенлеге юктыр. Өстенлек - бары тик тәкъвалык белән генәдер. Дин кардәшегезнең нинди дә булса хакына керү хәләл түгелдер. Мәгәр ки, күңел hушлыгы белән биргән булсын. Yзегез дә хаксызлык итмәгез. Хаксызлыкка баш имәгез. Нәфесләрегезгә дә золым итмәгез. Нәфесләрегезнең дә өстегездә хакы бардыр.

Әй, кешеләр! Аллаhтан куркыгыз. Борыны кисек бер кол сезгә халифә итеп сайланган булса, Аллаhның китабы белән хөкем итсә, аны тыңлагыз вә аңа итагать итегез.

Аллаh hәр хак иясенә хакын Коръәндә биргәндер. Варис өчен васыятьнең кирәге юктыр. Мирасчының тышында булганнарга васыять итсә, калган малның өчтән бер өлеше җаиздер.

Әй, кешеләр! Сезгә ике әманәт калдырам ки, сез аңа ныклы ябышсагыз, hич юлыгызда адашмассыз! Ул әманәт - Аллаhның китабы вә аның Рәсүленең сөннәтедер.

Бу васыятемне монда булганнар монда булмаганнарга да җиткерсен. Булырга мөмкин ки, монда булмыйча да, үзенә сөйләнелгән кеше монда булып ишеткән кешедән тагын да яхшырак аңлап үтәргә мөмкин.

Иртәгә сездән мине сораячаклар. Нәрсә әйтәчәксез? Рисаләтемне тәблигъ иттемме? Илаhи вазыйфамны үтәдемме?”

Бөтен әсхабы-кирамнар: “Әйе”,- диделәр.

Рәсүлyллаh (с.а.в.с.) соңыннан җәмәгaтькә юнeлеп: «Шаhит бул, йә, Рабби!» «Шаhит бул, йә, Рабби!» «Шаhит бул, йә, Рабби!»- диде.

Сезгә Аллаhының сәламе hәм рәхмәте булсын!

Әлеге хотбәнең тексты Мөслимнең дөрес саналган җыентыгыннан алынды, аңа Бохари җыентыгыннан, Бине Исхак, Бине Сәдә һәм башкалар китапларыннан өстәмәләр кертелде.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.