Гаурәт (оят җир)
Җомга вәгазе
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребез, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Бүгенге вәгазебез “Хатын-кызның гаурәт җирләре” дигән темага булыр.
Ислам динендә гаурәт – оят җирләрне каплау ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә зур әһәмияткә ия, чөнки Коръәни-Кәрим белән Рәсүлебезнең сөннәтендә моны эшләү кирәклегенә – фарыз булуына басым ясала.
Гаурәт сүзе гарәпчәдән тәрҗемәдә оят җир дигәнне аңлата. Ә оят җирне, белүебезчә, башкалар күрмәсен, кеше күзе төшмәсен өчен яшерергә, каплап йөрергә кирәк. Гаурәт - тәннең тыелган җирләрен кием белән каплау. Гаурәт ирләрнең кендектән тез астына кадәрге өлешен, хатын-кызларның йөз, кул һәм аяк очларыннан тыш бөтен тәнен алып тора.
Ислам хокукы – фикһ фәне тәннең кием белән тиешле рәвештә каплап йөртә торган җирләрен гаурәт дип атый. Рус теленә ул “ялангач” яки “тәннең яшерергә тиешле җирләре” дип тәрҗемә ителә.
Хатын-кызның гаурәтен ике төргә – намаз вакытындагы гаурәткә һәм намаз укымаган вакыттагы гаурәткә бүләргә мөмкин. Соңгысы исә ялгыз калган вакыттагы гаурәткә, үз ире янындагы гаурәткә, башка мөселманнар каршындагы гаурәткә, мәхрәм кардәшләр (кияүгә чыгарга тыелган якын кардәшләр) һәм мәхрәм кардәшләр булмаган ир-атлар алдындагы гаурәткә бүленә.
Намаз вакытындагы гаурәт (саләт). Имам Әбү Хәнифә (р.а.) мәзһәбе буенча намаз вакытында хатын-кызның бөтен җире – гаурәт, әмма йөзе, беләзекләренә кадәр ике учы һәм тубыкларына кадәр аяк башлары гаурәт саналмый.
Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә: “И, Адәм балалары! Һәр сәҗдә вакытында (гаурәт урыннарыгызны каплый торган зиннәтле) киемегезне киегез” (Әл-Әгъраф, 31).
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) хәдисендә болай диелгән: “Әгәр башын капламаса (хирам), күремнәре булган (ягъни җенси яктан өлгергән) хатын-кызның намазын Аллаһы Тәгалә кабул итми (“Сүнән”, Әбү Дәуд). Сәхабәләр һәм табигыйннар, шушы аятьләр һәм хәдисләр, шәригатебезнең башка дәлилләре нигезендә, намаз вакытында башны каплау – яулык бәйләү мәҗбүри - фарыз (обязательность) булуын исбатлаганнар.
Шуны һәрчак истә тоту мәслихәт: намазны ялгызы гына яки берәр кеше белән бергә укысаң да, шулай ук төнлә яки якты вакытта укысаң да, намаз укыр алдыннан гаурәт җирләрне тулысынча капларга, кеше күзеннән яшерергә кирәк (Мәрәки әл-Фаләх, 210).
Хәнәфи мәзһәбе буенча, өйдә яки башка урында ялгызы, үзең генә булган вакытта да тәннең кендектән алып тезгә кадәрге өлешен каплап йөрергә киңәш ителә.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисе-шәрифендә: “Тыйнаклык – иманның бер өлеше”,- дип әйткән (Сәхих әл-Бохари).
Яла бине Умәйя (р.а.) тапшырганча, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Сездән берәрегез юынса, үзен капласын”,- дип әйткән (“Сүнән”, Әбү Дәүд).
Чынлыкта, никахлы ир белән хатынга бер-берсенең тәненең теләсә кайсы өлешенә карарга рөхсәт ителә. Шулай итеп, хатын үзенең ире алдында гаурәт җирләрен капларга тиеш түгел булып чыга (хәтта ялгыз калган вакытта гаурәтен каплау кирәклеге турында таләп тә искәрмә булып тора).
Мөслимә хатын-кызның башка мөселман хатын-кызлар алдында, мөселман ир-атның башка мөселман ир-атлар алдында кендектән алып тезгә кадәрге өлеше гаурәт җирләр булып санала.
Шулай итеп, мөселман хатын-кыз башка мөслимәләр алдында тәненең кендектән алып тезгә кадәр өлешен тулысынча капларга тиеш була.
Мөселман булмаган хатын-кызлар өчен тәннең кендектән алып тезгә кадәрге өлеше гаурәт булып санала.
Хатын-кызның мәхрәм кардәшләре (кияүгә чыгарга тыелган якын кардәшләр) алдында кендектән алып тезгә кадәрге өлеше, шулай ук корсагы белән аркасы гаурәт булып исәпләнә. Мәхрәм кардәшләргә хатын-кызның атасы, абыйсы, энесе, улы, атасының абыйсы яки энесе, анасының абыйсы яки энесе, каенатасы, оныгы, иренең башка никахтан туган улы, кияве (кызының ире) һ.б. керә.
Шулай итеп, хатын-кызга мәхрәм булган кардәшләре алдында башын, чәчләрен, йөзен, муенын, җилкәләрен, кулларын һәм аякларының тездән түбәнге өлешен күрсәтергә рөхсәт ителә.
Әлеге шәригать кануны Коръәни-Кәримнең “Ән-Нур” сүрәсендәге 32 нче аятькә нигезләнә: “Иманлы хатыннар матурлыкларын (беркемгә дә) ачмасыннар, мәгәр ирләренә, яки аталарына, яки ирләренең аталарына, яки улларына, яки ирләренең (башка хатыннардан булган) улларына, яки ир (бер) туганнарына, яки ир (бер) туганнарының улларына, яки кыз (бер) туганнарының улларына, яки үз (динендәге) хатыннарга...”
Мәхрәм булмаган кардәшләргә хатын-кызның икетуган абыйсы яки энесе, җизнәсе, каенесе, каенагасы, каенагасының улы керә. Алар өчен хатын-кызның йөзе, беләзекләренә кадәр ике учы һәм тубыкларына кадәр аяк башларыннан башка бөтен тәне гаурәт булып санала. Бу кешеләр алдында намаз укыган вакыттагы кебек үк гаурәт җирләр капланган булырга тиеш.
Бүгенге вәгазебезне йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: Аллаһы Тәгалә бездән әллә никадәр таләп итми, Ул бары тик тәннең кешеләр арасында фетнә чыгуга сәбәпче булырлык өлешләрен – оят җирләребезне капларга, башкаларга күрсәтмәскә генә куша. Чөнки Аллаһы Раббыбыз ир-атны хатын-кызга мохтаҗ итеп, ә хатын-кызны ир-атка мохтаҗ итеп яралткан. Әгәр менә шундый тыгыз бәйләнеш булмаса, сәламәт җәмгыять төзи алмас идек. Ир-ат белән хатын-кыз арасындагы бәйләнешкә бары тик рөхсәт ителгән юл – никах укыту аркылы гына ирешергә мөмкин.
Аллаһы Раббыбыз безгә Үзенең кушканнарын җиренә җиткереп үтәп һәм барлык тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп итсен. Әмин!
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.