Террористлар булып тумыйлар

Җомга вәгазе

 “И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне бер ирдән һәм бер хатыннан яралттык. Без сезне танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – бик тә тәкъвалык иясе булганыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – Белүче, Хәбәрдар” (“Әл-Хүҗүрат”, 13).

Хәдис: “Мөселманнар нәрсәне гүзәл итеп саныйлар, Аллаһы өчен дә шул нәрсә гүзәл” (Әхмәд бине Хәнбәл (р.а.) Мүснәд).

 

Хөрмәтле җәмәгать!

Ел саен 3 сентябрь Россиядә Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтелә. Кызганычка, безнең илебез хәзерге вакытта террористларның усал ниятле эш-гамәлләреннән читтә калмый. Ата-бабаларыбыз гасырлар буе саклап, безгә рухи мирас итеп тапшырып калдырган традицион ислам һәм шәригать кануннары турында газета битләрендә без даими рәвештә сөйлибез. Бүгенге вәгәзебездә терроризм һәм экстремизм идеологиясенең халык өчен һәлакәтле, зарарлы, зыянлы булуын күрсәтергә телибез.

Россия шушы җирдә, шушы туфракта яшәүче барча халыклар өчен һәрвакыт кунакчыл йорт булды һәм хәзер дә шундый булып кала. Безнең ата-бабаларыбыз, карт бабаларыбыз, үзләренең кайсы милләт һәм дин вәкиле булуы турында уйлап тормыйча, гасырлар буе бергә хезмәт иткән, дус яшәгән, гаиләләр корган, иңгә-иң куеп илебезне дошманнан саклаган. Алар бер-берсенең диненә хөрмәт белән карый белгән, һәр халыкның мәдәниятенә хас үзенчәлекләрне уңай бәяләгән һәм шушы күркәм сыйфатларны безгә – дәвамнарына, бала-оныкларына, оныкчыкларына да тапшырып калдырган. Әбү Хәнифә тәгълиматына нигезләнгән Хәнәфи мәзһәбе буенча яшәүче Идел буе мөселманнары нәкъ менә башкаларга карата дустанә мөнәсәбәттә булулары, тынычлыкны яратулары белән аерылып тора.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: “И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне бер ирдән һәм бер хатыннан яралттык. Без сезне танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – бик тә тәкъвалык иясе булганыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – Белүче, Хәбәрдар” (“Әл-Хүҗүрат”, 13).

Әлеге аятьтә кешеләрне тәненең төсе, дине, социаль статусы, җенесе буенча милләтләргә бүлү дигән нәрсә юк. Без Аллаһы каршында барысының да тигез дәрәҗәдә булуын күрәбез һәм Раббыбыз безгә бүленмичә, аерылмыйча яшәргә куша.

Бүлү белән кешеләр үзләре шөгыльләнә. Әмма бары тик Аллаһының кушканнарын үтәүче кешеләр һәм илләр генә уңышка ирешәчәк, ә калганнарны һәлакәт көтә. Бездә, Россиядә мөселманнар һәм христианнар бер мең елдан артык инде бергә, иңгә-иң куеп яшиләр.

Бердәм дәүләттә яшәү дәверендә мөселманнар да, башка традицион диннәр вәкилләре дә бүтән дин кешеләрен юк итү идеясен беркайчан да яклап чыкмаган. Дөньядагы бер генә дин дә кешеләрне көч кулланып юк итәргә чакырмый. Ислам динендә дә мондый нәрсә юк. Әмма кеше үтерүләрен аклау өчен динебез күләгәсенә ышыкланырга тырышучылар бар.

Кызганычка, соңгы вакытта идеологлары радикализм юлын сайлаган яңа дини агымнар активлык күрсәтә. Әлеге агымнар безнең илгә дә үтеп керә башлый, алар халык аңына, күңеленә адашу, ялгышу, нәфрәт орлыклары салырга омтыла.

Аллаһының Рәсүле (с.г.в.с.) ИГИЛчыларны (Россиядә тыелган террористик оешма – ред.) искә төшерүче кешеләр турында әйткән, диелә Нүәймә бине Хәммәднең “әл-Фитан” китабындагы хәдистә. “Кара флагларны күргәч, җиргә сыеныгыз һәм кулларыгызны да, аякларыгызны да селкетмәгез. Аннары зәгыйфь кешеләр барлыкка килер, аларга беркем дә әһәмият бирмәс. Аларның йөрәкләре тимер кебек каты булыр, һәм аларның үз дәүләтләре булыр. Алар вәгъдәләрен һәм килешүләрен үтәмәсләр. Алар бер-берсен кушамат белән атап йөртерләр һәм кушаматларын үзләре яшәгән шәһәр исеменнән алырлар. Аларның чәчләре хатын-кызларныкы кебек озын булыр. Ә аннары алар үзара каршылыкка керерләр, шуннан соң Аллаһы кемгә тели, шуңа хакыйкатьне җиткерер”.

Террористлар булып тумыйлар. Үз диненә хыянәт итүчеләр, Аллаһының ихтыярына каршы барып, үзләрен Аның белән тиң, тигез итеп күрүчеләр һәм башка кешеләрне үтерергә, юк итәргә хокуклары бар дип санаучылар террористка әйләнә. Террористлар – диннән читләшүчеләр, мөртәтләр, адашкан бәндәләр, аларның дин белән бернинди уртаклыгы да юк.

Ислам дине галимнәренең гасырлар буе тупланган гыйлемен инкарь итеп, танымыйча, шайтан коткысына бирелеп, үзләрен “чиста” ислам тарафдары дип игълан итүчеләр еш кына террорлык юлына баса.

Алар мәңгелек сорауларга җавапны эзләп тә карамыйча, изге Коръән сүрәләрен һәм сөннәтнең чын мәгънәсен аңламыйча, хаталы, ялгыш нәтиҗәләр ясыйлар. Дини белем алып тормыйча, абруйлы мөселманнарда яклау тапмыйча, үз ирекләре белән яки төрле террористик, экстремистик төркемнәр идеологлары басымы астында дөрес булмаган, ялгыш нәтиҗәләргә киләләр. Үзләрен кызыксындырган сорауны алар безнең мәчетләрдән читтә, шикле галимнәрдә яки интернет челтәрендә эзлиләр. Шуңа күрә аларның адашып ялгыш юлдан кереп китүләре, исламның төп дошманы, терроризм һәм кешелеккә карата нәфрәтнең башлыгы – шайтан коткысына бирелүе бер дә гаҗәп түгел.

Кайбер идеологлар, ниндидер “тамырлар”га кире кайтырга өндәп, өммәтебезне безнең илдә ислам динен тотуның гасырлар буена барлыкка килгән традицияләргә һәм шул рәвешле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәтенә каршы барырга котырталар.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Мөселманнар нәрсәне гүзәл итеп саныйлар, Аллаһы өчен дә шул нәрсә гүзәл” (Әхмәд бине Хәнбәл (р.а.) Мүснәд).

Ягъни ата-бабаларыбызның гасырлык традицияләре берничек тә динебезгә каршы килми, берничек тә ялгышу, адашу булып санала алмый.

Исегезгә төшереп үтәсебез килә: ислам сүзе гарәпчәдән “буйсыну” дип тәрҗемә ителә. Безнең динебез – тынычлык дине, сугыш дине түгел.

Аллаһы Коръәндә болай дип әйтә: “...кем дә кем бер җан өчен яки җирдә бозыклык булмыйча, бер җанны үтерсә, гүя бөтен кешене дә үтергән кебек булыр. Кем дә кем аны терелтсә, гүя бөтен кешеләрне терелткән кебек булыр” (“Әл-Маидә”, 32).

Имам Мөслим (р.а.) Абдуллаһ бине Әмрә бине әл-Әсә (р.а.) сүзләреннән Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) шушы хәдисен китерә: “Үзен тәмуг утыннан ерагайтуны һәм җәннәткә кертүне теләүче үлгән көнендә Аллаһыга һәм Кыямәт көненә инанучы булсын һәм кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булсын”.

Балалары шул рәвешле үлүен кем дә булса телиме икән? Хәсрәттән үзенең яки хатынының күзләре сукыраюын кем дә булса телиме икән? Кеше үтерүчеләрне берничек тә аклавы мөмкин түгел. Өлкәннәр яки балалар, мөселманнар, христианнар, яһүдиләр, атеистлар – барысы да Аллаһының барлыклары. Аларның гомерләрен өзү хокукы беркемгә дә бирелмәгән. Кайсысы анда Аллаһы вазыйфасын үз өстенә алырга җөрьәт иткән? Зур гөнаһ кылып, ул үз-үзен дә үтерә бит. Һәм Раббыбыз аның бу явызлыгын кабул кылыр дип өметләнә.

Имам әл-Бохари һәм имам Мөслим (р.а.) Әбү Хөрәйрә (р.а.) сүзләреннән Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисен китерәләр: “Аллаһыга һәм Кыямәт көненә инанучы яхшыны сөйләсен яки дәшмәсен, Аллаһыга һәм Кыямәт көненә инанучы күршесенә хөрмәт күрсәтсен, Аллаһыга һәм Кыямәт көненә инанучы үзенең кунагын яхшы кабул итсен”.

Хәзер инде бер гаепсез кешеләрне үтерү Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) юлына ни дәрәҗәдә тәңгәл килүен һәркайсыбыз күрә, бәяли ала.

Тагын бер тапкыр ассызыклыйбыз: радикализм һәм террор юлын сайлаучыларның ислам, башка диннәр белән бернинди уртаклыгы да юк. Кызганычка, мөселман кардәшләребезнең җаннарында радикализм орлыклары бөреләнеп чыгуын кайчак күрмичә, сизмичә дә калабыз. Әмма кинәт кенә ислам динен кабул итеп, үзләренең яшәү рәвешен тамырдан үзгәртүчеләргә, дини әдәбият белән кызыксынучыларга, чит ил уку йортларында белем алып кайтып, үзләрен галим дип игълан итүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Без дин нигезләрен тирәнтен өйрәнергә теләүчеләргә ярдәм итәргә әзер. Ләкин динне үз белдегең яки социаль челтәрләрдәге билгелесез авторлар хезмәтләре буенча өйрәнүдән тыелырга киңәш итәр идек. Әхлакый кыйммәтләре ныгып, кешеләргә, дөньяга карата мөнәсәбәте тулысынча барлыкка килеп бетмәгән кешенең традицион булмаган дини агымнар идеологлары капкынына эләгүе бар бит.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: “И, иман китерүчеләр! Әгәр фасикъ бер кеше сезгә хәбәр китерсә, тикшереп белегез, югыйсә, кешеләргә белмичә, зыян китерерсез дә, шуннан соң кылган нәрсәгез аркасында үкенерсез” (“Әл-Хүҗүрат”, 6).

Безнең арабызда ислам күпчелек халыкның дине булган илләрдә белем алган мөселманнар бар. Анда җәмгыять традицияләре Россиядә кабул ителгән традицияләрдән күпкә аерылып тора. Алар арасында яшь буын вәкилләре дә бар, шуларның кайберләре ата-бабаларыбыз безгә әманәт итеп тапшырган бай рухи мирастан баш тарталар, моны алар яңа гына модага кергән “чиста” агымнар файдасына эшлиләр. Алар кайчак кискен рәвештә эш итә, өлкәннәр инде “картаеп беткән” дип саный. Әлеге кешеләрнең аңы үзләре әти-әниләр, әби-бабайлар булгач кына үзгәрә.

Без, Идел буе мөселманнары, дин мөселман кардәшләребезне рухи яктан баетырга, аларга әхлакый камилләшү юлын күрсәтергә, яшәеш өчен нигез булып торырга тиеш дип саныйбыз. Хак вә пакь динебез исламнан читләшеп, бер гаепсез кешеләрне үтерү юлына басучылар өчен берничек тә күләгә, ышыклану урыны була алмый.

Аллаһы Раббыбыздан безгә дөрес, хак юлдан бару һәм Туган илебезне җимереп ташларга җыенучы дошманнан саклап калу өчен көч-куәт бирүен сорыйбыз.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.