Парижны яулаган беренче татар хатын-кызы кем ул?

1887 елда Касыйм шәһәрендә туган Сара Касыймхан кызы Шакулованың революциягә кадәр Европада беренчеләрдән булып югары математик белем алганын белә идегезме?
Аның әтисе Касыймхан сәет - тамырлары белән V-VI нчы гасырларга - Мөхәммәдкә (с.г.в.с.) барып тоташучы 43 нче буын вәкиле, димәк, дәрәҗәле пәйгамбәрләр нәселенең дәвамчысы.
Ул вакытта Рәсәйдә югары уку йортлары хатын-кызлар өчен ябык булганлыктан, Сара Шакулова Париждагы Сорбонна университетының механика-математика факультетына укырга керә. 1913 елда төгәл фәннәр факультетын тәмамлау турында диплом ала.
Галимә, математик, механика профессоры гомер буе халык мәгарифе өлкәсендә эшли, Н.Крупскаяның көрәштәше була, 75 яшендә генә лаеклы ялга китә.
Сара Касыймхан кызы 1964 елда Мәскәү шәһәренең Данилов мөселман зиратында җирләнә.