“Җирдә хәләл, пакь булганнардан ашагыз”

Җомга вәгазе

 

“И, кешеләр! Җирдә хәләл, пакь булганнардан ашагыз. Шайтанның эзләреннән бармагыз, чөнки ул – сезнең ап-ачык дошманыгыз” (“Әл-Бәкара”, 168).

Ән-Нүмән бине Бәшир (р.а.) болай дип  әйткән: “Мин Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйткәнен ишеттем: “Хаклыкта, хәләл билгеле һәм хәрәм билгеле, ә менә алар арасында шикле нәрсә бар, аның турында күп кешеләр белми. Шикледән сакланучы үз дине һәм үз намусы хакына (аңардан) чистарына, ә шикле белән шөгыльләнүче, (үзенең көтүен) тыелган урында көткән һәм менә-менә үзе дә шунда барып керәчәк көтүче кебек, хәрәм эшкә бара. Хаклыкта, һәр хуҗаның (үз) тыелган урыны бар һәм, хаклыкта, Аллаһы Үзе хәрәм кылган нәрсә тыелган нәрсә булып санала. Хаклыкта, тәндә бер ит кисәге бар, әгәр ул төзек булса, бөтен тән төзек булыр, әгәр ул яраксызга әйләнсә, бөтен тәнне бозар һәм, хаклыкта, ул – йөрәк – калеб” (Әл-Бохари, 52 һәм Мөслим, 1599).

 

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның артыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын. Бүгенге вәгазебез хәләл ризыклар белән генә туклану кирәклеге турында булыр.

Ислам динендә хәләл белән хәрәм арасында баланс бар. Ашауга бәйле тыюларның күбесе мөселманнарга һәм башка дин кешеләренә билгеле, алар кешегә җир йөзендә яшәү өчен файдалы, кирәкле һәм зыянлы булган нәрсәләрне ачыклый.

Хәләл – ул Исламда рөхсәт ителгән нәрсәләр һәм гамәлләр. Ризыкның хәләл булуы, беренче чиратта, аның Ислам нормаларына тәңгәл килүе белән дәлилләнергә тиеш. Хәләл азык-төлектә тыелган компонентлар – дуңгыз ите, кан, алкоголь, үләксә ите һәм Аллаһы исеме белән чалынмаган хайван ите булмаска тиеш. Кайбер азык-төлекне – яшелчәләр, җиләк-җимешләр, чикләвекләр, бал, балык һәм шулай ук сөт, сөт продуктларын мөселманнарга шикләнмичә кулланырга рөхсәт ителә. Башка ризыкларда тыелган компонентлар булмавын җентекләп тикшерергә кирәк. Ит һәм ит продуктларына, колбаса эшләнмәләренә карата аеруча игътибарлы булу сорала.

Мөселманнар өчен тыелган азык-төлек хәрәм булып санала. Хәрәм сүзе гарәпчәдән татар теленә “тыелган” дип тәрҗемә ителә. Теләсә нинди очракта да хәрәм булган ризыклар, азык-төлек бар. Дуңгыз ите, алкоголь, үләксә ите, кан һәм Аллаһы исеме телгә алынмыйча чалынган хайван ите әнә шундыйлардан. Коръәндә әйтелгәнчә, кыргый хайваннар (бүре, төлке, эт, мәче, аю) һәм кыргый кошлар (карчыга, лачын) шул категориягә керә.

Кайбер очракта хәләл продукт җитештерү процессында хәрәмгә әйләнергә мөмкин. Әйтик, аны тыелган ризыклар белән бергә эшләп чыгарсалар. Мәсәлән, хәрәмгә тиеп киткән һәм соңыннан рәтләп юмаган пычак һәм башка әйберне файдалансалар. Мондый очракта башта хәләл булып саналган ризык тыелганга әйләнә дә куя. Шул ук вакытта Исламда тыелган нәрсәләр исемлеге әллә ни зур түгел, ә менә рөхсәт ителгән, хәләл нәрсәләр исемлеге чиксез.

Гарәп телендә хәрәмне – тыелганны һәм хәләлне – рөхсәт ителгәнне билгеләүче терминнар бар. Мөселманнар өчен алар гади терминнар гына түгел, ә изге Коръәни-Кәрим китабы белән билгеләнгән кагыйдәләр, дингә ышанучылар аларны шиксез, төгәл итеп, җиренә җиткереп үтәргә тиеш. Әлеге кагыйдәләр эш-гамәлләргә, әйберләргә, азык-төлеккә һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә кагыла.

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) сөннәтендә бу хакта хәдис бар. Анда болай дип әйтелә: “Мин Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйткәнен ишеттем: “Хаклыкта, хәләл билгеле һәм хәрәм билгеле, ә менә алар арасында шикле нәрсә бар, аның турында күп кешеләр белми. Шикледән сакланучы үз дине һәм үз намусы хакына (аңардан) чистарына, ә шикле белән шөгыльләнүче, (үзенең көтүен) тыелган урында көткән һәм менә-менә үзе дә шунда барып керәчәк көтүче кебек, хәрәм эшкә бара. Хаклыкта, һәр хуҗаның (үз) тыелган урыны бар һәм, хаклыкта, Аллаһы Үзе хәрәм кылган нәрсә тыелган нәрсә булып санала”.

Хәләл принципларына буйсынып яшәү – балигъ булган мөселманның төп бурычы. Аллаһының ризалыгына ирешү нияте белән шул бурычларны үтәү мөселман кешесенә шәхси тормышында уңышлар китерәчәк, шулай ук тулаем җәмгыятькә дә зур файда бирәчәк. Бер изге гамәл кылу икенче изге гамәлне кылуга этәргеч ясаган кебек, хәләл ризыклар куллану да бары тик изге эшләргә генә этәрә. Хәләл тормыш белән яшәгән һәм фәкать хәләл ризыклар гына кулланган өчен бакый дөньяда әҗер-саваплар язылачак. Ә хәрәм ризыклар куллану, киресенчә, адәм баласын гөнаһ, начар гамәлләр кылуга этәрәчәк һәм бакыйлыкта аны моның өчен җәза көтәчәк.

Шулай итеп, хәрәм ризык куллану гөнаһлы гамәл булып санала, ә теләсә нинди гөнаһлы гамәл бу дөньяда ук инде аяныч нәтиҗәләргә, бәхетсезлеккә, кайгы-хәсрәткә, бәла-казага китерергә мөмкин. Ислам дине галимнәре түбәндәге аяныч нәтиҗәләрне ассызыклап үтә.

– Керемнәр кимүе һәм финанс хәлнең начараюы.

– Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатеннән ерагаю.

– Көндәлек дөньяви эшләрне алып баруда авырлыклар барлыкка килү.

– Күңел тынычсызлыгы башлану, депрессив халәткә төшү.

– Гомернең кыскаруы.

– Аллаһының бәрәкәтеннән мәхрүм ителү.

– Бер төрле гөнаһ кылуның икенче төрле гөнаһны эшләүгә этәрүе.

– Ихтыяр көченең зәгыйфьләнүе һәм игелекле эшләр кылуга омтылышның кимүе.

– Аллаһы каршында, башка кешеләр алдында түбәнсетелү.

– Ниндидер гөнаһны озак вакыт дәвамында кылу аңа җиңел акыл белән карауга китерә.

– Корылык килгәндә, барлык җан ияләре дә гөнаһ эшләүләре өчен кешеләргә ләгънәт укый. Аларны барлык бәла-казаларда һәм авырлыкларда гаеплиләр. Кемнең дә булса гөнаһлы эшләре саны арта барган очракта, аның йөрәге - калебе “пичәтләнү” - тутыгу һәм шул рәвешле имансыз кешеләр исәбенә эләгү куркынычы бар.

– Гөнаһлы эшләр кешеләргә бирелгән барлык нигъмәтләргә – су, чәчүлекләр, һава торышына тискәре йогынты ясый һәм аларны начар, яраксыз хәлгә китерергә сәләтле. Күрүегезчә, теләсә нинди гөнаһ эшләү, мәсәлән, хәрәм ризык ашау төрле рухи чирләргә – җитди авыруларга китерергә мөмкин. Моннан тыш, нәкъ менә хәрәм ризык кешенең физик халәтенә һәм сәламәтлегенә зур зыян сала. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә кайбер төр ризыкларны тыйды, чөнки аларның тәнебезгә, җаныбызга нинди файда яки зыян китерүе Аңа бик яхшы билгеле.

Хәләл ризык, киресенчә, адәм баласының тәненә һәм җанына файда, бәрәкәт китерә, сәламәтлеген яхшырта һәм ныгыта. Шулай итеп, мондый нәтиҗә ясарга мөмкин: “Хәләл ризык - ул сәламәтлек һәм яхшы рухи халәтнең нигезе, ә хәрәм ризык - ул сәламәтлек бетүнең, рухи яктан зәгыйфьләнүнең төп сәбәбе. Шуны да онытмаска кирәк: хәрәм ризыклардан баш тартып, хәләл ризыклар белән туклану Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешүгә киң юл ача, гөнаһлы эшләрдән сакланып, игелекле һәм изгелекле гамәлләр кылуга этәрә.

Хәләл ризыкның нигезендә яхшы, күркәм “башлангыч” ята, ә хәрәм ризыкның нигезен, киресенчә, начар, тискәре “башлангыч” тәшкил итә. Шуңа күрә теге яки бу кеше нинди ризык белән туклануга бәйле рәвештә, аның күңелендә яхшы, күркәм яки начар “башлангыч” барлыкка килә.

Борынгы табиб Гиппократ: “Без нәрсә ашавыбыздан гыйбарәт”,- дип әйткән. Әлеге сүзләр ашаган ризык белән кылган эш-гамәлләр арасында турыдан-туры бәйләнеш булуын дәлилли. Хәзерге галимнәр кулланган ризык белән ДНК төзелеше арасында бәйләнеш барлыгын ачыклаган. Бу исә ризыкның безнең организмга билгеле информация алып керүе һәм аның физик тән белән беррәттән, акыл белән аңга да тәэсир итүе турында сөйли. Шулай итеп, ашаган ризыгыбыз үзендә булган информация белән бөтен тәнебезгә йогынты ясый һәм төрле гамәлләр кылуга сигнал бирә, аларның төрләре ашаган ризыкның төренә бәйле. Болар барысы да пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) хәдисләрендә чагылыш таба.

Мисал өчен, бер хәдистә озак вакыт юлда булып, чәчләре тузып беткән һәм тузанга чумган бер кеше турында әйтелә. Әлеге кеше шундый хәлдә булып, кулларын күккә таба сузып (ярдәмгә өметләнеп), Аллаһы Тәгаләдән: “Йа, Раббым... Йа, Раббым минем”,- дип дога кылып сорый. Бу хәдистә шулай ук әлеге кешенең ризыгы хәрәм, суы тыелган, киеме хәрәм, аның хәрәм белән тукланган булуы турында әйтелә. Шуңа күрә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) хәдисенең ахырында: “Бу кешенең догасы ничек кабул булсын инде?”- дип өсти. Рәсүлебезнең әлеге хәдисеннән күренгәнчә, кешенең ашаган ризыгы иманына, рухи халәтенә турыдан-туры йогынты ясый.

Чынлыкта, Ислам динендә хәләл - рөхсәт ителгәннең даирәсе, хәрәм - тыелганның даирәсе белән чагыштырганда, күпкә киң. Хаклыкта, динебездә: “Иреклелек - бөтен нәрсәнең беренчел нигезе” дигән мөһим принцип гамәлгә ашырыла.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.