Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) күңелләрдәге сурәте
Җомга вәгазе
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез мөхтәрәм әфәндебез - сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) күңелләребездәге сурәте - хилья саадат темасына булыр.
“Хилья” сүзе гарәпчәдән татар теленә тәрҗемәдә йөз аклыгы, күркәм йөз, күңел матурлыгы дигән мәгънәне аңлата. Ә ислам терминологиясендә ул кешенең сүз байлыгы мөмкинлекләрен файдаланып безнең пәйгамбәр әфәндебезне күңелләрдә сурәтләу дигән мәгънәгә ия.
Безнең пәйгамбәребезне күңелләрдә сурәтләу - ул “бәхет гасыры”на эләгә алмаучылар һәм аның белән күрешү мизгелләрен зарыгып көтүчеләр өчен йөрәкләрен бераз гына булса да бастыру чарасы. Безнең әфәндебез турындагы кыйммәтле риваятьләрне җиткерүче кешеләр, әйтерсең лә, безгә диңгездәге тамчыны тапшыралар. Әлеге тамчыларда океанны күрергә омтылучы мөселманнар, Аллаһыга Тәгаләгә карата мәхәббәтләрен арттырып, Рәсүлебездән (с.а.в.с.) үрнәк алырга тырышып, үзләренең рухи дөньяларын игелекле гамәлләр белән бизиләр.
Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) оныгы Хәсән (р.а.) үзенең абыйсы Хинд бине Әбү Халәдән (р.а.) Аллаһы Рәсүленең тышкы кыяфәте турында еш сораша торган булган. Хәсән (р.а.) үзенең халәтен болай тасвирлый: “Абыем Хинд бине Әбү Халә Аллаһы Рәсүленең тышкы кыяфәте турында мавыктыргыч итеп сөйли иде. Мин абыемның Аллаһы Рәсүленең тормышына бәйле ниндидер эпизодларны искә төшереп сөйләвен тыңларга ярата идем. Чөнки алар күңелемне баетып, аңа тагын да якынайтты һәм аның юлыннан барырга ярдәм итте” (Сүнән әт-Тирмизи).
Хәсән (р.а.) белән Хөсәен (р.а.) пәйгамбәребезнең күркәм кыяфәте турында сөйләгәнне тыңлап туялмыйлар, әтиләре Алиның (р.а.) да шул турыда сөйләгәнен күп тапкыр ишетәләр. Аннары үзләре ишеткәннәрне безгә җиткерәләр.
Шунысы кызык: хакыйкатьнең күпме өлешен сүз белән тапшырырга мөмкин икән?
Һичшиксез, һәрбер кеше Аллаһы Рәсүленең затлы, күркәм образын аны яратуы, аңа карата мәхәббәте дәрәҗәсендә кабул итәргә сәләтле.
Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) уртача буйдан югарырак була. Аның гәүдәсе җыелган, пропорциональ булуы белән аерылып тора. Күкрәге киң, ә җилкәләре туры була. Калак сөякләре арасында пәйгамбәрлек мөһере күзгә ташлана. Сөякләре белән буыннары бик эре була. Тәне ефәк кебек йомшак, ак төстә һәм нур сипкән алсу төстә була. Аның тәне һәрвакыт чиста була, тәненнән тынычландыручы, күңелне һәм кәефне күтәрүче хушбуй исләре чыгып тора. Хушбуй кулланмаган чакта да аның тәненнән һәм тиреннән бары тик тәмле исләр генә чыга. Көн дәвамында аның белән кул биреп исәнләшүче кешеләр яныннан һәрчак җиңел, тәмле ис чыгып торуына соклана. Әйтерсең лә, шиңмәс роза чәчәкләре нәфис исне нәкъ менә аңардан алганнар.
Куллары белән берәр сабыйның башыннан сыйпаганнан соң, әлеге бала башка нарасыйлар арасында ниндидер сихри искә ия булуы белән аерылып торган. Аның мөбарәк тәне, тир белән каплангач, чык тамчылары белән бизәлгән роза чәчәге таҗын хәтерләткән.
Рәсүлебезнең сакалы куе була, аны үстергәч, ул аның уч төбенә сыйган.
Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) вафат булганнан соң, аның чәчләрендә һәм сакалында егермегә якын чал чәч була. Аның ярымайны хәтерләткән кашлары киң була. Ә кашлары арасында җепсел була, Аллаһы Тәгалә хакына нәфрәтләнгән мизгелләрдә әлеге җепсел тула. Пәйгамбәребезнең тешләре энҗе кебек матур була. Ул аларны чистарту максатында мисвәк куллана һәм башкаларга да тешләрен мисвәк белән чистартып торырга киңәш итә. Аның керфекләре озын һәм кара була. Күз карасы гаҗәеп кара, ә күз агы искиткеч ак була. Рәсүлебезнең күзләре Мәңгелектә Аллаһы тарафыннан сөрмә тарткан сыман була. Аның җаны вә күңеле камил булган кебек үк, бәдәне искиткеч күркәм була. Айның 14 нче көнендәге сыман йөзеннән һәрчак сүнмәс нур балкый.
Гайшә анабыз (р.а.) болай дип әйткән:
“Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) йөзеннән шундый нур балкый иде ки, аның яктысында мин хәтта төнлә дә инә күзли идем”.
Рәсүлебезнең аркасындагы калак сөякләре арасында пәйгамбәрлек мөһере була, әлеге билге аңа пәйгамбәрлек вазыйфасы йөкләнүен дәлилли. Күп сәхабәләрдә аңа иреннәрен тидереп карау теләге көчле була. Вафат булган мизгелләрдә шушы билгенең юкка чыгуы аның фани дөньядан бакыйлыкка күчүен раслый.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) вафат булганнан соң, аның күркәм тәне һич тә үзгәрми, шул килеш кала. Хәсрәткә чумган Әбү Бәкер (р.а.), яшь тулган күзләре белән Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) карый һәм иреннәрен мөбарәк маңгаена куеп: “Әй, Аллаһының Рәсүле, синең гомерең күркәм булган кебек үк, үлемең дә синең күркәм”,- дип әйтә.
Пәйгамбәребезнең йөрәге вә күңеленең сизгерлеген һәм йомшаклыгын гади сүзләр белән генә аңлатып бирүе мөмкин түгел. Ул беркайчан да кирәкмәгән, буш, артык булган сүзләр сөйләми. Аның һәр сүзе акыллы, тирән мәгънәле, эчтәлекле була. Аның сөйләшүендә мәгънәсез, тозсыз, тузга язмаган сүзләргә урын булмый. Һәрбер кешегә ул аның акылына, үсеш дәрәҗәсенә, әхлагына туры килгән сүзләр белән мөрәҗәгать итә.
Рәсүлебез гаҗәеп дәрәҗәдә тыйнак, сабыр, тотнаклы була. Көлгән чакта ул беркайчан да чикне узмый, кычкырып, шаркылдап көлми. Һәрвакытта да елмаеп кына сөйләшә, сәлам бирә. Аны кинәт кенә күрүчеләрне һәрчак дулкынлану хисе биләп ала. Аның белән сөйләшеп, әңгәмә корып утыручылар бөтен күңелләре белән аңа якыная. Ул барлык кешеләргә дә хөрмәт һәм ихтирам күрсәтә, казанышларын һәм игелекле эшләрен исәпкә алып олылый. Рәсүлебез үзенең туганнарын, кардәшләрен олылап яши. Өендәге якын кешеләре һәм сәхабәләре белән җылы мөгамәләдә булган кебек үк, башкалар белән дә уртак тел табып, аларның күңелләрен күрә. Барча мөселманнар белән дә игелекле мөнәсәбәттә булып, ул шундый сүзләрне әйтә: “Кардәшенә дә үзенә теләгәнне теләмичә, берегез дә иманлы булмаячак” (Сәхих Бохари). Ягъни иманы камил булмаячак.
Ул ялчыларына күркәм мөгамәләдә була, аларга үзе ашаган ризыкны ашата, аларга үзе кигән киемнәрне кидерә. Рәсүлебез юмарт, киң күңелле, сизгер, йомшак табигатьле була, әгәр инде кирәк булса, тәвәккәллек күрсәтә яки карусыз була. Ул вәгъдәсен үти, әйткән сүзенә тугрылык саклый. Сөекле пәйгамбәребез үзенең интеллекты, әхлакый кыяфәтенең затлылыгы, мактауга лаек булган инсафлылыгы белән башкалардан күпкә өстен була. Аның тышкы кыяфәте күркәм, ә әдәп-әхлагы камил була.
Аллаһы Раббыбыз безнең йөрәкләребездә сөекле пәйгамбәребезгә карата олы мәхәббәт хисе уятсын һәм аның юлыннан баруда уңышларга ирешергә насыйп итсен. Әмин.
(Дәвамы бар).
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.