Гыйлем – Аллаһының олуг нигъмәтедер

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактау һәм олуглауларыбыз, шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.с.), гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

1 сентябрь илебездә күптәннән инде Белем көне булып саналуы, бүген балаларыбызның җәйге каникуллардан соң яки гомерендә беренче тапкыр укырга керешүе сәбәпле, вәгазебезне гыйлем алу темасына багышларга ниятләдек. Раббыбыз һәрбер мөселман кешесенә Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә инануның кыйммәтен аңларга насыйп итсен.

Коръәни-Кәримдә гыйлем сүзе 600дән артык аятьтә телгә алына, алар мөселманнарны грамоталы булырга, ягъни укырга һәм язарга өйрәнергә өнди. Менә бу аятьтә: “Белгән кешеләр белән белмәгән кешеләр тиң була аламы?”- дип юкка гына әйтелмәгән (“Әз-Зүмәр”, 9).

Аллаһы Коръәндә болай дип белдерә: “Ул каләм белән (язу язарга) өйрәтүче. Кешегә белмәгән нәрсәләрен өйрәтүче” (“Әл-Галәк”, 4-5).

Кеше укырга, язарга өйрәнергә һәм үсеш юлыннан барырга тиеш

Әбү Давыдның хәдисләр җыентыгында бик тирән мәгънәле хәдис китерелә. “Гыйлем алуны үзе өчен яшәү рәвеше итүчегә Аллаһы Җәннәт юлларының берсен сайлар”,- диелгән анда. Әлеге хәдистә “сәләкә” сүзе кулланыла, ул “максатка юнәлтелгән даими хәрәкәт” дигәнне аңлата. Димәк, сүз бер сферага бәйле гыйлеме белән генә чикләнмичә, һәрвакыт укырга, үсәргә тырышучы мөселман турында бара. Ул дөньяви гыйлем алганда, дини белем серләрен дә үзләштерергә омтыла. Ягъни ике канаты булган кош яки балык сыман эш итә. Шул рәвешле максатка җиңелрәк һәм тизрәк ирешергә мөмкин булуын яхшы аңлый ул.

Фани дөньяда мөселманның төп максаты – Аллаһының ризалыгына ирешү

Үзенә кирәкле булган гыйлемнәр һәм һөнәрләрне үзләштереп, мөселман җәмгыятькә күбрәк файда китереп яши ала. Һәркайсыбыз дини оешма хезмәткәре була алмый һәм булырга тиеш тә түгел, әмма һәрбер мөселман җәмгыятькә һәм динебезгә мөмкин кадәр файдалы булып яшәргә бурычлы.

Шулай бервакыт Пәйгамбәребездән (с.г.в.с.): “Аллаһы кешеләр арасыннан кемне аеруча ярата?”- дип сораганнар. Рәсүлебез (с.г.в.с.): “Аллаһы иң яраткан кеше – кешеләргә иң файдалы булган кеше”,- дип җавап биргән (Әт-Тәбәрәни).

Сәхабәләр заманында, аннары аларның тугрылыклы дәвамчылары вакытында мөселманнар файдалы булырга һәм игелекле эшләрдә һәрвакыт активлык күрсәтергә тырышкан. Бу аларның тирән гыйлемле булуы белән түгел, ә Аллаһының рәхмәтенә ирешергә омтылуы белән бәйле була.

Һәрбер мөселман үзендә өч мөһим сыйфатны – иман, гыйлем һәм ихласлылык сыйфатларын булдыру һәм үстерү өстендә зур тырышлык куярга тиеш.

Иман – Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инану яшәү кагыйдәләрен өйрәтә.

Гыйлем Аллаһы кушканнарны һәм шәригать кануннарын үтәү кагыйдәләренә төшендерә.

Ихласлылык кешене игелекле һәм изгелекле гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк кылырга этәрә.

Мөселман үзенә йөкләнгән фарыз гамәлләрне үтәү белән генә чикләнми, ул өстәмә эшләрне мөмкин кадәр күбрәк башкарырга тырыша.

Үз-үзен камилләштерү өстендә эшләү һәм гыйлемле булу мөселманга үзе, якыннары, тирә-юньдәге кешеләр һәм тулаем җәмгыять өчен файдалы булып яшәү мөмкинлеге бирә.

Гыйлемсез кешегә дин кушканча яшәргә дә, дөньяви тормышны алып барырга да авыр. Кеше гыйлем алып, җәмгыятькә, үз гаиләсе, балалары өчен файдалы булырга өйрәнә. Ул кирәкле белемне күбрәк алган саен динебезнең хаклыгына һәм Аллаһының барлыгына күбрәк инана.

Шушы мөһим нәрсә турында да онытырга ярамый. Ата-аналар үзләренең балаларына кечкенә чакта, мәктәпкә йөри башлаганчы ук дин нигезләрен өйрәтергә бурычлы. Бала мәктәптә уку белән беррәттән, дин сабакларын да алырга тиеш. Хәзерге вакытта ислам нигезләрен мәчетләр каршындагы якшәмбе мәктәпләрендә яки мәдрәсәләрдә өйрәнү мөмкинлеге бар. Ислам гыйлеме алмаган баланың тормышта дөрес юлны сайлавы шикле.

Болай эшләү ни өчен кирәк соң?

Бала чынбарлыкны, хакыйкатьне дөрес итеп, ягъни Аллаһы Тәгалә таләп иткәнчә кабул итәргә өйрәнергә тиеш. Кызганычка, бүген уку йортларында дин турында белем бирү мәсьәләсенә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми. Югары уку йортларында һаман атеистик уйлау, фикер йөртү хөкем сөрүен күзәтәбез. Шуңа күрә әти-әниләр үзләренең балаларын шундый мохиттә көн күрүгә әзерләргә тиеш. Әгәр бала моңа әзер булса, ул анда үзен уңай хис итәчәк һәм гыйлем алып, тормышта үз урынын табып, җәмгыятькә, дингә мөмкин кадәр күбрәк файдалы булып яшәячәк.

Тырышлык

Теләсә кайсы уку йортында белем алу кешенең шәхес буларак үсеше өчен файдалы. Берничә ел дәвамында тырышлык куеп, дәресләрне калдырмыйча, укуга соңарып йөрмичә, өй эшләрен эшләп укыган бала билгеләнгән көн тәртибенә күнегә, вакытында йокларга ята һәм иртән вакытында тора. Шундый режим буенча яшәргә өйрәнгән кеше дин юлына баса һәм мөстәкыйль тормышка тулысынча әзер була.

Галимнәребезнең фән үсешенә керткән өлеше

Бүген һәрбер мәктәп укучысы университетта белем алырга тели. Ә сез бүгенге форматтагы университетларның алтын гасырдагы мөселманнар тырышлыгы аркасында барлыкка килүен беләсезме? Багдадта ачылган беренче университет “Акыл йорты” (“Дәрүл-хикмә”) дип аталган. Аннары, 859 елда Фатыйма Әл-Фихри Марокконың Фес шәһәрендә Әл-Кәррәвийин университетына нигез сала. Бу – беренче академик югары уку йорты. 9 нчы гасырда мөселман дәүләтендә төзелгән вузның уку-укыту планы буенча геология, астрономия, грамматика, химия, медицина, математика һәм хәтта музыка өйрәнелә!

Әгәр мөселман галимнәренең казанышларын алсак, аларның гениаль булуын хәтта көнбатышта да таныйлар. Мәсәлән, математикада Исаак Ньютон ясаган кайбер ачышларны Ньютон туганчы 500 ел элек Гомәр Хәйям ясаган була инде. Ә Хәрәзем галиме әл-Бируни (973-1048 еллар) Коперник, Галилео белән Джорджано Брунога кадәр 500 ел элек Җирнең үз күчәрендә һәм Кояш тирәсендә әйләнүен ачыклый.

Өммәтебезгә төрле дәрәҗәдәге белгечләр кирәк

Бүген мөселманнарга төрле һөнәрләргә ия интеллектуаллар аеруча кирәк. Аллаһы Тәгаләгә, аның диненә һәм җәмгыятьнең традицион әхлакый кыйммәтләренә файдалы булу өчен югары ислам белеменә ия булу кирәкми дә. Иң мөһиме – тырышырга, зур тырышлык куярга кирәк. Теләсә кайсы һөнәр иясе үзенең осталыгын, сәләтен халыкка динне таратуда куллана ала. Мәсәлән, исламда мөҗтәһид дип аталган бөек, олуг дәрәҗә бар. Бу сүз “Аллаһы юлында тырышлык куючы” дип тәрҗемә ителә.

Аллаһы Коръәндә болай дип әйтә: “Безнең өчен җиһад кылган Без (җәннәткә илтәчәк) юлларыбызга һидаять итәчәкбез. Һичшиксез, Аллаһ игелек кылган кешеләр белән бергә” (“Әл-Ганкәбүүт”, 69).

Теләсә кайсы кеше Аллаһы юлында сүзе, эше, киңәшләре, куллары, мөмкинлекләре, финанслары белән ярдәм итә ала. Болар барысы да Аллаһы тарафыннан кабул кылынып, Кыямәт көнендә үлчәүләрдә үлчәнер. Иң мөһиме – шундый кеше кайгы-хәсрәткә, бәла-казага тарыгач, аңа Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итәчәк.

Кеше гыйлемлерәк булган саен аңарда ихласлылык һәм динне аңлау сыйфаты күбрәк була. Аллаһы Тәгалә безгә дөрес гыйлемнәр алырга һәм динебезне тирәнтен аңларга насыйп итсен.

Аллаһының рәхмәте белән 2022 елда Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең “Биләр” мәдрәсәсе уку-укыту эшчәнлеге алып бару өчен Ульяновск өлкәсенең мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгыннан лицензия алды. Хәзерге вакытта “Биләр” – безнең төбәктә лицензияләнгән бердәнбер ислам дини уку йорты.

Бүген безнең һәркайсыбызның, беркая да барып йөрмичә, туган шәһәребездән читкә китмичә, үз мәдрәсәбездә ислам белеме алу мөмкинлеге бар. Безнең күбебез эшләп йөри, гадәти тормыш белән яши. Шуңа күрә мәдрәсәнең читтән торып уку программасыннан файдаланырга киңәш итәбез (уку-укыту сессиясе ярты ел саен ике атна дәвамында интенсив формада үткәрелә).

Мәдрәсәдә шәригать кануннары, Хәнәфи мәзһәбенең фикһ фәне, Коръән уку һәм башка дини фәннәр буенча җитәрлек дәрәҗәдә гыйлем алырга мөмкин. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга диплом бирү каралган.

Дипломның тормышта кирәге чыкмаса да, мәдрәсәдә шәригать кануннары, дөрес гыйбадәт кылу (фикһ) турында белем алу, гарәп телен, Коръән укырга өйрәнү мөмкинлегеннән файдаланмау, шундый мөмкинлектән баш тарту мөселман кешесе өчен һич тә дөрес булмас. Шуңа күрә барчагызны да әлеге мөмкинлектән файдаланырга чакырабыз. Мәдрәсәбез ишекләре һәркемгә ачык.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.