Мөселман пальма агачына охшаган

Җомга вәгазе

Җир вә күкләрне һәм бөтен галәмнәрне юктан бар итеп, тәрбия кылучы, мәрхәмәт кылып, бөтен җан ияләренә ризык бирүче, тәүбә һәм догаларны кабул итеп, бәла-казалардан коткаручы Аллаһы Раббыбызга хәмед-сәнәләребез, мактау һәм олуглауларыбыз, шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез булсын.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебез мөселманнарның пальма агачына охшавы турында булыр.

Рәсүлүллаһ (с.г.в.с.) болай дип әйткән: "Агачлар арасында яфрагы бөтенләй коелмаган агач бар. Чыннан да, ул нәкъ менә мөселман кешесе кебек. Әйтегез әле, бу нинди агач була?" Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янында басып торучылар чүлдә нинди агачлар үсүен исләренә төшерә башлый. Абдулла бине Үмәр (Аллаһы аңардан разый булсын), пальма агачыдыр, мөгаен, ләкин бу турыда әйтергә оялдым, ди. Алар: "Әйтегез инде, бу нинди агач, әй, Рәсүлүллаһ?"- дип сорыйлар. "Бу пальма агачы була",- ди сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.с.).

Бу хәдис, кыска булса да, тирән мәгънәгә ия. Рәсүлүллаһ (с.г.в.с.) бер чагыштыруы белән мөэминнәрнең барлык яхшы сыйфатларын, барлык уңай якларын, барлык өстенлекләрен дә санап биргән. Шулай ук бу хәдис һәрвакытта да тыйнаклык һәм олыларга карата хөрмәт күрсәтү кирәклеге турында белдерә. Абдулла бине Үмәрнең (Аллаһы аңардан разый булсын) тәртибе, үз-үзен тотышы шуның күркәм мисалы һәм үрнәге булып тора.

Әйдәгез, бу хәдисне җентекләп карап чыгыйк әле. Рәсүлүллаһ (с.г.в.с.) Әбү Бәкер, Үмәр, Әбү Хөрәйрә, Әнәс бине Мәлик, Абдулла бине Үмәр кебекләр арасында була. Рәсүлүллаһ (с.г.в.с.) пальманың үзәген үзе белән алып килеп, Изге Коръәннән түбәндәге аятьне укып, ашый башлый һәм болай ди: “Аллаһның күркәм сүзен ничек үрнәк итүен күрмәдеңме? Күркәм бер агач кебек ки, аның тамыры нык, тармаклары күккә омтыла. Раббының рөхсәте белән һәрвакыт җимешләр бирә. Шулай итеп, Аллаһ кешеләргә мисаллар китерә, бәлки, алар уйланырлар (һәм иманга килерләр)” (“Ибраһим” сүрәсе, 24-25 нче аятьләр). Аннары сәхабәләренә карап, болай дип әйтә: “Агачлар арасында ел буе яфраклары коелмый торган агач бар (аның күләгәсе бетми, кешеләр өчен файдалы булудан туктамый, җимешләрен озак бирә) һәм ул үз динендә бик тә көчле, ныклы иманлы булган мөселманга охшаган. Кешеләр аңардан файда күрә, шулай итеп аларның диндарлыклары арта. Әйтегез әле, бу нинди агач?” Сәхабәләр бу тасвирламага нинди агачның туры килүе турында уйлый башлый. Һәм алар чүлдә үскән барлык агачларны санап чыгып, исемнәрен атыйлар. Ләкин нинди агач икәнен барыбер белмиләр һәм: "Йә, Рәсүлүллаһ, нинди агач икәнен безгә әйтегез инде",- диләр. Ул: "Бу пальма агачы була",- дип җавап бирә. Абдулла бине Үмәр (Аллаһ аңардан разый булсын) өенә кайткач, әтисенә болай дип әйтә: “Пальма агачыдыр инде, дип шунда ук уйладым. Чөнки Рәсүлүллаһ аны ашады бит һәм бездән сорады". "Сиңа җавап бирергә нәрсә комачаулады?"- ди аңа әтисе. Абдулла бине Үмәр (Аллаһ аңардан разый булсын): "Әй, әти, мин сезнең арагызда иң кечесе идем бит, сездән оялдым. Әбү Бәкердән, Әбү Хөрәйрәдән һәм башка сәхабәләрдән оялдым. Сез җавап бирә алмаган сорауга җавап бирмәвем минем өчен дөресрәк булыр дип уйладым",- ди. Аннары Үмәр (Аллаһ аңардан разый булсын): "Син җавап бирсәң, мин бик тә шатланган булыр идем, һәм бу минем өчен барлык мал-мөлкәттән кадерлерәк",- дип белдерә.

Бине Хаҗәр Әскаләни (Аллаһ аңа шәфкать күрсәтсен) болай дип әйткән: "Тыйнаклык мактауга лаек, әгәр ул файда ниндидер югалтуга китермәсә".  Үмәр (Аллаһ аңардан разый булсын) үз улының Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) соравына җавап бирүен теләгән.

Рәсүлүллаһ саллаллаһу галәйһи вә сәлләм, иң яхшы һәм акыллы укытучы буларак, сөйләгәннәре истә кала барсын өчен мисаллар китерә һәм барысын да тасвирлый. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) мөселманның яхшы, күркәм сыйфатларын пальма агачы белән чагыштыра. Ни өчен пальма агачы соң? Бу сорауга җавап бирү өчен пальманы күз алдына китерергә кирәк.

Билгеле булганча, пальма агачы кешеләрне ашата, эчерә, киендерә, миллионлаган халыкны җылыта, диңгезгә алып чыга һәм яшәргә урын бирә. Пальманың кәүсәләре биек һәм калын, алар төзелеш материалы буларак киң кулланыла. Нечкә пальманың өске өлеше һәрвакытта да мамык яфракларның зиннәтле капкасы белән таҗланган. Озынлыгы - җиде метрга, киңлеге бер метрга җитә. Шушы җирлектә яшәүчеләр торак йортларын пальма яфраклары белән каплыйлар. Яфракларыннан алынган бик тә нык җепләрдән канатлар, баш киемнәре, төрле кисточкалар һәм кәләпүшләр ясыйлар. Ә кокос чәчәкләре - шикәр чыганагы, алар шифалы сироп бирә. Пальма агачы үзенең җимешләрен чагыштырмача иртә бирә башлый. Әлеге агачның чәчәк атуы елның ниндидер фасылы яки чоры белән чикләнмәгәнгә, җимешләре сентябрь һәм апрель айларында, июльдә һәм хәтта гыйнварда да өлгерә. Кокос, хөрмә һәм май пальмалары була.

Пальма агачының барлык билгеләре дә чын, ихлас күңелле мөселманның характерына – холык-фигыленә бик тә охшаган. Мөэмин кеше башкаларга карата шәфкатьле, мәрхәмәтле, юмарт һәм игелекле була, күркәм эшләре һәм малы белән булыша.

Пальма агачындагы бөтен нәрсә дә кеше өчен файдалы: кәүсәләре, яфраклары, чәчәкләре, пешкән һәм өлгермәгән җимешләре, кабыгы, тамыры, ягъни пальманың мәрхәмәте, файдасы барлык өлешләрендә дә бар. Мөэминнең мәрхәмәте, нинди хәлдә булуына карамастан, аның барлык эшләрендә чагылыш таба һәм ул үзенә дә, башкаларга да файда китерә.

Пальманың тамырлары җиргә тирән һәм тотрыклы итеп күмелгән кебек, чын мөселманның да иманы ныклы була. Пальма агачы көчле җилләргә бирешмәгән кебек, ихлас күңелле, иманлы мөселманны да тормыш сынаулары сындыра алмас. Мөселман барлык кимчелекләрен дә җиңә һәм гөнаһлардан, төрле явызлыклардан ерагая бара.

Аллаһы Раббыбыз безгә шушы хәдис буенча яшәргә насыйп итсен! Амин!

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.