Гошер сәдакасы

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактау һәм олуглауларыбыз, шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.с.), гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Бүгенге вәгазебездә зәкят – гошер сәдакасы темасына тукталырбыз.

Гошер сүзе “уннан бер өлеш” дигәнне аңлата. Ислам дине хокукы буенча, гошер – ул кырлар һәм бакчалардан җыеп алынган уңышның уннан бер өлешен зәкят итеп түләү. Гошер иң кыйммәтле чыганаклар - изге китабыбыз Коръәни-Кәрим, сөннәт, иҗма һәм кыяс белән расланган. Гошернең Исламда ныклап расланган урыны булганга, аны инкарь итү, намазны инкарь иткән кебек үк, хата булыр иде.

“Елга яки яңгыр суы белән сугарылган уңышның - уннан бер өлеше (1/10), ә терлек ярдәмендә сугарылган уңышның шуның яртысы (1/20) гошер сәдакасы итеп бирелә” (Мөслим).

Хәзер кайбер кешеләр, гошер сәдакасы күптән гамәлдән чыгарылган, бетерелгән инде, дип әйтә. Бу сүзләр һич тә дөреслеккә туры килми, әлеге сәдака беркайчан да гамәлдән чыгарылмаячак. Әйе, дәүләт белән ислам системасы буенча идарә иткән заманда, ислам дине рәсми дин булып саналып, зәкят һәм гошер дәүләт тарафыннан алынган һәм мохтаҗ кешеләр ихтыяҗларына тотылган. Аннары дәүләт дин эшләренә кысылмый, тыкшынмый башлый һәм, зәкятегезне түлисезме, юкмы, намазларыгызны укыйсызмы, юкмы – анысы сезнең эшегез, дип белдерә. Илебез дөньяви дәүләткә әверелеп, халык дингә бәйле бурычларын үтәүдән азат ителә, ягъни дин, вөҗдан иреге бирелә. Әмма Аллаһы Тәгалә кушканнарны, безгә фарыз гамәл итеп кылганнарны – намаз укуны, ураза тотуны кем дә булса гамәлдән чыгара аламы соң? Әлбәттә инде, юк, аларны беркем дә гамәлдән чыгара алмый, моны хәтта күз алдына китерүе дә мөмкин түгел. Шулай ук зәкят түләү һәм гошер сәдакасы бирү бурычын беркем дә бетерә алмый. Гошер сәдакасы бирү – динебез буенча һәрбер мөселманга йөкләнгән бурыч ул.

Налог түләү – дәүләт алдындагы бурыч, ә зәкят түләү һәм гошер сәдакасы бирү – динебез тарафыннан йөкләнгән бурыч. Һәрхәлдә, дәүләт бездән керемебезнең бер өлешен зәкят итеп түгел, ә налог рәвешендә ала, түләтә бит. Налог – ул гражданинның дәүләт каршындагы бурычы. Зәкят белән гошер – мохтаҗларга, шәкертләргә бирелергә тиешле өлеш. Шуңа күрә дәүләткә налог түләү беркайчан да зәкят түләү итеп саналмаячак. Зәкят белән гошер аерым түләнелә, бирелә.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Мал-мөлкәтеңнән зәкят түләп, һичшиксез, син шул мал-мөлкәтнең явызлыгыннан, начарлыгыннан котылдың дип санарга була” (Хәким әл-Мөстәдрәк). 

Мөхтәрәм Имам әс-Сәрәхси үзенең “әл- Мәбсүд” дип исемләнгән олуг һәм искиткеч бай эчтәлекле хезмәтендә гошер сәдакасы бирүнең мәҗбүри (обязательный) булуына дәлил итеп менә шушы изге аятьне китерә.

Коръәни-Кәримдә болай диелгән: “И, иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (зәкят һәм гошер сәдакасы итеп) сарыф итегез. Үзегезгә биргән чакта күзегезне йомып кына алырдай яраксыз нәрсәне (хәер итеп) бирергә тырышмагыз. Белегез, һичшиксез, Аллаһ – (беркемгә дә Мохтаҗ булмаучы) Бай, Мактауга лаеклы” (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 267 нче аять).

Зәкятне иң яхшы һәм иң кирәкле, сыйфатлы булган мөлкәттән (имущество) түләргә кирәк. Складта яки кибет киштәсендә озак ятып черегән, кирәксезгә әйләнгән әйберләрне зәкят итеп бирергә һич тә ярамый. Коръәни-Кәримдә бу хакта болай дип әйтелгән: “Үзегез ярата торган (мал һәм җан кебек) нәрсәләрдән (Аллаһ юлында) сарыф итми торып, сез изгелеккә (ягъни игелекнең иң камил ноктасына һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына) ирешә алмаячаксыз” (“Әлү Гыймран” сүрәсе, 92 нче аять).

Мал-мөлкәтне чистартучы, сафландыручы гошер сәдакасын тәкъвалы кешеләргә, мисал өчен, мәдрәсәләрдә дини гыйлем алучы шәкертләргә бирергә кирәк. Шул рәвешле мөселман кешесе бурычын да түли, гыйлем серләренә төшенүче шәкертләргә дә ярдәм итә. Ибн Мөбарәк үзенең зәкят сәдакасын галимнәргә биреп барган. Ни өчен болай эшлисең, дип сорагач, ул: “Пәйгамбәрләрдән соң олуг дәрәҗәгә ия булган галимнәрдән башка беркемне дә белмим”,- дип әйткән. Әгәр мохтаҗ галим, мөгаллим яки шәкерт үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында кайгырса, аның белем алырга һәм башкаларны гыйлемгә өйрәтергә мөмкинлеге булмаячак. Шуңа күрә гошер сәдакасын аларга бирү күпкә файдалы һәм отышлы.

Табигый юл – яңгыр, елга, чишмә сулары белән сугарылучы һәм ясалма юл белән сугарылучы кырлардан җыеп алынган уңыштан бирелә торган гошер сәдакасы күләме, әлбәттә инде, төрле була. Әгәр җир кешесе җиләк-җимешләре, яшелчәләре һәм бөртекле культуралары үсә торган ындырына һәм бакчасына сибү өчен суны чиләк белән ташыса яки суны насос, башка төрле җайланмалар ярдәмендә суыртса, әлеге сугару (орошение) ясалма сугару булып санала. Кырларны ясалма рәвештә сугарган очракта гошер сәдакасы 5 процент күләмендә бирелә. Мондый категориягә кергән мөлкәтнең нисаб күләме – 720 кг. Төрле культуралар уңышын бергә кушып зәкят түләү күләменә ирешеп булмый.

Уңышны җыеп алганнан соң зәкят түләү мәҗбүри (обязательный) булып санала. Әгәр уңыш елына ике тапкыр җыеп алына икән, һәр уңыштан зәкят сәдакасы түләргә кирәк. Зәкятне натуралата, ягъни ашлык, бәрәңге, яшелчә рәвешендә дә тапшырырга мөмкин.

Ульяновск өлкәсе һәм өлкә үзәге мәчетләрендә зәкят сәдакасын салу өчен махсус тартмалар бар. Алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:

Үзәк Җәмигъ мәчете, Банный тыкрыгы, 1;

Сембер-Ульяновскиның Икенче Җәмигъ мәчете, Дзержинский урамы, 20;

“Ак мәчет”, Р.Люксембург урамы, 33;

Тарихи мәчет, Федерация урамы, 37;

“Солтан” мәчете, 2 пер., Инзенский, 12;

“Биләр” мәдрәсәсе, Оренбургская урамы, 1Б;

Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете (Хмельницкий урамы, 98) (Мәләкәс районы);

Николаевка район үзәгенең “Нур” мәчете, Гагарин урамы, 7 (Николаевка районы);

Новоспасское район үзәгенең “Наилә” мәчете, Горшенин урамы, 43 (Новоспасское районы);

Барыш шәһәре мәчете, Радищев урамы, 88Б, (Барыш районы);

Иске Кулаткы бистәсе мәдрәсәсе, Куйбышев урамы, 49 (Иске Кулаткы районы).

Өлкә районнарында зәкят тартмасына җыелган сәдака акчалары шушы җирлекләрдә яшәүче мохтаҗ кешеләр ихтыяҗларына тотылачак.

Аллаһы Раббыбыз безнең һәркайсыбызга Үзенең шәфкать-мәрхәмәтенә, ике дөнья рәхәтенә ирешергә насыйп әйләсен.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды