Үзгәрешләрне үзебездән башлыйк!
Җомга вәгазе
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактау һәм олуглауларыбыз, шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Бүгенге вәгазебез үз-үзең турында кайгырту һәм тормышта үз алдыңа максат куеп яшәү кирәклеге турында булыр.
Аллаһы Тәгалә, бөтен башка барлыклардан аермалы буларак, безгә иң зур нигъмәтләрнең берсе – акыл нигъмәте биргән. Ул ике дөнья бәхетенә ирешү өчен кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга әмер иткән. Тыйганнарыннан тыелу безне төрле бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән, хәвеф-хәтәрләрдән, иң мөһиме – тәмуг газабыннан саклый. Моңа ирешү өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән акыл нигъмәтен мөмкин кадәр урынлы, нәтиҗәле кулланырга һәм тормыш юлыбызда үз алдыбызга максат куеп яшәргә кирәк.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Кешеләр, сезнең максатыгыз булырга тиеш, сезнең максатыгыз булырга тиеш. Хакыйкатьтә, сез күңелсезлек хисе белән “килешкәнче”, Аллаһы сезне илаһи мәрхәмәтеннән мәхрүм итмәс”,- дип әйткән (Әл-Җәмигү әс-сәгыйрь).
Ә икенче хәдистә болай диелгән: “Иманы ныклы кеше, көчсез, йомшак, зәгыйфь кешегә караганда, Аллаһы Тәгаләгә күпкә якынрак, Ул аны күбрәк ярата. Югыйсә, аларның һәркайсында (иманлы булуыннан чыгып) яхшылык бар. Сиңа яхшылык һәм файда китергән нәрсәгә омтылуны үзеңә максат итеп куй. Аллаһыдан ярдәм сора һәм йомшаклык күрсәтмә. Әгәр үзең теләмәгән нәрсә килеп чыкса: “Әгәр болай эшләгән булсам, чынлап та, башка төрле булыр иде”,- дип әйтмә. Менә шушы “әгәр” шайтанга үз эшенә керешү мөмкинлеге тудыра. “Аллаһы Тәгалә миңа шулай тәкъдир итеп кылган, шулай язган, Ул теләгәнчә килеп чыкты инде”,- дип әйт” (Сәхих Мөслим).
Әгәр тормыш юлында авырлыклар, проблемалар очрый икән, хатаны, беренче чиратта, үзеңнән эзләргә, үз-үзеңне аңларга тырышып карарга кирәк. Без Аллаһы Тәгалә белән элемтәне ниндидер кешеләр аша түгел, ә җаныбыздагы “мин” аша урнаштырабыз бит.
Әмма моңа үз-үзеңне аңлап, тыңлап яшәгәндә генә ирешергә мөмкин. Кечкенә адымнар белән булса да, шуңа омтылыйк. Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелә: “Һичшиксез, алар (кешеләр) үз нәфесләрендә булганны алмаштырмый торып, Аллаһ кешеләрдә булганны алмаштырмый. Әмма Аллаһ бер кавемгә (газап) яманлык (килүен) теләсә, аны бернәрсә дә кире бора алмас. Алар (башларына газап килү тәкъдир ителгәннәр) өчен Аннан (Аллаһы Тәгаләдән) башка бер хөкемдар да юк” (13-11).
Шулай бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәдтән (с.а.в.с.): “Аллаһы Тәгалә нинди эшләрне аеруча ярата?”- дип сораганнар. “Аз санда булса да, даими рәвештә кылынганны”,- дип җавап бирә ул. Һәм: “(Башта) үтәргә хәлегездән килгән йөкләмәләрне генә үз өстегезгә алыгыз”,- дип өстәгән (Сәхих Әл-Бохари).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) шулай ук болай дип әйткән: “Үтәргә хәлегездән килгән йөкләмәләрне генә үз өстегезгә алыгыз. Хаклыкта, сезне күңелсезлек хисе биләп алганчы, Аллаһы Сезгә Үзенең шәфкать һәм мәрхәмәтен бүләк итүдән туктамас. Аз булса да, даими булган нәрсәне Аллаһы аеруча ярата” (Сүнән Әбү Дәүд).
Нәкъ менә Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанып, ягъни иманлы булып яшәү генә кешегә бөтен эчке потенциалын ачу мөмкинлеге бирә. Иманлы кеше Аллаһыны танып белүе нәтиҗәсендә яңа гүзәл сыйфатларга ия була, иң мөһиме – үзенең миссиясен – үзенә йөкләнгән төп бурычны аңлый. Үз-үзеңне яратмау дөнья ләззәтләреннән баш тартуда түгел, ә үзеңнең җаныңа, мәңлелек бакый тормышыңа кимсетүле карашта, төкереп карауда, ваемсыз булуда чагылыш таба.
Үз-үзеңә карата мөнәсәбәт – ул аерым күңел халәте. Нәкъ менә шундый халәттә үзеңнең хәлеңне тирәнтен аңлыйсың, шул ук вакытта Раббыбызның мәрхәмәтен һәм яратуын һәрбер күзәнәгең белән һәрдаим тоясың. Шундый халәттә үсеш юлыннан бару, үз-үзең турында кайгыртып яшәү теләге туа. Һәм бу теләк үзеңә яки башкаларга нәрсәдер исбат итү теләге белән һич тә бәйле түгел. Әлеге теләк, беренче чиратта, Аллаһы Тәгалә тарафыннан сиңа бу дөньяда яшәү өчен нинди тәкъдир билгеләнүен тирәнтен аңлауга бәйле.
Ә үз-үзеңә ышануга ничек ирешергә соң? Бу сорауга җавапны түбәндәге хәдистә табарга мөмкин: “Әгәр сез Аллаһы Тәгаләгә таяну осталыгына ия булсагыз, үзләренә ризык табучы кошлар кебек булыр идегез. Кошлар иртә таңнан буш ашказаны белән чыгып китәләр һәм тулы ашказаны белән кайтып керәләр” (Күтүбү ситте).
Хәзерге заманда кеше алдында үз-үзен югалтмау, үзенә туганда ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән яхшы, күркәм, асыл сыйфатларны түкми-чәчми саклап калу бурычы тора. Мөһим һәм шул ук вакытта бик тә катлаулы бурыч бу. Һәм бу мәсьәләдә дин кешегә ярдәмгә килә. Иманлы кеше теләсә нинди ситуациядә Аллаһының илаһи мәрхәмәте яшеренгән булуын белә, ул шуңа таянырга, аннан сабак алырга омтыла.
Үз-үзенә сакчыл мөнәсәбәттә булган кеше һәрвакыт башкаларны аңлаячак. Ул бервакытта да бүтәннәрне гаепләмәс, аларга акыл өйрәтмәс. Чөнки ул бу фани дөньяда һәрбер кешенең үз урыны, үз роле барлыгын, Аллаһыга илтүче үз юлы булуын аңлый. Ул үзенең хәлен аңлап эш итә, шуңа күрә үзен хөкемдар яки бөтен нәрсәне булдыручы итеп санамый.
Шул ук вакытта ул үзенең миссиясенә тугрылыклы булып кала. Ул дөньяда уңай үзгәрешләрне үзеңнән башларга кирәклеген аңлый. Үз-үзең турында чын кайгыртучанлык күрсәтү, үз-үзеңне чынлап торып ярату менә шул түгелме соң инде? Ул кечкенә генә йөрәктә – җанда, калебтә барлыкка килеп, бөтен дөньяга, бар җиһанга тарала.
Аллаһы Тәгалә безгә тормыш мөмкинлекләребезне күреп алып үстерергә насыйп әйләсен, ярдәм итсен иде. Әмин.
* * *
Бу атнада, 15 августта, Дагыстан башкаласы Махачкалада зур фаҗига булды. Янгын аркасында дистәләгән кеше һәлак булды, йөзгә якын кеше тән җәрәхәтләре алып хастаханәләргә озатылды.
Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүен, аларга карата шәфкать һәм мәрхәмәтлелек күрсәтеп, җәннәткә кертүен, хастаханәләрдә ятучыларга җиңеллек һәм шифа бирүен догалар кылып сорыйбыз.
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.