Мөселманны ихласлылык бизи

Җомга вәгазе

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

Җир вә күкләрне һәм бөтен галәмнәрне юктан бар итеп, тәрбия кылучы, мәрхәмәт кылып, бөтен җан ияләренә ризык бирүче, тәүбә һәм догаларны кабул итеп, бәла-казалардан коткаручы Аллаһы Раббыбызга хәмед-сәнәләребез, мактау һәм олуглауларыбыз, шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез булсын.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдәге күп аятьләрдә кеше теләсә нинди гыйбадәтне дә бары тик Раббыбыз хакына гына кылырга тиеш булуын ассызыклый. Гыйбадәтләрне фәкать Аллаһы хакына кылу Ислам динендә “ихласлык” дип атала.

Аллаһы Раббыбыз безнең эш-гамәлләребезне кабул кылсын һәм әҗер-савапларын насыйп итсен өчен ике мөһим шартны үтәү таләп ителә. Беренчедән, бөтен эш-гамәлләребездә дә ихласлык булырга тиеш, ягъни аларны кемгәдер күрсәтү, мактану өчен түгел, ә Аллаһы хакына, Аның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү ниятендә башкарырга кирәк. Икенчедән, эш-гамәлләребез Аллаһының Изге китабына һәм Аның Рәсүленең (с.г.в.с.) сөннәтенә тәңгәл килергә тиеш.

Бүгенге вәгазебез беренче шартка – эш-гамәлләрдә ихласлык темасына багышлана. Әлеге шартны үтәү кирәклеге турында түбәндәге хәдистә әйтелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Сезнең өчен, Мәсих әд-Дәҗҗалга караганда, нәрсәдән тагын да күбрәк куркуым турында сезгә хәбәр итәргәме соң?”- дип сораган. “Әлбәттә, хәбәр ит, әй, Аллаһының Рәсүле”,- дигән сәхабәләре. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Ул яшерен күпаллалык. Кеше намазга баскач, әгәр үзенә карап торучыны күреп алса, аны бизи”,- дип әйткән (Әхмәд).

Шулай итеп, әгәр намаз укыган вакытта ихласлык булмаса, күпаллалык барлыкка килә. Ягъни кеше Аллаһы белән беррәттән яки Аның урынына тагын кемгәдер яки нәрсәгәдер гыйбадәт кыла булып чыга. Ихласлык белән укылмаган намазны Аллаһы Тәгалә кабул кылмас.  

Күпаллалык ике төрле була.

Беренче төре – олы күпаллалык, олы ширек.

Ягъни кеше гыйбадәтен Аллаһыдан башка бүтән кемгәдер яки нәрсәгәдер багышлап кыла. Мәсәлән, ул намаз укый һәм Раббыбыздан башка бүтән кемнәндер дога кылып сорый. Күпаллалыкның мондый төре кешене Ислам диненнән чыгара, имансыз итә һәм бу гамәл кичерелми торган гөнаһлар исәбенә керә. Без бары тик Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга, Аңа гына ялварырга, Аңардан гына дога кылып сорарга тиеш.

Күпаллалыкның икенче төре – кече ширек.

Намазны кешегә күрсәтү, мактану өчен генә уку һәм мөселман йолаларын үтәп, фани дөнья байлыкларына ирешергә омтылу шунда керә инде. Күпаллалыкның мондый төре Ислам диненнән чыгармый, әмма кешенең иманы өчен зур куркыныч тудыра, чөнки ул олы күпаллалыкка илтергә мөмкин.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үзенең хәдисендә: “Сезнең кече ширеккә кереп китүегездән барыннан да күбрәк куркам”,- дип әйткән. “Нәрсә соң ул кече ширек, әй, Аллаһының Рәсүле?”- дип сораган сәхабәләре. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Изгелекне кемгәдер күрсәтү, мактану өчен кылу. Кыямәт көнендә кешеләр үзләренең эш-гамәлләре өчен әҗер-саваплар алганда, Аллаһы Тәгалә (шулай эшләүчеләргә): “Исән вакытта кем өчен боларны кылган булсагыз, шулар янына барыгыз һәм карагыз, аларда нәрсә дә булса табарсыз микән?!”- дип әйтер”,- дип белдергән”.

Әлеге хәдиснең башка версиясендә Аллаһы Рәсүленең (с.г.в.с.) болай дип әйтүе хакында хәбәр ителә: “Сезнең өчен иң курыкканым – ул кече ширек – рия. Кыямәт көнендә кешеләр эш-гамәлләре өчен әҗер-савап алганда, Аллаһы Тәгалә (шундый кешеләргә): “Фани дөньяда кемнәргә күрсәтү өчен эшләгән булсагыз, шулар янына барыгыз һәм карагыз, аларда әҗер-савап табарсызмы икән?!”- дип әйтер”.

Үзенең гыйбадәтләре өчен Аллаһы Тәгаләдән әҗер-савапны тулысынча алучы гына уңышлы мөселман булу бәхетенә ирешәчәк. Ә моның өчен эш-гамәлләрдә һәм гыйбадәттә ихласлык булырга тиеш. Ихласлык сыйфатына ия булучылар гына Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә омтыла. Әгәр инде кемгәдер күрсәтү, мактау сүзләре ишетү, дөнья байлыкларына ия булу өчен тырышучылар Аллаһы Раббыбыз каршында уңышлы булып саналмас. Гамәл-гыйбадәтләремне ихластан кыламмы, Аллаһы ризалыгы өчен эшлимме, рия катышмый  микән, дип үз-үзебезгә сорау бирәбезме? Бу хакта һәркем уйлансын иде.

Иман зәгыйфьлегеннән котылу, калебне сафландыру, күңелне ихлас итү өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?

Беренче чиратта, мөмкин кадәр күбрәк өстәмә гыйбадәтләр кылырга – намаз укырга, сәдакалар бирергә, Коръәнне укырга, ураза тотарга кирәк. Һәм боларны барысын да кешегә күрсәтмичә генә эшләргә киңәш ителә. Ниндидер изгелек эшләгәнсез икән, бу хакта беркем дә белмәсен, ишетмәсен, хәтта моның өчен рәхмәт әйтергә теләүче сезне эзләп тә таба алмасын. Әлбәттә инде, мактау сүзләре ишетергә күнеккән кешегә тиз генә үзгәрергә җиңел булмас. Әмма тәвәккәл кылырга һәм үзгәрү юлына басарга, эш-гамәлләрдә ихласлык күрсәтергә кирәк, бары тик шул рәвешле генә ике дөнья бәхетенә ирешергә мөмкин.

Һичшиксез, изге эшләрне бөтен халык алдында кылырга туры килгән очраклар да була. Мәсәлән, биш вакыт намаз уку өчен мәчеткә йөрибез. Безнең Аллаһыга гыйбадәт кылырга килүебезне барысы да күреп тора. Яисә зәкят бирүче сәдака иясенә хәбәр итә, бу мөселманның зәкят түләвенә бернинди дә шик тумасын өчен эшләнә.

Халык арасында хөрмәт һәм абруй казанган мөселманның бөтен кеше алдында изге гамәл кылуы башка хәйриячеләр, химаячеләр өчен күркәм үрнәк булып тора. Башка хәйриячеләр аңардан үрнәк алып изге эшләргә ярдәм кулы сузачак, малларыннан өлеш чыгарачаклар. Мәсәлән, мәчетләр төзибез, бу бик тә файдалы, изге эш. Кайчак мәчет салу өчен акча җитеп бетми. Шундый чакта берәр мөселман мәҗлестә яки җыелышта торып басып: “Мин мәчет төзелешенә шуның кадәр акчамны бирәм”,- дип бөтен халык ишетерлек итеп әйтә. Башкалар бу сүзләрне ишетеп, әллә без аңардан кимме, ни өчен без читтә калабыз соң әле, әйдәгез, без дә изге эшкә үз өлешебезне кертик, дип уйлана башлый. Шулай итеп, мөселман кешесе изге эшен мактану, кешегә күрсәтү өчен түгел, беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү, башкаларны да үз артыннан ияртү нияте белән башкара. Андый кешегә икеләтә әҗер-савап язылачак, берсе – үзе изге эш-гамәл кылган өчен, икенчесе – башкаларга үрнәк күрсәтеп, үз артыннан ияртә алган өчен.

Хөрмәтле мөселманнар! Безгә үгет-нәсыйхәт, гыйбрәт алу өчен әлеге хәдисләр һәм мисаллар җитәрлек. Әйдәгез, изге гамәлләр кылыйк, Аллаһының әҗер-савапларын алырга тырышыйк, Раббыбызның ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешергә омтылыйк.

Аллаһы Раббыбыз изге гамәлләргә омтылучы мөселманнарның иманын ныгытсын, изгелекләре өчен әҗер-савапларын насыйп итсен.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.