“Дин - ул үгет-нәсыйхәт”

Җомга вәгазе

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Шушы изге көннәрдә Зөлхиҗҗә аена бәйле гыйбадәтләрне кылу, Үзенең ризалыгына ирешү хакына корбаннар чалу, Корбан бәйрәме уңаеннан шәригать йолаларын үтәү мөмкинлеге бирүе өчен Аллаһы Раббыбызга чиксез рәхмәтләребез булсын.

Бүгенге вәгазебез “Исламда үгет-нәсыйхәтнең әһәмияте һәм ысуллары” дигән темага булыр.

Исламда акыл төшенчәсе динебез өчен җаваплылык дәрәҗәсен билгеләүче төп шартларның берсе булып исәпләнә.

Кешенең акылы - Аллаһы тарафыннан бирелгән олуг бүләк, кешеләр аның ярдәмендә үзләренең рухи, дини тормышларын төрлечә тулыландыра. Кемдер аны гыйлем алып, үзен тәрбияләү һәм иманын ныгыту һәм шул белемгә таянып, зирәк, зиһенле, ерак күрүчән булу максатында куллана. Ә икенчеләре нәфес әсирлегенә эләгеп, бары тик ул кушканча гына эшләп, көнләшү, тәкәбберлек, саранлык, комсызлык кебек рухи чирләр белән авырый һәм үзен мәңгелек һәлакәткә таба алып бара.

Менә шул сәбәпле бөтен кешеләр дә үгет-нәсыйхәткә, ягъни нинди дә булса мәсьәләгә тулысынча төшенү өчен тәфсилләп аңлатып бирүгә мохтаҗ. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Дин - ул үгет-нәсыйхәт”,- дип әйткән (Бохари). Әлеге хәдистә нәсыйхәт төшенчәне ике мәгънәне үз эченә ала. Беренчесе - ихласлылык, икенчесе - яхшылык эшләүгә, игелек кылуга өндәү, чакыру. Шуңа күрә Аллаһының дин кушканча яшәргә омтылучы колы бөтен нәрсәдә ихлас булырга һәм кешеләрне яхшылык эшләргә өндәргә тиеш.

Нәсыйхәт - ул өндәү, чакыру. Хакыйкатьне кабул итәргә лаек булучыларны да, иман әһелләрен дә өндәргә кирәк, чөнки мөселман Аллаһының “яхшылыкка өндә һәм явызлыктан сакла” дигән әмерен үтәргә бурычлы. Билгеле ки, һәрбер кеше гөнаһлар эшли һәм хаталар ясый. Шунлыктан кеше Кыямәт көненә кадәр үгет-нәсыйхәткә мохтаҗ һәм һәрбер мөселман гомере буе башкаларны үгетләргә тиеш.

Аллаһы Тәгалә безне шушы бурычны дөрес итеп үтәргә өйрәтә һәм моның иң яхшы ысулын күрсәтә. Раббыбыз Мусаны (с.а.) Фиргавен янына җибәргәндә, Мусага (с.а.) аңа йомшак, ягымлы сүзләр белән генә мөрәҗәгать итәргә куша. Изге Коръәни-Кәримдә болай диелгән: “Аңа йомшак сүз әйтегез. Ул, бәлки, аңлар һәм куркып калыр” (“Та Һа”, 44).

Бөтен нәрсәне дә белүче Аллаһы Раббыбыз, әлбәттә инде, Фиргавеннең хакыйкатьне кабул итмәвен алдан ук белә, шуңа да карамастан, Үзенең Рәсүленә Фиргавенгә иң яхшы, иң күркәм рәвештә үгет-нәсыйхәт бирергә куша.

Болай өндәү ысулы дөреслекне, хакыйкатьне йомшак, матур сүзләр белән, кешенең нәфесенә кагылмыйча, җиткерүне күздә тота. Бу дөреслекне кабул итү мөмкинлеген күпкә арттыра.

Изге Коръәннең башка аятендә Раббыбыз болай ди: “Аллаһ юлына, и Мөхәммәт, хикмәтле булган күркәм үгетләү белән чакыр. Әгәр бу турыда төрле сүз булса, яхшылык белән аңлат” (“Ән-Нәхел”, 125).

Кем булуларына карамастан, барлык кешеләрне дә үгетләү - Ислам өндәвенең икенче нигезе ул.

Коръән кушканнардан һәм Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) өндәү ысулларыннан күренгәнчә, кеше үгетләүне кабул итмәсә дә, барыбер аңа колак сала. Бу кешегә үгет-нәсыйхәт бирүдә бернинди мәгънә һәм файда да юк инде, дип уйлау дөрес булмас. Мәсәлән, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) күп тапкыр Әбү Җәһелне Ислам диненә өнди. Әбү Җәһел вөҗданы белән Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) үгетләвен кабул итсә дә, тәкәбберлеге аркасында, үзенең нәфесен җиңә алмый һәм Ислам динен барыбер кабул итми. Шул ук вакытта Исламның бик күп элекккеге дошманнары - Үмәр ибне Хәттаб, Әбү Сүфьян, Хинт, Вәхши, Рәсүлебезнең изге һәм игелекле гамәлләрен күреп, аларны югары бәяләп, ахыр чиктә, хак вә пакь динебезне кабул итәләр.

Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) сәхабәсе Әнәс (р.а.) үз күзләре белән күргән гыйбрәтле хәл турында сөйли: “Без Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) белән бергә бара идек. Аның өстендә калын япма иде. Бер бәдәви, Рәсүлебезне (с.а.в.с.) куып тотып, япмасын каты итеп тартты. Мин япманы каты итеп тартудан Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) муены кысылуын күреп алдым. Аннары бәдәви: “Әй, Мөхәммәд! Син әйт, Аллаһының синең карамакта булган мөлкәтеннән бер өлешне миңа бирсеннәр”,- диде. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) бәдәвигә таба борылды һәм матур итеп елмаеп куйды. Шуннан соң мөлкәтенең бер өлешен шушы бәдәвигә бирергә кушты” (Бохари).

Шулай ук Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) кешенең үсеш дәрәҗәсен исәпкә алып  үгетләү ысулын үзгәртүенә мисал китерергә мөмкин. Мүәз ибне Җәбәл (р.а.) сәхабә болай дип тапшыра: “Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) мине Йәмәнгә җитәкче - идарәче итеп җибәргәндә, Мәдинәгә кадәр озата барды. Мин утырып бардым, ә ул җәяү атлады. Кайбер киңәшләрен биргәннән соң, миңа ул болай диде: “Әй, Мүәз! Бәлки, быелдан соң син мине бу дөньяда бүтән күрмәссең дә инде. Бәлки, шушы мәчеткә яки каберемне зиярәт кылырга килерсең”. Бу сүзләрне ишеткәч, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) белән аерылышырга туры килер, дип күңелем төште һәм елап җибәрдем. “Әй, Мүәз, син елама”,- диде Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.). Аннары Мәдинәгә таба борылып: “Кайда гына булсалар да, Аллаһы каршында тәкъвалык күрсәтүчеләр - минем өчен иң якын кешеләр”,- дип ә йтте” (Әхмәд).

Әлеге мисаллар Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) үгет-нәсыйхәт бирү  һәм өндәү үрнәге булып тора. Ул иң әүвәл үгетләргә җыенган кешеләрнең гыйлем һәм дини дәрәҗәсен ачыклаган, аннары аларның эчке дөньясын яулап алган һәм дөреслеккә, хакыйкатькә өндәгән. Димәк, үгетләү осталыгына ия булучы кеше генә башкаларны өндәргә сәләтле. Шулай ук үгетләүче үзе динебез кушканча яшәп, барлык йөкләнгән бурычларны үтәсә генә, үгетләү уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Шуңа күрә һәрбер кеше остаз була алмый. Бары тик Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) ысулларын кулланучылар һәм аның кебек күркәм әхлакка ия булучылар гына үгет-нәсыйхәт бирергә, өндәргә хокуклы. Нәсыйхәт бирүдә уңай нәтиҗәгә ирешү өчен гыйлем, интуиция, хикмәт, зиһен, камиллеккә һәм тәҗрибәгә таянып эш итәргә кирәк.

Аллаһы Раббыбыз безгә барчабызга да үгет-нәсыйхәт бирүчеләрдән, яхшылыкка өндәүчеләрдән һәм кешеләрне явызлыклардан саклаучылардан булырга насыйп әйләсен.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.