Мәчеттә үз-үзеңне тоту әдәпләре
Җомга вәгазе
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Бүгенге вәгазебез Ислам динендә мәчетнең әһәмияте һәм анда үз-үзеңне тоту әдәпләре турында булыр.
Мәчет территориясе – ул изге урын, анда кешеләр гыйбадәт кылу, намаз уку, гөнаһлардан чистарыну, калебен сафландыру, Коръәни-Кәрим китабын укырга өйрәнү өчен килә. Мәчеткә юл тоту – ул Аллаһы Тәгалә каршысына бару. Без мәчеткә һәрвакытта да Раббыбызның кунаклары сыйфатында барып керәбез.
“Җәмәгать белән (күмәкләшеп) укыган намаз, ялгызы гына укыган намазга караганда, егерме җиде тапкыр өстенрәк, саваплырак” (Бохари). Әлеге хәдистән күренгәнчә, ир-атлар биш вакыт намазны мәчеттә җәмәгать белән бергә укырга тырышырга тиеш. Ислам динендә мәчеттә үз-үзеңне тоту әдәпләре бар.
Аллаһы йортында кыен хәлдә калмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне җиренә җиткереп үтәргә кирәк:
- Мәчеткә барырга җыенган кеше, беренче чиратта, киемен һәм тәнен тәртипкә китерергә тиеш.
- Намазга басарга ниятләгән ир-атның киеме шәригать кануннарына туры килергә тиеш. Пляж киемендә намаз укырга рөхсәт ителә, әмма андый киемнән мәчеткә керү тыела. Мәчет – ул җәмәгать урыны, анда гигиена таләпләрен үтәү һәм идәнгә җәйгән келәмнәрне чиста тоту өчен аякка оеклар – носки кияргә киңәш ителә.
- Психик авырулары булган кешеләргә мәчеткә йөрергә ярамый.
- Хатын-кызларга “критик көннәре”ндә мәчеткә керү тыела.
- Башларына яулык бәйләмәгән һәм гаурәт җирләрен капламаган хатын-кызлар мәчеткә керми. Туристлар күп йөри торган зур мәчетләрдә, гадәттә, хатын-кызларга ишек төбендә башларына яулык бәйләргә тәкъдим итәләр.
- Мәчеттә никах уку йоласын башкарганнан соң гына фоторәсемгә төшәргә рөхсәт ителә.
- Яңа гына туган балага исем куштыру өчен килгәч, сабыйның әнисенә мәчеткә керергә рөхсәт ителми, чөнки ул әле чистарыну - “нифас” халәтендә була. Шулай ук хатын-кызлар “хайд” дип аталган халәттә булырга мөмкин, бу вакытта аларга мәчеткә керү тыела.
- Мәчеткә керер алдыннан аяк киемен салырга кирәк.
- Мәчеткә керүче кешедән тәмәке, сарымсак, суган исе һәм башка төрле начар исләр чыкмаска тиеш. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Суган, сарымсак яки суган-порей ашаган кеше безнең мәчетләребезгә якын да килмәсен, чөнки, хаклыкта, фәрештәләрне газаплаган нәрсә кешеләрне (Адәм балаларын) дә газаплый” (Бохари).
- Мәчеткә җыенганда тәһарәт алып, хушбуй – ислемай сөртергә киңәш ителә, чөнки начар исләр чыгып торса, башка мөселманнарга да, фәрештәләргә дә уңайсыз булачак.
- Мәчеттә тынычлыкны саклау сорала. Хәзер кайбер мәчетләргә кергән җирдә: “Кәрәзле телефоннарыгызны сүндереп куегыз яки тавышсыз режимга күчерегез”, ягъни “Раббыбыз белән элемтәгә керү өчен, кешеләр белән элемтәгезне өзеп торыгыз”,- дигән язуларны күрергә мөмкин. Самолетта очкан чакта телефоннарыбызны сүндереп торган кебек үк, мәчеттә дә телефоннарыбызны сүндереп кую сорала. Намаз вакытында телефонның кинәт шалтырап куюы тирә-юньдәгеләргә уңайсызлыклар тудырачак.
- Намазны беренче сафта уку. Хәдистә болай дип әйтелгән: “Әгәр кешеләр намазга азан әйтү һәм намазны беренче сафта уку өчен күпме әҗер-савап язылуын белсәләр, моның өчен хәтта җирәбә салырга туры килсә дә, бу эшне башкарырга ашыгырлар иде” (Мөслим, Бохари).
Беренче сафларда намаз укып күбрәк савап алу өчен мәчеткә иртәрәк килергә һәм урын алып калырга кирәк. Ә инде соңарып килеп, башкаларны этә-төртә беренче сафларга узган өчен бернинди савап та язылмас.
- Сафларны артык кысарга ярамый.
- Үз автомобилеңне, башка кешеләргә проблема тудырмыйча, билгеләнгән урында калдырырга кирәк. Җәй айларында машинаны яшел зоналарга куярга һич тә ярамый. Мөселманнар бар яктан да башкаларга үрнәк булырга тиеш.
– Мәчеттә тынычлыкны сакларга кирәк. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Кече яшьтәге балаларыгыз һәм акылдан язганнар мәчетләрегездән читтәрәк торсыннар” (Ибн Мәҗә). Үмәр бине әл-Хәттабның мәчеттә уйнап, шаярып йөрүче балаларны күреп алып, аларга җәза бирүе турында хәбәр ителә. Шулай ук Үмәрнең ястү намазыннан соң беркем дә калмасын өчен мәчетне тикшереп чыгуы турында хәбәрләр бар (Әс Сәбүни, М.Мөхтәсәр тәфсир бине Кәсир, 2 нче том, 608 нче бит).
Әмма мәчетләр карамагында мөселман балаларының җәйге лагерьлары эшләгән вакытта сабыйларны орышырга, шелтәләргә түгел, тәрбияләргә, аларга карата сабыр булырга кирәк. Үсеп килүче буын үзен мәчеттә уңай хис итсен. Мәчеттә өлкәннәргә караганда, балаларның күбрәк булуы – матур киләчәгебез билгесе.
– Мәчетләр турында кайгыртучанлык күрсәтеп, аларның эшчәнлеген тәэмин итүгә булышу кирәклеге турында онытмыйк. Шулай бервакыт Тәмимү Дәри сәхабә Сириягә баргач, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) мәчете өчен яктырткычлар белән май сатып ала. Ул аларны мәчеткә илтә дә, элеп куеп кабызырга куша. Бу хәл җомга көненә туры килә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) кич белән мәчеттә ут януын күреп шатлана һәм: “Кем шулай эшләде?”- дип сорый. Тәмимү Дәри тырышты, дип әйтәләр. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Әй, Тәмим, син Исламны яктырттың, Раббыбыз сине фани һәм бакый дөньяда да нурландырсын, әгәр минем кызым булса, мин аны сиңа кияүгә бирер идем”,- дип әйтә.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Кем мәчеттә яктырткыч кабызса, фәрештәләр һәм Аллаһының тәхетен йөртүчеләр шушы яктырткыч сүнгәнче аның гөнаһлары кичерелүен һәм аңа мәрхәмәт насыйп итүен ялварып сорарлар” (Ибн Мәҗә).
Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә безгә бик тә шатлыклы хәбәр җиткерә: “Кем Аллаһы хакына мәчет төзесә, Аллаһы җәннәттә аңа йорт төзер”.
Әлеге хәдисләрдә “яктырткыч кабызды” һәм “төзеде” дигән сүзләр берничә мәгънәгә ия. Мәсәлән, хәләл юл белән тапкан акчаны мәчет төзүгә, мәчетне ремонтлауга, мәчетне тиешле хәлдә һәм чиста тотуга сарыф итү шунда керә. Аллаһы Тәгалә үзенең җир йөзендәге йортлары турында кайгыртучанлык күрсәтүчеләрне бакый дөньяда әҗер-саваплары белән сөендерәчәк.
Мәчет ул имам яки намазга йөрүченең йорты түгел, мәчет – ул Аллаһы Тәгаләнең йорты. Мәчет өчен ниндидер яхшылык эшләп, Раббыбызның ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешергә омтылабыз.
Мәчеттә дини мохит тудыручылар – Аллаһы Тәгаләгә якын булган кешеләр.
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.
Йә, Аллаһ, безгә барлык сынауларны да лаеклы рәвештә үтәргә ярдәм ит!
Йә, Аллаһ, Синнән Җирне сугыш һәм кан коюлардан саклавыңны сорыйбыз!
Йә, Аллаһ, Синнән бөтен җирдә тынычлык һәм татулык, дөреслек һәм гаделлек урнаштыруны сорыйбыз!
Йә, Аллаһ, Синең юлыңда сугышучы безнең сугышчыларның рухын ныгыт, безгә тиз арада җиңү шатлыгын бүләк ит!
Йә, Аллаһ, Ватаныбызны саклау хакына үзләрен корбан иткән сугышчыларыбызның (шәһитләрнең) рухларын шат кылуыңны сорыйбыз!
Йә, Аллаһ, безнең Туган илебезне ачлык һәм ялангачлыктан, фетнәләрдән сакла!
Чиксез Юмарт Раббыбыз, барча кешеләргә дә тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсәң иде.