Дога кылу тәртибе
Җомга вәгазе
Бүгенге вәгазебез дога кылу тәртибе һәм әдәбе турында булыр.
Дога кылу – иманлы кешегә йөкләнгән мөһим бурычларның берсе. Мөселман кешесе дога кылып сорап, үзенең Бөек Аллаһы Тәгалә каршында ни дәрәҗәдә көчсез, зәгыйфь икәнлеген, Аның ярдәменә һәрдаим мохтаҗ булуын күрсәтә. “Дога” сүзе “өндәү” дигәнне аңлата. Вакыт үтү белән ул ялвару һәм дога кылу сыйфатында кулланыла башлый. Дога кылуның мәгънәсе – Аллаһы Тәгаләдән ярдәменнән ташламавын һәм булышлык күрсәтүен ялварып сорау” (“Коръән теле”, “Әл-Бәкара” сүрәсе 186 нчы аятенең тәфсире).
Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле Аллаһы Раббыбыз “Гафир” сүрәсендә болай дип әйтә: “Раббыгыз әйтте: Миңа дога кылыгыз, сезгә җавап бирим. Һичшиксез, Миңа коллык итүдән тәкәбберләнгән кешеләр җәһәннәмгә китәчәкләр” (60). Әлеге аятьтә дога кылу һәм гыйбадәт кылу телгә алынганга, галимнәр, бу очракта “дога кылу” “гыйбадәт кылу” мәгънәсенә ия, дип аңлата. Әлеге аятьнең мәгънәсе менә шундый: “Миңа гыйбадәт кылыгыз һәм дога кылып ялварыгыз, һәм Мин сезгә әҗер-савабын бирермен”. Кайбер галимнәр, монда “гыйбадәт кылу” “дога кылу”ны аңлата, дип әйтә. Бу тәфсир әлеге ике төшенчәнең бер-берсе белән тыгыз бәйле булуы турында сөйли. “Дога кылу – гыйбадәт кылуның мәгънәсе генә түгел, ә гыйбадәтнең кабул булу шарты да әле” (“Коръән теле”).
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисләрендә болай дип әйткән: “Дога кылып ялвару – ул гыйбадәт кылу”. “Дога кылу – ул гыйбадәт кылуның мәгънәсе, асылы” (Сүнән Тирмизи). Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) дога кылуның Аллаһы Раббыбыз каршында кыйммәте һәм әһәмияте хакында болай дип белдергән: “Бөек Аллаһы өчен дога кылып ялварудан да кыйммәтлерәк башка берни дә юк” (Мөснәд Әхмәд ибне Хәнбәл).
Дога кабул булсын өчен барлык тәртипләрен һәм әдәбен үтәргә, беренче чиратта, ашаган ризык белән кигән киемнең хәләл, шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән булуына игътибар бирергә кирәк. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә бу хакта болай дип әйткән: “Йә, Сәд, хәрәмнән ерак булыгыз, читләшегез. Ашказанына хәрәм ризык кисәге эләккән кешенең кылган догасы кырык көн дәвамында кабул булмас” (Сәййид Али Зәдә, Шәрх Ширәтүл-Ислам, 163).
Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабуллардан кылсын өчен иң кыйммәтле вакытларны сайларга киңәш ителә. Сәхәр ашау вакыты, азан белән камәт төшерү арасындагы вакыт, бәйрәм көннәре һәм төннәре, Рамазан ае, ифтар кылу вакыты, Гарәфә көне, Ураза һәм Корбан бәйрәме төннәре әнә шундыйлардан. Аллаһы Тәгаләдән ялварып сораганда дога кабуллардан булсын өчен, беренче чиратта, сөекле Пәйгамбәребезне (с.а.в.с.), аның тәкъвалы сәхабәләрен, турылыклы хәлифләрен телгә алып үтәргә кирәк. Дога кылу өчен кулларны җилкәләр турысына кадәр күтәреп, тезләнеп утырабыз һәм йөзебезне кыйбла тарафына юнәлтәбез. Дога кылгач, куллар белән битне сыпырып алу сорала. Дога кылуны Бөек Аллаһыга мактауларыбыз һәм шөкерләребезне белдерүдән башлап, сөекле Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с) салаватлар әйтергә һәм салават әйтү белән тәмамларга кирәк. Аллаһы Тәгаләдән саф, ихлас күңел, курку хисе белән, шул ук вакытта өметләр баглап, буйсынып, тыныч кына сорарга кирәк. Чөнки Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримнең “Әл-Әгъраф” сүрәсендә болай дип әйтә: “Раббыгызга тыйнаклык белән яшерен дога кылыгыз. Һичшиксез, Ул (пәйгамбәр булырга теләү һәм күкләргә күтәрүне таләп итү кебек мәгънәсез догалар кылып һәм дога кылганда бик каты кычкырып) чиктән ашканнарны сөйми” (55). Дога кылган вакытта аның кабул булуына чын күңелдән, ныклап ышанырга кирәк. Минем догам кабул булмас инде, дип шикләнергә, икеләнергә һич тә ярамый.
Аллаһы Тәгаләдән ниндидер проблемалар, тормышта кыенлыклар килеп чыкканда гына түгел, ә барлыкта-муллыкта, бәхетле булып, кайгы-хәсрәтсез яшәгәндә дә сорарга кирәк. Дога кылганда ялынып, ялварып һәм күп итеп сорарга киңәш ителә. Дога кылган чакта хәтта әллә ни зур булмаган ихтыяҗларны да телгә алырга мөмкин. Үзебез, әти-әниләребез, балаларыбыз, барлык мөселманнар, аеруча да динебезне әйдәп баручылар һәм динисламга хезмәт итүчеләр өчен һәрчак догада булыйк, җәмәгать. Аллаһы Раббыбыздан җир йөзендә тынычлык һәм иминлек, гаделлек урнаштыруын, неонацистларны җиңәргә безгә көч-куәт бирүен, безне ярдәменнән ташламавын, газиз Ватаныбызга матур, якты, бәхетле киләчәк насыйп итүен догалар кылып сорыйк. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Үзе янәшәдә булмаган кеше өчен сорап кылган дога барыннан да тизрәк кабул ителә” (Сүнән Әбү Дәуд).
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Шулай итеп, әгәр доганы тәртибенә һәм әдәбенә туры китереп кылсаң, ул кабуллардан булачак. “Әл-Бәкара” сүрәсендә болай дип әйтелә: “(Рәсүлем!) Колларым синнән Минем турында сорасалар, һичшиксез, Мин бик якын. Дога кылучының догасын Миңа ялварган чагында ук кабул итәм. Миннән кабул итүне сорасыннар һәм Миңа иман китерсеннәр. Бәлки, алар (дини һәм дөньяви мәнфәгатьләренә ирешеп) туры юлдан барырлар” (186).
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.