Һәрвакыт туры һәм дөресен генә сөйлик!

Җомга вәгазе

Кадерле мөэмин кардәшләребез! Бу атнадагы хотбәбез туры сүзле булу, һәрвакыт дөресен генә сөйләү кирәклеге хакында булыр.

Туры сүз - бер нәрсә турында нәкъ менә ничек булган кебек аңлату, димәктер. Туры сүзле булу макталган эшләрнең асылы, пәйгамбeрлек рөкене, тәкъвалыкның нәтиҗәсе булып санала. Дөрес сүз гарәпчә “сыйддык” дигән мәгънәне аңлата.

Пәйгамбәребез (с.а.в.c.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Һичшиксез, туры сүз - яхшылыкка, яхшылык җәннәткә илтә. Чынлыкта, кеше дөресен генә сөйләр, ниһаять, Аллаһ каршында сыйддык (һәрвакыт дөресен сөйләүче) буларак язылыр. Һичшиксез, ялган сүз - начарлыкка, начарлык исә җәһәннәмгә илтә. Чынлыкта, кеше ялган сөйләр, ниһаять, Аллаһ каршында кяззаб (ялганчы) буларак язылыр” (Сәхих Бохари вә Мөслим).

Ибн Мәсүд (р.а.) болай дип әйткән: “Аллаhының колы ялган сөйләсә һәм ялган сөйләү ниятен күңелендә йөртүен дәвам итсә, бер мизгел булыр ки, йөрәгендә кара бер нокта барлыкка килер. Соңрак бу нокта зураер вә йөрәге тулысынча кап-кара булыр. Аннары Аллаһ каршында аның исеме ялганчылар арасына язылыр” (Мүвәттә).

Аллаhыны чын күңел белән танучы, галим булган кешеләр: “Ихлaслык - ширк (Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш күрү) сыйфатыннан, сыйддык монафикълык (икейөзлелек) сыйфатыннан азат булу”,- дип әйтәләр. Ихлaслык ширк кылу сыйфаты белән көрәшкәндә, сыйддык монафикълык сыйфатын бетерергә, юк итәргә тырыша. Монафикълар, мөшрикъләрдән тагын да түбәнрәк дәрәҗәдә булганга күрә, монафикълык сыйфатына капма-каршы булган сыйддык ихласлыктан өстенрәктер.

Турылык сүздә булган кебек эштә вә хәлдә дә булырга тиеш. Сүздә турылык сүзне ялганлап сөйләүдән саклый. Эштә турылык эшләребезне күрсәтү өчен эшләүдән һәм файдалану теләгеннән сакланырга ярдәм итә. Хәлдә турылык исә шөһрәт, дөньяда зур дәрәҗәле һәм абруйлы булу кебек бозык максатлардан уйларыбызны ерак тотарга булыша.

Пәйгамбәребез (с.а.в.c.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Кешегә ишеткән бөтен нәрсәләрне сөйләү, ялган буларак, аңа барып җитәр” (Мөслим).

Ишан хәзрәтләр – татар дин галимнәре укучыларына шундый үгет-нәсыйхәт биргәннәр: “Шәкертләр, авызыгыздан чыккан сүзләргә игътибар итегез. Сүзләрегезгә ия булырга өйрәнегез. Каләмен югалткан кеше, каләме булган икенче кеше янына барып, бу синең каләмеңме, дип сораса, ул кеше, һич шикләнмичә, әйе, дип каләм аныкы булуын курыкмыйчa әйтә алырга тиеш. Шулай ук сез дә сөйләгән сүзләрегез турында берәрсе каршыгызга чыгып, моны син сөйләдеңме, дигәч, рәхәт күңел белән, әйе, мин сөйләдем, дип әйтерлек хәлдә булырга тиеш».

Тәнебезнең барлык әгъзалары да йөрәккә бәйле. Моның турында Пәйгамбәребез (с.а.в.c.) болай дип әйткән: “Игътибар итегез! Кешенең тәнендә бер ит кисәге бар, ул ит кисәге дөрес булса, бөтен тәнебез дөрес булыр, ул бозылган вакытта бөтен тәнебез бозылыр. Игътибар итегез, ул - йөрәктер” (Сәхих Бохари).

Әбү Сәид әль Хoдри (р.а.) Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисе-шәрифен болай дип риваять иткән: “Иртән адәм баласының бөтен әгъзалары да теленә, безнең хакыбызга керүдән Аллаһ Тәгаләдән курык. Чөнки без сиңа бәйлебез. Син дөрес һәм туры булсаң, без дә дөрес һәм туры булабыз. Син туры юлдан чыксаң, аерылсаң, без дә аерылабыз, дип ялварырлар” (Сөнәни Тирмизи).

Аллаhы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Ялганны бары тик Аллаhның аятьләренә ышанмаучылар гына уйлап чыгара. Менә шулар чын алдакчылар инде” («Нәхл» сүрәсе, 105).

Сәфван бин Сөләйм (р.а.) менә шушы хәдисне риваять иткән: «Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.): «Әй, Аллаhының Рәсүле, мөэмин кеше куркак буламы?»- дип сорадылар. Рәсүле Әкрам (с.а.в.с.), әйе, дип җавап бирде. Сәхaбәләр тагын: “Ә мөэмин кеше саран буламы?”- дип сорадылар. Пәйгамбәребез (с.а.в.c.), әйе, дип җавап бирде. “Ялганчы буламы?”- дип сорагач,  юк, дип әйтте».

Бу хәдистән ялган сөйләүнең нинди зур гөнаh булуы һәм мөселман кешегә ялган сөйләү ни дәрәҗәдә килешмәве аңлашыла.

Аллаһы Тәгалe барчабызны да туры һәм дөресен генә сөйләүчеләрдән кылсын! Әмин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.