28 июнь - Корбан гаете
Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга рәхмәтләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) салаватларыбыз һәм сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын. Шушы изге көннәрдә бары Аңа гына гыйбадәттә булу мөмкинлеге бирүе өчен Аллаһыга чиксез рәхмәтлебез.
Бүген Корбан бәйрәменә әзерләнүгә бәйле үзенчәлекләрне кабат исебезгә төшереп үтик әле. Бу атнаның дүшәмбе көнендә, 19 июньдә барчабыз өчен дә изге саналган Зөлхиҗҗә ае башланды. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Аллаһы каршында Зөлхиҗҗә аеның (беренче) ун көненнән дә бөегрәк көннәр юк, һәм дә, башкарылган игелекле гамәлләрне Аллаһы Тәгаләнең алардан да ныграк яраткан башка көннәре юк”,- дип әйткән (Әхмәд).
Күркәм традиция буенча, бу көннәрдә хаҗ сәфәренә бармаучылар уразага керә. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) бу көннәрдә ураза тоту турында болай дип әйткән: “Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә ураза тоту ел буе ураза тотуга тиң, бер төнне гыйбадәт кылып үткәрү Кадер кичәсен намазлар укып үткәрүгә тиң” (Ибн Мәҗә).
Гарәфә көнен ураза тотып үткәрергә киңәш ителә. Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә: “Аллаһының Үз колларын тәмуг утыннан Гарәфәт көненнән дә күбрәк коткарган башка көне юк”,- дип әйткән (Мөслим).
Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) башка хәдисендә: “Бу көнне ураза тоту үткән ел һәм киләсе ел гөнаһларын йолу булып тора”,- дип әйтелә (Мөслим).
Быел Гарәфә көне 27 июньгә туры килә. Бу көннең уразасын изге Рамазан аенда кебек үк – иртәнге намаздан алып ахшам намазына кадәр, ягъни таң атканнан алып, кояш баеганчыга кадәр тотарга кирәк.
Гарәфә көненең иртәнге намазыннан башлап, һәр фарыз намазны укыганнан соң тәшрикъ тәкбир әйтелә: “Аллаһу әкбәр... Аллаһу әкбәр... Лә иләһа илләЛлаһу вә Аллаһу әкбәр... Аллаһу әкбәр... Вә ли-Лләһи-ль-хәмд”. Тәшрикъ тәкбир бәйрәмебезнең барлык көннәрендә дә әйтелә һәм 1 июльдә икенде намазыннан соң тәкбир әйтү белән тәмамлана.
Әлеге изге көннәрнең иң мөһим, төп вакыйгасы – Корбан бәйрәме. Корбан бәйрәме – ул барлык мөселманнар өчен дә иң зур, иң олуг, иң мөһим бәйрәм.
Корбан бәйрәме – ул хәлле, бай кешеләр һәм мохтаҗ, фәкыйрь кешеләр бәйрәме. Матди яктан мөмкинлеге булган мөселманнар, әлбәттә инде, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү нияте белән корбан чалырга тиеш.
Шулай бервакыт Пәйгамбәребездән (с.а.в.с): “Әй, Аллаһының Рәсүле, нәрсә соң ул корбан чалу?”- дип сораганнар. Ул: “Бу – сезнең атагыз Ибраһимның (р.а.) дине”,- дип җавап биргән. “Әлеге йоланы үтәп, без нәрсәгә ирешәбез?”- дип сораганнар аңардан. “Корбанга чалынган хайванның һәр йон бөртеге өчен сезгә әҗер-савап языла”,- дип белдергән Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) (Бине Мәҗә).
Корбан сүзе корбан китерү дигән мәгънәне аңлата. Бу дөньяда без һәрвакыт нәрсәне дә булса корбан итәбез. Фани дөньяда безнең алдыбызда иң кыйммәтле нәрсәбезне Аллаһы хакына, Аның ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү хакына корбан китерү бурычы тора.
Аллаһы болай дип әйтә: “Үзегез ярата торган (мал һәм җан кебек) нәрсәләрдән (Аллаһ юлында) сарыф итми торып, сез игелеккә ирешә алмаячаксыз. Нәрсәне сарыф итсәгез дә, һичшиксез, Аллаһ – аны белүче” (“Әлү Гыймран”, 92).
Адәм баласы бөтен нәрсәсен – вакытын, сәламәтлеген, малын – акчасын корбан итә.
Бу дөньяда һәм бакыйлыкта, мәңгелек дөньяда файда булсын өчен Рәсүлебез (с.а.в.с.) безгә корбан чалырга киңәш иткән. Аның бакыйлыкта файдасы турында ул болай дип әйткән: “Кыямәт көненең үлчәүләрендә үлчәгән вакытта корбанга чалган хайван ярдәмче булыр” (Тирмизи).
Корбан чалуның бу дөньяда файдасы турында галимнәр болай дип әйткән: “Исмәгыйль каны хайван канына алмаштырылган кебек, корбанга чалган хайван бу дөньяда төрле кайгы-хәсрәтләрдән, бәла-казалардан, кан коелулардан саклый. Корбан чалучы мөселман үзен һәм үзенең гаиләсен, үз илен кан коюга китерүче бәлаләрдән саклауга сәбәпче була”.
Корбан чалганнан соң, хайван ите өч өлешкә бүленә. Шуның бер өлеше хуҗасына кала, икенче өлешеннән кунаклар сыйлау өчен ризык әзерләнә яки таныш-белешләргә бирелә, ә өченче өлеше тулысынча мохтаҗларга таратыла. Әгәр ит тулысынча яки аның өчтән ике өлеше мохтаҗларга таратылса, корбан тулысынча, җиренә җиткереп башкарылган булып санала. Ә инде матди хәлләрен исәпкә алмыйча, корбан ите бары тик туганнарга һәм танышларга гына таратылса, бу йола дөрес итеп башкарылган булып исәпләнми. Корбан ите танышларга гына түгел, фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга да таратыла.
Корбан итеп чалыначак хайван нинди булырга тиеш? Хайванның күзгә күренеп торган җитешсезлекләре булмасын. Сарыклар белән кәҗәләр – бер яшьлек, сыер белән үгезләр ике яшьлек булырга тиеш.
Корбан итеннән ризык әзерләгәннән соң, аның сөякләре изге булып саналмый. Корбан итеннән алынган сөякләр бернәрсәсе белән дә аерылып тормый, аларны ташларга кирәк. Корбанлык хайван сөякләрен ташларга ярамый, дигән фикер – хаталы фикер, ул дөреслеккә туры килми.
Быел Корбан гаете 28 июньгә туры килә. Бәйрәм көнне мәчетләргә иртәнге намазга җыелабыз һәм гает намазына калабыз, чөнки ул кояш чыгып 40 минут узганнан соң гына укыла. Намаздан соң имамның хотбәсен тыңлыйбыз, аннары өйләребезгә кайтып, корбаннар чалабыз. Шунысына игътибар итсәгез иде: корбаннарны махсус билгеләнгән урыннарда гына чалырга кирәк.
Корбан бәйрәме көнне гает намазына кадәр бернәрсә дә ашамаска киңәш ителә.
Бәйрәм көннәрендә балаларыбыз һәм оныкларыбыз турында онытмыйк. Алар мөселман бәйрәмнәрен шатланып, яратып көтеп алсыннар иде. Безнең балаларыбыз – безнең горурлыгыбыз, алар менә шуны белеп, сизеп торсын. Моның өчен без – әти-әниләр күп көч һәм тырышлык куярга бурычлы. Бәйрәм көннәре тәэсирләре аларның саф, пакь күңелендә озак саклансын өчен бүләкләребез белән сөендерик.
Йә, Аллаһ, безгә намазда, гыйбадәттә булырга һәм әҗер-савапларыңа ирешергә насыйп итсәң иде.
Йә, Аллаһ, бары тик корбанга чалу өчен яралтылган хайваннарның гына каннары аксын иде.
Йә, Аллаһ, безнең балаларыбызга иман ныклыгы насыйп әйләсәң иде.
Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.